Кандагы холестиринны ничек киметергә? [файдалы киңәш]

-- Алина

Атеросклероз – холестеринның күплеге белән бәйле тамырлар авыруы, яисә кан тамырларыныӊ үткәрү мөмкинлеге кимүе. Бу авыру яшь бару белән үзен нык сиздерә.

Кандагы холестеринны киметү өчен нишләргә кирәк? Иң элек, көнлек ашаудагы майны 30 процентка кадәр киметергә, күбрәк яшелчә, җиләк-җимеш ашарга, ит һәм яшелчәләрне кыздырып түгел, томалап пешерергә киңәш ителә. Күбрәк хәрәкәтләнү дә холестеринны юк итә.

Шулай ук тәмәкенең кандагы холестеринны арттыруын да онытмаска кирәк.

Организмдагы холестеринны киметү өчен диетагызны витаминга бай ризыклар белән тулыландырыгыз. Организмга калий, магний элементлары керсен өчен җиләк-җимеш, яшелчә белән туклану файдалы. Чөнки алар антиоксидантлар чыганагы, алар организмның ялкынсынуын киметәләр, кан тамырларын киңәйтеп кан әйләнешен яхшырталар.

Калийга бай банан инсультка каршы иң яхшы профилактика. Галимнәр раславынча, калийсыз туклану рационы инсульт барлыкка килү куркынычын 30 процентка кадәр күтәрә.

Көненә 2-3 банан һәм бер уч кара җимеш организмны тиешле дәрәҗәдә калий белән тәэмин итә.

Магний һәм кальций булган ризыкларны бергә куллану да яхшы. Мондый катнашлык артериаль кан басымын һәм инсульт булу куркынычын киметә. Кара фасоль, шпинат, палтус, сөт куллану да тик файдага гына булачак.

Организмдагы тозны киметү өчен аны куллануны чикләү мөһим. Моның өчен рационга эшкәртелгән продуктларны кертмәгез, чөнки аларның 80 проценты тоздан тора. Безгә тозлы булып тоелмаган продуктлар составында, гадәттә тоз күбрәк булучан. Инсультны профилактикалау юнәлешендә консерваланып эшкәртелгән продуктлардан бөтенләй баш тартырга кирәк.

Барлык очракларда да табиблар белән киӊәшләшергә кирәк, үз белдегеӊ белән сәламәтләнү башка органнарга зыян салырга мөмкин.

 

 

Чыганак: Хезмәт

Бәйле