Күптән түгел интернет сайтларда чәчәктән ясалган аю фотосурәтләре барлыкка килде. Озак та үтмәде, мондый төр уенчыклар Казанның кибет киштәләрендә дә үз урынын тапты. Гашыйклар көненә дисеңме, 8нче март бәйрәменәме – хатын-кызлар өчен менә дигән бүләк. Әле беркөнне чәчәк-аюны дус кызыма да бүләк иттеләр. Кулга эләккәч, һәрбер детален карап чыгасы килә бит, без дә «тикшердек» моны. Соңыннан уенчыкның көле генә өелеп калды…
КАЙДАН КИЛГӘН АЮ БУ?
Төрле төстәге ясалма чәчәкләрдән тезелгән уенчык аюны бүген еш очратырга туры килә. Интернетка керсәң, һәр рекламаның икенчесе шул аю турында. Кайбер сайтларда «мондый уенчыклар – беркемне дә битараф калдырмас», дип язылып та куелган әле. Хәер, бер карашка бик матур һәм «оригиналь» бүләк. Өстәвенә, иң сатыла торган товар да. Тик бәясе белән мактанып булмый – кыйммәт. Буе 25 сантиметр булган аю – 1000 сум булса, 50 сантиметрлысы – 2500 сум. Аңа карап, уенчыкны сатып аласы килүчеләр кимеми. «Юла» игъланнар һәм сатып-алу хезмәтеннән күренгәнчә, бер-ике ай эчендә генә дә аюны интернет аша алдыртучылар саны 36 процентка арткан. Барысы да ала, ләкин аның кайда барлыкка килгәнен һәм нәрсә аңлатканын бөтен кеше дә белеп бетерми икән.
Интернет мәгълүматларына күз салсак, уенчыкның туган иле – Кытай. Белгәнебезчә, кешене кызыктырырга мөмкин булган күп төрле уенчыклар ясый торган илдә аю беренчесе генә түгел. Ә Русиягә ул 2018нче ел ахырында килеп керде. Ләкин соңгы вакытта «ул аюны сатып алып, акчагызны гына әрәм итәсез», дигән эчтәлектәге сүзләр колакка чалына. Шуңа да күп сатучылар үзләренең сатып алучыларын югалта. Ник дисәң, мондый уенчыкларны Кытайда үлгән балалар каберенә куялар икән, дигән хәбәр таралды. Кемдер бу фараз белән килешә, ә кемдер моның киресен дәлилләргә тели. Кытайдан Русиягә күченгән һәм зур табыш китерә торган уенчыктан сатучының колак кагасы килми шул.
БЕЗНЕКЕЛӘР БЕЛМИ
Әле күптән түгел генә чәчәк-аюлар бик күпләп сатылган иде. 8нче март бәйрәмендә тагын «котырып» алырлар. Бу турыда сатучылар үзләре дә яшерми, чөнки ясалма аю бүгенге көндә иң сатып алына торган товарларның берсе. Аннары, Кытайда бу аю кабергә куела дип кенә, күпләр аны сатудан яки сатып алудан баш тарта алыр иде микән? Шул сорауга җавап эзләп, берничә сатучыга мөрәҗәгать итсәк тә, күпләр мондый шау-шу турында бөтенләй дә ишетмәгән булып чыктылар.
– Чәчәк-аюлар – кызларга бүләк итү өчен менә дигән вариант. Шиңми, су сорамый, озакка чыдый ул. Гашыйклар көне алдыннан бик күпләп саттык, – дип сөйләде Габдулла Тукай метро станциясенә керү юлындагы бер кибеттә эшләүче (исеме редакция өчен генә. – Авт.). Кытайда мондый аюларны кабергә куялар, дигән хәбәр йөри дигәч, дорфа итеп:
– Кабергә чәчәк тә куялар бит. Бәлки, анысы да безгә башка илдән килеп кергәндер? Хәзер бүләккә чәчәк тә бирергә ярамыймы? – дип, җавап кайтарды. Сатып алучыларымны куркыта бу, дип уйлады, ахрысы, башка сорауга җавап та бирмәде.
