«Инде яшисе дигәндә, йортларының ишеген кара кайгы шакый»

-- Лэйсирэ

Кешенең яше олыгая барган саен, күбрәк авырый, күбрәк чирли башлый. Хастәханәгә күбесенчә безнең кебек олы яшьтәгеләр агыла. Менә мин дә үземә кирәкле бүлмәне таптым да, табибның чакырганын көтеп, коридордагы урындыкка чүмәштем.

Тиз генә эләгеп булмас, дип уйлап кына бетерүем булды, яныма зур гәүдәле, соңгы мода белән шәһәрчә киенгән олы яшьләрдәге абзый килеп утырды. Кешеләр хәйран җыйналсалар да ак халатлы шәфкать туташлары да, табиблар да күренмәде. Күпмедер вакытлар узгач кына күршедәге бүлмәдән әллә өлкән шәфкать туташы, әллә табибә чыгып, бу бүлмәдәге табибларның икенче сменага гына килүләрен хәбәр итте.

Менә шул игъланны ишеткәч, умарта оясына таяк тыккан шикелле, монда булган халык гөжләп алды һәм таралыша башлады. Мин үзем башкалабызга ерак районнан килү сәбәпле, урынымда утырып калдым. Шулай ук күршемдәге шәһәрчә киенгән ир-ат та кузгалырга уйламады. Бәлкем, аның да барыр урыны юктыр, диеп уйлап куйдым. Күпмедер вакытлар утырганнан соң, бу олы яшьләрдәге агай русчалатып әйтеп куйды: «Күпме еллар эшләдем шушы хастаханәдә, ә шулай да көтәсе була. Кайсы гына бүлмәгә барсам да көтәсе…» Минем тыңлавымны күрепме, әллә үзенә сөйләшергә кеше булганга куаныпмы, өстәп тә куйды: «Вакытында мин бу бүлмәләргә беркемнән рөхсәт сорап тормыйча керә идем, хәтта өлкән табиб бүлмәсенә дә. Кайберләре үзләре үк чакыралар иде, чөнки эшем шундый иде минем. Ә хәзер мин беркемгә дә кирәк түгел».

Күпмедер вакыт башын иеп, сүзсез утыргач, ул башын күтәреп миңа карады һәм минем тыныч кына аңа карап утырганымны күреп, сүзне үзен таныштырудан башлады. Үзе төп Казанныкы булып, шушы хастаханәдән ерак булмаган бистәдә яши икән. Шушы бистәдә туып-үскән. Ул туган елны сугыш башланган. Әтисен бөтенләй хәтерләми, сугыштан кайтмаган. Сугыш бетеп ике ел узгач, үпкә чиреннән әнисе дә үлеп киткән. Менә шуннан Андрей (исеме шулай иде картның) балалар йортына килеп эләгә. Монда да тормыш җиңелләрдән булмый. Олырак яшьтәге малайлар бу ябык кына чандыр малайны кагарга тырышалар. Ул берничә мәртәбә үзенең туган нигезенә качып та кайта. Анда кайтып та, көтеп торучы юк бит, ишек-тәрәзәгә такта кадакланган. Ул качып кайта, ә күршеләре аны кире балалар йортына илтеп куя торган булалар. Берничә тапкырлар шулай кабатлана. Акрынлап ул балалар йортына ияләшә, әйбәт укый, тыңлаучан бала булып үсә. Шуннан армиягә алына. Ерак көнчыгышта дүрт елын хезмәт итеп Казанга, туган нигезенә кайта. Ә анда кыйшаеп беткән иске йорт аны көтеп утыра. Яшь чак, көчле, дәртле вакыт. Өйнең түбәләрен азрак ямаштыргач, менә шушы хастаханәгә эшкә урнаша. Ул вакытта да, хәзер дә бик кирәкле булган электр җиһазларын рәтләүче булып эшли. Анда да, мин электрик, диеп кул кушырып утырмый, нинди эш кушсалар, шуны башкара. Кулга азрак акча керә башлагач, өс-башын яңарта, өен рәтли.

Шул ук хастаханәдә шәфкать туташы булып эшләүче Мәрзия белән таныша. Мәрзия дә авылда авыр тормышта үскәнлектән, алар бер-берен тиз аңлыйлар. Бераз очрашып йөргәч, яшьләр бергә кушылып Андрейның йортында яшиләр. Гаиләләре тәртипле була аларның. Бер-бер артлы ике малайлары туа. Инде тормышлар яхшырды, балаларны үстереп, көндәлек мәшәкатьләр белән генә шөгыльләнеп яшисе дигәндә, йортларының ишеген кара кайгы шакый. Кич белән автобус тукталышыннан җәяүләп өенә кайтып килгәндә Мәрзияне машина бәрдереп китә. Аңга да килә алмыйча, алты көн хастаханәдә ятканнан соң, ул бу дөнья белән хушлаша. Хәтта бәреп киткән машинасын да, йөртүчесен дә таба алмыйлар.

