Радий Хәбировның хатыны гадәти булмаган котлау куя

-- Лэйсирэ

Башкортстан Башлыгы вазифаларын вакытлыча башкаручы Радий Хәбировның хатыны Карина Хәбирова Instagram социаль челтәрендәге үз сәхифәсендә гадәти булмаган видеокотлау урнаштырган. Роликта Радий Хәбиров башкорт хатын-кызларын бәйрәм белән котлый, дип яза Татар-информ.

«8 март – зур бәйрәм. Пилмәнгә камыр басам. Якыннарымны әнием рецепты буенча пилмән пешереп сыйлыйсым килә. Бәрәңгеле пилмән бик тәмле була. Һәм барлык хатын-кызларны бәйрәм белән тәбрик итәм», — дигән төбәк җитәкчесе.

Алга таба Радий Хәбиров Эдуард Асадовның шигырен укый.

«Барыгызның да өендә тынычлык хөкем сөрүен телим», — дигән сүзләр белән тәмамлаган ул үзенең котлавын.

 

Посмотреть эту публикацию в Instagram

 

…чудесное пожелание «мир где вдвоём хорошо»…Счастья Вам ,дорогие женщины и С Праздником!!!

Публикация от Karina Khabirova (@k.khabirova)

Бәйле