Бу хәбәргә игътибар бирмәүчеләр бер сатучы белән генә чикләнми. Әйтик, Казанның «Сити-Центр» сәүдә үзәгендәге бүләк кибетендә эшләүчеләр дә аны-моны ишетмәгәннәр:
– Бу турыда беренче тапкыр ишетәбез. «Эсвежий» яңалыктыр, мөгаен. Әгәр дә миңа берәр кеше уенчык аюны бүләк итсә һәм мин аның матәм уенчыгы икәнен белсәм, шул мизгелдә үк чүплеккә ташлар идем. Ә безнең сатып алучыларыбыз көннән-көн арта гына. Димәк, алар да белми. Белмәсен дә! – дип, көлеп җавап кайтарды сатучы кыз. Дөрестән дә, күпләр бу чәчәк-аюның кайсы илгә һәм нинди имеш-мимешләргә барып тоташканын белми. Дус кызым да белмәгән иде. Ләкин интернеттан актара торгач, шул турыда укып, аны чүп урынына якты. «Миңа үлем теләп тормасын», ди.
ХАЛЫК ЫШАНА
Кыяфәте белән аю – матур уенчык. Ләкин кабергә куела торганлыгын дәлилли торган беренче факт – чәчәкләре фоамиран дигән материалдан гына ясалган. Шиңмәсен, озак торсын дип эшләнелгән ул. Өстәвенә, муенына кара тасма да салынган. Күпләгән уенчыкның тагылган бантигы бар, ләкин аюның муенындагысына инглиз хәрефләре белән «исемдә йөртәм, һәрчак бәхетле бул», дип язылган. Бер карашка, мәхәббәт аңлатучы егет өчен менә дигән бүләк. Үзенең хисләрен шул сүзләр белән аңлата алыр. Ләкин аюның күзләре булмавы күңелдә ниндидер куркыныч шик уята. Әмма сүзләрнең бөтенесенә дә каршы килүчеләр күп. Алар моны үз фикерләре белән дәлилли. Әйтик, чәчәкләре ясалма, дидек. Ә кем өчендер бу – ярату хисләре гомерлек дигәнне аңлата. Күзләре юк, дибез. Ләкин элеккеге Русия уенчыкларының күбесендә күз урынында – крестиклап тегелгән җеп кенә тора. Кара тасма, дип билгеләп үттек. Урыслар мәрхүмне соңгы юлга озатканда гел карадан киенәләр. Бу шулай ук уенчыкның матәм уенчыгы икәнен дәлилләмиме? Юк икән шул. Кытайда андый рольне – ак төс үти. Димәк, чәчәк-аю башка уенчыклар кебек үк «гади»ме?
– Безнең халык тиз ышанучан бит ул – нәрсә әйтсәң, шуңа ышана. Чәчәк-аюларын кабер уенчыгы дип әйтүче дә урыс кешесе булыр, чөнки аларда матәм көне кара төс белән билгеләнә. Кытайда гына түгел, хәзер барлык илдә дә каберләргә төрле уенчыклар алып киләләр бит. Ләкин аны начар уенчык дип санарга кирәкми, – дип белдерде бер интервьюда Кытай туризмын өйрәнүче лаборатория директоры Полина Рысакова, – Кемдер сатучыларга үч итеп бер хәбәр тараткан һәм ул үзенә ялган өстәп, Русия буенча таралган гына.
Бер атна элек интернет мәгълүматлары чәчәк-аюларны, чыннан да, матәм уенчыгы итеп билгеләсә, бүген сайтларда моның киресен дәлилләүче язмаларны гына очратырга мөмкин. Һәр сатучы бергә җыелып, үз кулланучыларын югалтмас өчен тырыша, диярсең. Ә безнең халык оста алдый, тиз алдана бит. Ләкин Кытайда кабергә андый уенчык куймыйлар, дип белдерсәләр дә, күпләрнең күңелләрендә кара тап калдырырга өлгергән дә инде ул уенчык: кемдер чүпкә ташлаган, кемдер яккан. Аннары, ул чәчәк-аюның сыйфаты да бик начар икән. «Ике көннән соң чәчәкләре кубып бетте, тузан гына җыеп утыра, юып та булмый, кечкенә кызым аннан курка» дигән эчтәлектәге бәяләмәләрне дә очратырга мөмкин. Шулай булгач, 2000-3000 сум акчаны әрәм итеп, мондый куркыныч уенчыкны алып ятудан файда булырмы икән?
Рәйдә НИГЪМӘТҖАНОВА, Безнең гәҗит