Андрей бүтән өйләнми, ике улын берүзе тәрбияләп үстерә. Малайлары тәртипле, карап торышка акыллы булып үсәләр. Олы улы еракка йөзә торган пароходта балык эшкәртә торган эштә хезмәт куя. Ә кече улы хәрби училищеда укып, хәрби хезмәтне кулай күрә. Икесе дә өйләнгән. Балалары бар. Әтисе алар югында күп еллар берүзе яши, эшли, дөнья тарта. Аның нигезенә иң алдан гаиләсе белән олы малае кайтып төшә. Малае элеккеге эшендә акчаны күп алып эшләгән . Шулай ук аракыны да кире какмый. Әле үзе генә эчсә ярар иде, хатыны да үзенә кушылып эчә. Мондый хәлләр Андрейның йөрәген телгәли. Олы улының ике малае булып, алар тулысынча Андрей карамагына калалар. Ул иренми, аларны үз уллары кебек тәрбияли. Шулай бер бик каты эчкәннән соң олы улының йөрәге чыдамый. Аны җирләгәч тә килене эчүдән туктый алмый. Андрей киленен берничә тапкыр дәвалатып та карый, ләкин файдасы гына булмый. Соңгысында, моннан алты ел элек, ике оныгын дусларына калдырып, килене белән дәвалау оешмасына үзе дә кереп ята. Аңа табибларның һәрбер әмерен, дәвалау курсларын үтәргә булыша. Әллә шуларның файдасы тия, килене менә шул гомердән бирле авызына аракының тамчысын да алмый. Дәваланып кайткач, бер тыныч ир белән дуслаша. Күпмедер очрашып йөргәннән соң, килене бу ир белән Андрей йортында яши башлый. Кем белән яшәсә дә, килене эчмәсен генә диеп тели Андрей. Үзләренең йорты каршындагы урынны сатып алып, киленгә җыйнак кына итеп йорт салып бирә.

Менә шулай киленне тәртипкә кертеп йөргәндә хезмәт вакытларын тутырып, Түбән Тагил шәһәреннән гаиләсе белән кече малае кайтып төшә. Хәрби булганлыктан, фатир бирәләр аларга. Ул улының да ике малае бар. Шулай итеп, Андрейның дүрт оныгы бар икән. «Баштарак сизмәгән булсам да, кече улым да аракыны үз иткән. Балалары үсеп килә, исерек әтиләрен күреп үсәләр инде. Күпме генә әйтеп караса да, улының аракы сукмагын ташлыйсы килми икән шул. Эчкәч, тиз генә айный алмый. Күпме еллар хәрби хезмәттә булып, калган гомерен тынычлыкта балаларын үстереп, хатыны белән бер-берсен аңлап, санлап кына яшисе дә бит… Тагын алга таба нәрсә булыр? Мин үзем нинди генә авыр тормышта үссәм дә, аракы дигән чиргә бирешмәдем.

Әниләре үлсә дә, үземчә балаларыма яхшы, дөрес тәрбия бирергә тырыштым. Укыттым, аларны кеше итү өчен көрәштем. Ә алар минем бу тырышлыкларыма төкерде генә. Миңа һаман да тынычлык юк бу тормышта. Алга таба тагын ниләр күрәсем бардыр инде?» – диеп төгәлләде бу олы яшьләрдәге кеше үзенең сүзен. Әллә ачылып китеп сөйләшүеннән бушанып, үзенә рәхәтлек алдымы, күзендә ышаныч, яшәү шатлыгы чагыла иде. Өйләдән соң икенче сменага килгән табиблар аны әллә танып, әллә кәгазьләре буенчамы, иң беренче кеше итеп кабул иттеләр. Табибтан чыккач, ул миңа кул биреп саубуллашканда әйтеп куйды: «Рәхмәт ак халатлы табибларга, онытмаганнар икән бит. Биргән анализларым да әйбәт, башта куркытканнар иде». Ә мин үз чиратымда бу күпне күргән Андрейга саулык-сәламәтлек, озын, борчусыз гомер теләдем.

Их, бүтән авырлык күрмәсен, тормыш тынычлыгы насыйп булсын иде, диеп, күздән югалганчы артыннан карап калдым.

Муса АБДУЛЛИН,

Саба районы, Байлар Сабасы, Безнең гәҗит

Бәйле