«Бер көн килер дә, аны аяз көнне яшен сугар, җир убылып, йотар» [булган хәл]

-- Лэйсирэ

Кешеләр төрле булган кебек үк, аларның җир­дә калдырган эзләре дә төрле-төрле. Адәм баласының бармак эзләре дә бер-берсенекенә охшамаган бит. Кешеләр язмышларына язылганны күрәләрдер. Ләкин һәркем язмышын үзенчә кабул итә, һәркем үзенчә яши һәм бер-берсенә охшамаган гомер кичереп, үзенчә бакыйлыкка күчә.

Нуретдиннең үлгәнен авыл халкының күбесе белми дә калды. Чөнки ул көнне бик суык иде. Ул көнне халык миченә күп итеп ягып, җылы чыкмасынга ишек-тәрәзәләрен томалап, кышкы кыска көнне озатырга җыенган иде инде.

— җеназага барыгыз, — дигән тавышны да ишеткән кеше ишетте, ишетмәгәне юк.

Авыл Советында эш­ләүче Фәния тагын өй рәтеннән йөреп чыкты.

— Нуретдин абый вафат, — дигән хәбәрне тонык кына тавыш белән ишетмәгәннәргә җиткерде.

Эш кабер казуга барып җиткәч, мондый зәмһәрир суыгында туң җирне казырдай ныклы ир-атларның да булмавы ачыкланды. Яшьрәк һәм ныклыракларның кайберләре ниндидер эш белән авылдан чыгып киткән. Кайберләре авырып ята булып чыкты. Учаклар ягып, кайда лом, кайда көрәк белән, бик азапланып кабер казып бетергәндә, караңгы төшкән иде инде. Караңгы төшкәч адәм баласын җир астына тыгып куеп булмый бит инде. Шуңа күрә авыл картлары Нуретдинне икенче көнне генә өйләгә кадәр күмәргә уйладылар.

Авылның берничә карчыгы мәрхүмнең хатыны белән мәет янында төн кунарга барды. Күршеләре күренмәде.

Озын булса да кышкы төн дә узды. Иренеп кенә таң атты.

Җыелган халык бер-берсе белән сөйләшмичә генә, суыктан күшегеп, һәрберсе үз алдына уйланып, мәрхүмне кабергә иңдерделәр. Аннан шак та шок китереп, каткан балчыкны кабер эченә төшерә башладылар. Бераздан ап-ак кар өстендә кап-кара балчык өеме пәйда булды. Мәрхүмне соңгы юлга озатучылар зираттан чыкканда җил чыкты, кар ява башлады. Ап-ак җирне бозып, караеп торган каберне күмеп китәргә теләгәндәй, ишеп-ишеп кар яварга тотынды.

* * *

Зәңгәр Төймә кечкенә чакта бик матур кыз була. Аксыл бөдрә чәчле, зур зәңгәр күзле, тупырдап торган, матур бала. Менә шулар өстенә бик тере һәм шат күңелле дә кыз. әнисе Саҗидә, беренче баласы малай булгач, кызын бик көтеп ала. Көтеп алган кызына ул әллә ничә бәбәй итәк белән матур итеп күлмәкләр тегә. Күлмәк өстеннән чигешле матур алъяпкыч та бәйләтеп җибәрә. Хәзер менә шу­шы бөтерелеп торган курчакны күз алдыгызга китерегез инде. Сокланып карап туймаслык матур бала була Зәңгәр Төймә. Сокланып караганнардыр да, сакланып карамаганнар­дыр шул сабыйга.

Сакланып карамаганнардыр. Күз тияме, әллә язмышына шулай язылган буламы, балага бәхетсезлек килә.

Күршедә генә алты малайлы Гыйбадулла яши. Зәңгәр Төймә көн саен диярлек аларга керә. Икенчесе булмаса өченчесе, өченчесе булмаса дүртенчесе кыз булыр дия-дия, кыз көткән Гыйбадулла абзый күрше кызын бик ярата. Яратып кына калмый, аның кергәнен көтеп тора. Бөтен эшен калдырып, сәкегә ятып, курчак кебек матур кызчыкны эченә утыртып, селкетә, шаярта, уйната. Шулкадәр рәхәттән, шулкадәр дә күңеллелектән Зәңгәр Төймә көмеш акча коелган тавышлар чыгарып, зеңгелдәтеп, эче катып көлә. Баланың шулай шатланганына карап, Гыйбадулла агай да көлә. Матур балага соклануын яшерә алмыйча, рәхәтләндереп кызчыкны тупылдатып сөя.

