Дүртенчегә әни булган Лилия Муллагалиева: «Әллә соң… дигән уй да кереп чыккалады» [әңгәмә]

-- Гузель

Күптән түгел дүртенчегә әни булган Лилия Муллагалиева бәби алып чыккан көнне «Сөембикә» журналы белән аралашкан. Ул кабат йөкле булуын белгәч, нинди хисләр кичергән, бәбигә алдан әйберләр әзерләп куйганмы, ярдәмчеләре кем икәнлеге хакында сөйләгән. Әлеге әңгәмәне сезгә дә тәкъдим итәбез. 

– Баланы табып була, үстерүе кыен, диләр бит. Сез инде болай да күп балалы гаилә. Тагын берне алып кайтасы булгач, күңелегездә,  ничек үстерербез, дигән курку булмадымы? 

– Андый курку бөтен кешедә дә буладыр, мөгаен. Ул ничек  яшәүгә дә бәйле түгел. Тормыш катлаулы. Безне дә ул уйлар борчымый түгел. Төрле хәлләр була. Илсур бизнесмен кеше, акчалы чагы да, акчасыз чагы да бар. Бүгенге көндә тормышыбыз Аллага шөкер итәрлек анысы, үзебез дә булганына канәгать булып яшәүчеләр. Һәр бала үз ризыгы белән туа, диләр, Аллаһы Тәгалә киләчәктә дә ярдәменнән ташламасын.

– Бераз гына җайсызрак сорау булса да, бирми кала алмыйм. Дүртенчесен дә алдан планлаштырып алып кайттыгызмы, әллә ул Аллаһы Тәгаләнең көтелмәгән бүләге булдымы? 

– Көтелмәгән бүләге булды дисәм, дөресрәктер. Тагын бәләкәчебез булыр дип планлаштырмаган идек планлаштыруын. Белгәч, төрлечә уйлап карадым. Әллә соң… дигән уй да кереп чыккалады. Ләкин ул адымга барырга бөтен җаным-тәнем каршы булды. Мин ул адымга бара алмадым. Ниндидер бер көч мине бу уйдан этәрде. Илсур белән, балалар белән киңәшләштек тә, Аллаһы Тәгалә язганына риза булыйк, дидек.

– Әле Ильясыгыз да бәләкәй. Нәни энесеннән көнләшер дип уйлыйсызмы? Баланы бу яңалыкка алдан әзерли тормадыгызмы? 

– Ильясны беренче көннән үк бу яңалыкка әзерләргә тырыштым. Бәләкәй бәби була дип, фотолар күрсәттек. Ахыргы көннәрдә ул бигрәк тә көтте. Бәби типсә, хәрәкәтләнсә, бик куана, хәзер яныма килеп, башын эчемә тери. Аңа күңелле булсын дип, мин шыпырт кына: «Абый!» – дим. Янәсе, аңа бәби эндәшә. Әй сөенә балакаем, үзе дә бәби белән сөйләшә башлый: «Әйдә, чык-чык», – ди. Алар өчен бу зур яңалык инде, Ильясы өчен генә түгел, олылары өчен дә. Көнләшмәс дип уйлыйм, ләкин алдагысын Алла гына белә.

– Безнең халыкта бәби туганчы бер әйбер дә алырга ярамый дигән ышану яши. Сез моңа ышанасызмы? Әллә инде бәбигә киемнәрне үзегез әзерләп калдырдыгызмы? 

– Андый ырымнарга ышанмыйм. Әзерләми генә булмый. Алдан ук әзерләп куярга кирәк дип уйлыйм хәтта. Караватларны җыеп, киемнәрне үтүкләп, барысын да әзерләп калдырдым.

– Бәләкәй улыгызга бик матур исем сайлагансыз. Кем тәкъдим итте аны? Нинди вариантлар арасыннан сайлап алдыгыз? 

– Күңелдә бер-ике исем бар иде барын. Беркөнне үзем турында газета-журналларда чыккан язмаларны барлап утырганда, берсенә күзем төште. Данил тугач, иң беренче биргән интервьюларымның берсе булган. «Безнең улыбыз туды, Данил исемен әтисе кушты, минем Илһам дип кушасым килгән иде», – дигәнмен. Шушыны укыдым да, Илсурга әйтәм: «Менә бит, безгә шушы исем кирәк булганга, Аллаһы Тәгалә дүртенчесен биргән инде», – дим. Мин аны бер билге дип кабул иттем. Бик матур исем шул Илһам. Илһамлы бала булсын.

– Сез – тәҗрибәле әни. Бала багуның әллә нинди серләрен беләсездер. 

– Әллә нинди серләрен белмим. Бәләкәйләрнең эче авыртучан була. Андый очракта мин биләүсәне җылытып, эченә куеп торам, аннары сәгать теле уңаена эчен ышкыйм, теземә яткырып карыйм. Башта халык кулланган ысулларны кулланасың, ул да булышмаса, медицинага мөрәҗәгать итәсең…

– Сез монда булганда, балаларыгызны кем карап торды соң? Ярдәмчеләрегез бармы? 

– Казанда бертуган Әлфия апам яши. Ильясны да бер-ике көн ул карады. Без кайтышка өйне әзерләшергә дә бүген ул килде. Атна буе малайлар гына булган өйне күз алдына китеререгез инде. Туганнарым бик ярдәмчелләр. Апаларым киләбез дип кенә торалар, чакыр гына. Әни дә шундый, автобуска чыгып утыра да, килә дә җитә.

…Менә инде ничә  көн рәттән күктән ишеп-ишеп ак кар ява. Карлар түгел, дөньяга яңа туган сабыйлар өлешенә дигән ак бәхет ява. Илһамлы бәхетегез белән котлыйбыз сезне, Лилия һәм Илсур! Исән-сау үстерергә язсын!

Бәйле