— Шушындый бер кызым булмады ичмаса…

Гыйбадулла абзыйның бер малае — төпчеге Нуретдин Зәңгәр Төймә белән бер яшьтә. Ул көнләшүдән зәңгәрләнеп, бу галәмәткә читтән карап тора. Көн дә шулай. үз әтиең сине атындырмыйча, күрше кызын шулай иркәләсен, яратсын, уйнатсын, эченә утыртып атындырсын әле. Зәңгәрләнү түгел, гарьлегеңнән үләрсең. Ул үлеп тормый. Ачуыннан шартлар дәрә­җәгә җиткән биш яшьлек малай, өстәлдә яткан пычакны ала да, күрше кызына төбәп атып та җибәрә. ә авыл пычагы ул зур. Авыл пычагы бәрәңге әрчергә дә, сарык-сыер кебек мал-туарны суярга, мичтә пешкән зур түгәрәк ипекәйне каерып кисәргә дә ярый.

Күз киртәле була, диләр. Зәңгәр Төймәнең күзе киртәле булмагандыр инде. Булмагандыр. Сабый бала, биш яшьлек малай аткан пычак та шулай туры очып барып, туп-туры тияргә тиеш булмагандыр. Язмышка язылу дигән әйбер бар бит әле. Зәңгәр Төймәнең дә язмышына шулай язылгандыр.

Малай-шалай, кулына пычак-пәке тота белә башлаганнан бирле, агачка яки берәр нәрсәгә пычак атып уйный бит ул. Уйнавын уйный, ләкин мәргән булганнары бик сирәк. Шуларның бик сирәге генә төбәп аткан агачка тигезә ала бит югыйсә. әллә никадәр күнегүләр ясасаң да, бәлә­кәй генә кызның, бәләкәй генә күз чокырына ничек тигезмәк кирәк. Һаман да шул язмыш дигән нәрсәдер. Пычак очып килеп, нәни кызның күзенә кадала. Бала, күрше агайның өстеннән тәгәрәп төшеп, сәкегә ава. Тынсыз калган баланы, үзе дә ни үле, ни тере Гыйбадулла күршесе Сөләйманга, кызчыкның әтисенә кертеп бирә.

Яшьләр әле күршеләр. Сөләйман белән Саҗидә тыныч кына, матур итеп ике бала үстерәләр. Күршелек өчен дә яхшылар.

— Менә, Сөләйман, си­ңа пычак, суй мине, кадап үтер, балагызны харап иттек, — ди Гыйбадулла.

Канга баткан, һушсыз баласын Сөләйман күтә­реп сәкегә кертеп салганда әни кеше дә, баласын шул хәлдә күреп, һушсыз егыла. Саҗидә белән Сөләйманның төн йокылары кача. Алар алмаш-тилмәш кызларын саклыйлар. Бала берничә көн аңына да килә алмый. Елаудан, йокысыз төннәрдән хәлсезләнгән әнисен сөендереп, бала берничә көннән генә күзен ача.

Биш яшьлек Нуретдинне төрмәгә утыртасыңмы, әллә аларның кызларын үзенең улларыннан да артык яраткан Гыйбадулланы утыртасыңмы? Берни эшләр хәл юк — күрәчәкләре белән килешәләр Сөләйман белән Саҗидә. Аннан соң алар үчле кешеләр дә булмыйлар.

Баланың гына җәрәхәте озак төзәлә. Хәер, ул төзәлеп бетми дә бугай.

* * *

Кыз булып туганнар белә, аларга аңлатып торасы юк. Кыз бала үсә башладымы, күзен көзгедән алмый. Әллә нинди гаепләр таба ул үзеннән. Тулган айдай йөзеннән дә әллә никадәр кимчелек таба. Борын да бик олы күренә, чәч тә куе булып көдрәләнеп тормый, авыз-иреннәр дә син теләгәнчә уймак түгел. әгәр дә мә­гәр битенә берәр бетчә чыкса, бетте инде, аннан да бәхетсез кеше юк дөньяда.

Гөлнәзирә дигән кыз да үсә. әтисе белән әнисе аны яратып Зәңгәр Төймә, дип кенә йөриләр.

Аксыл бөдрә чәчле, зәң­гәр күзле, җаны булган бөтен кешене ымсындыра торган тулы матур балтырлы, зифа буйлы… Бар да килгән, бар да яхшы. Ләкин кызның бер күзе юк.

И-и, ул кимсенеп яшәү­ләр… үзеңне белә башлаганнан бирле исемең тезмә сүзгә әйләнсен әле. “Сукыр Гөлнәзирә, Теге Су­кыр Гөлнәзирә, үзеңнең сукыр икәнеңне белмичә…”

Әрни кыз. Көзгегә караса да елый, су алганда суга караса да елый. Артыннан ысылдап калган кешеләрнең сүзләреннән дә елый. Күз яшьләрен чыгармыйча гына, йөрәге елый аның. әрнеп елый кыз.

— Сукыр Гөлнәзирәгә дә кеше карасын инде, — дия-дия каргана күрше кызы, Зәңгәр Төймәне авылның берәр егете озата килсә.

— Сукыр Гөлнәзирә дә ир белән тора бит, гарьләнеп үләрсең…. Ә безгә ир юк.

— Сукыр Гөлнәзирә дә иргә чыгып, җиде бала тапты, — дип үрсәләнә, сугыштан соңгы ир-атсыз заманда, ир чырае күрмә­гән, баласыз картайган матур-матур кызлар.

Әллә шулай бәхетсез булгангамы, Ходай Зәңгәр Төймәгә моңлы тавыш биргән. Тау өстеннән челтерәп аккан чишмә тавышлары да, бәллүр савыт чыңлаган илаһи авазлар да яңгырый аның тавышында.

* * *

Гомер ул күзле булсаң да, күзсез булсаң да, яхшы яшәсәң дә, яман булсаң да, ач булсаң да, тук булсаң да, гүзәлләрнең гүзәле, авылда бер чибәр булсаң да, ямьсез булсаң да, гарип булсаң да, сәламәт булсаң да уза.Зәңгәр Төймә дә үсеп буйга җитә. җырчы сандугач авылның иң матур егетенә кияүгә чыга. Яраткан ирен армиягә озата. аннан сугыш башлана. Сугыштан да көтеп ала ул ирен. Яраткан иреннән гөрнәдирдәй дүрт малай, өч кыз үстерә.

Кышның суык бер көнендә сеңлесе Дания кергәндә, Зәңгәр Төймә урындыкта утырып тора иде. Башы иелгән, әйтерсең лә иңнәренә бөтен ил хәсрәтен өеп куйганнар. Эре күз яшьләре күзеннән тәгәрәп чыга да, бите буйлап тәгәрәп төшә, аннан аз гына иягендә тукталып торып, тып итеп түшенә тама. Апасы күптәннән елап утырганга охшаган, чөнки түше инде юешләнергә өлгергән. ә ул үзе Данияның кергәнен дә, күз яшьләреннән түшләре чыланып беткәнен дә сизми. әрнештән бөкрәеп, кечерәеп, башын түбән иеп утыра бирә. Эчләре туңып киткән Дания телен көчкә әйләндереп сорау бирә алды.

— Апа, ни булды?

Гөлнәзирә ишетмәгәндәй һаман утыра бирде. Аның иреннәре генә бераз тартышып куйды.

— Апа, энекәшләрдән берар начар хәбәр килдеме әллә?

Тагын җавап юк. Күз яшьләре генә агалар да агалар.

Гөлнәзирәнең җиде баласы илнең җиде почмагында. җидесе дә хәләл ипиләрен ашап, гаилә корып, матур гына яшиләр. җәй айларында, йә Сабан туена җыелышып кайталар. Ул көннәрдә өй эче бала-чага белән тулып, гөр килеп тора. Дания соравын тагын кабатлады:

— Апа, ни булды? Балалар белән берәр нәрсә булмагандыр бит?

Яраткан ирен Гөлнәзирә берничә ел элек күмде.

— Апа, ни булды? — дип, Дания тагын соравын кабатлады.

— Теге үлгән бит, Дания.

— Кем?

— Нуретдин.

— Нуретдин абый үлгәнме?

— Әйе.

— Мин ишетмәдем дә.

— Мин ишеттем.

— Кайчан?

— Бүген. Тәки бер нәрсә дә күрмәде бит…

Сүзнең ни нәрсә турында барганын барыбер аңлап бетерә алмыйча, апасына карап утыра бирде Дания. Күңел газаплары йөзенә үк чыккан апасына карап, аның да кычкырып елыйсы килде.

Гөлнәзирә шулай бөк­рәеп, бөрешеп, бәләкәй генә калып, бик озак утырды, аннан соң авыр итеп көрсенеп, үз алдына гына сөйләнгәндәй тетрәндергеч тавыш белән әйтеп куйды.

— Ярар инде, үзе дә бер күзенә ак төшкән сукыр хатын белән гомер итте.

Бу сүзләр шулкадәр әрнешеп, йөрәк түреннән чыкты ки, Данияне ток тоткандай булды. Апасын жәлләүдән аның йөрәге тамак төбенә килеп утырып, тын алуын авырлаштырды. Күз яшьләре күзләрен, бөтен битен көйдереп акты да акты. Ни әйтергә, апасын ничекләр итеп юатырга да белмәде. Аның янәшәсендә шулай тын гына утырды да утырды.

Дания апасының әр­нешен үз йөрәге аша кичерде.

* * *

Миңа боларны инәкәем үлгәннән соң, Дания апа сөйләде. Ишеткәннән соң бу хәл мине бераз өнсез калып торырлык итте. Ни елый, ни бер әйбер уйлый алмый тордым. Аннан инәкәемнең һәр сүзен исемә төшерә-төшерә бик озак еладым.

Безнең инәкәй сабырлык үрнәге иде. Ул киң күңеллелекнең үзе иде. Гомергә ачык йөзле, олы җанлы, көр күңелле булды. Ул урамнан узып барган күрше авыл кешесен дә, көне буе йөреп җаны көйгәндер, мосафир кеше бит дип, чәй эчермичә җибәрмәде. Самавары һәрвакыт кайнап, өстәлдә торды. Табынында пешкән коймак, бәрәңге тәкәсе, пәрәмәч өзелмәде. Аның пешергән ипиләрен, камыр ризыкларын ашамаган кеше булмагандыр. Кеше керми торса, ул үзе урамга чыгып, узып барган кешене алып кереп чәй эчерә. Жор телле, шаян сүзле, көр күңелле иде. җитмеш сигез яшендә, өч кенә көн авырып ятып, бакыйлыкка күчте.

Менә шушындый да са­быр, шушындый да акыллы, киң күңелле, көр күңелле татар хатыны Нуретдин аганы гафу итә алмаган икән. үзен гомер буе әрнергә мәҗбүр иткән кешенең авыртудан үрсәләнә-үрсәләнә үкереп елавын көтте микән?! Алай түгелдер. Шулай да, кайчан да булса күк җиргә төшәр, җир күккә менәр, аны гомер буе кимсенергә мәҗбүр иткән кеше белән берәр нәрсә булыр дип өметләнгәндер. Гаделлек җиңәр, җиңми калмас, ул явыз да, минем кебек бер әрнешер дигәндер. Бер көн килер дә, аны аяз көнне яшен сугар, барган җиреннән җир убылып, аны җир йотар дип, гомере буе, эчтән сызып, әрнешеп көткәндер. Көткән инде. Көтмәсә, “Тәки бер нәрсә дә күрмичә үлеп китте”, димәс иде бит.

Шул бәндә белән бер урамда, бер очта яшә әле син. Көн саен очрашып, күрешеп, исәнләшеп йөр әле.

Нуретдин абыйны мин бәхетле булды димәс идем. Ул да кайгыны күп күрде. Инәкәй әйтмешли, гомере буе күзенә ак төшкән сукыр хатын белән яшәде. Олы кызы үсеп буйга җитте дә, каядыр читкә чыгып китте. Китте дә суга төшкән кебек югалды. Ни хат язып ата-анасын куандырмады, ни үзе кайтып күренмәде. Ярдәм итү турында сүз дә юк инде. Ниләр эшләп, кайларда йөргәндер.

Бер улы, үсеп җиткәч, өйләнергә дә өлгермәгән иде, асылынып үлде. Гомер буе әрнергә мәҗбүр иткән кешесенә өелеп килгән әнә шул кайгы-хәсрәт инәкәемнең күзенә дә күренмәгән икән. Йөрәген тутырган әрнеш, кимсенеп елаулары, бәхетсезлеккә дучар итүчесенә өелеп килгән кайгыларны да күрсәтми, каплап торган икән. Каплаган. әллә ул кайгылар гына аз тоелды микән? Аның әрнешләре Нуретдин аганың кайгыларыннан да авыррак булган икән. Булмаса, ул аны җирдә чакта явызлыгы өчен бернәрсә дә күрми китте дип уйламас иде.

Үпкәне озак сакларга ярамый, гафу итәргә кирәк диючеләр, алар бер вакытта да чын әрнү бе­лән әрнемәгәннәр. Йө­рәк­тән тамган кан кү­ренми ул.

Илүсә НӘБИУЛЛИНА. Әлмәт.

tatyash.ru

Фото: Исламньюс

Бәйле