Ирләр күзендә яшь күрү мине һәрчак тетрәндерә. Менә М. абыйны тыңлаганда да аның мөлдерәп яшь тулган күзләренә карап утыру чиксез газап булды.
Балаларын, ирен ятим итеп, бар дөньясын ташлап, хатыны чыгып киткән икән. Ир дүрт бала белән утырып калган. Ни гаҗәп, элек авылда гаире табигый тоелган бу ямьсез күренеш, хәзер шулкадәр күбәйде, һәр авылда диярлек кабатланып тора.
— Танышларым, дусларым гына түгел, туганнарым да миңа аңа өйләнмәскә куштылар, — дип сөйләде М. абый. — Арабыз ерак түгел — күрше авыл кешеләре без. Аның хәтта гаиләле ирләр белән дә йөрүен үзем дә ишеткәләдем, тик үземне берничек тыя алмадым, артык яраттым шул… “Нәселләре бик яманатлы, хатыннары да эчә, ирләре дә эчә, төрле җинаять эшләп төрмәдә утыручылары күп”, — дип әллә ничә кеше килеп әйтте. Хәер, болар турында үзем дә белә идем, югыйсә. Аңым томаланды, беркемне ишетмәс-күрмәс булдым, капландым да төштем шуңа, аңа өйләнмәсәм, аның белән бергә булмасам, хәтта үләрмен кебек тоела башлады. өйләнәм дип йөргәндә генә шул авылдагы бер танышым килеп сөйләде. “әтисе яшендәге кешеләр белән дә йөрде, инде корсак төшерергә дә җитешкән, яхшы ук салып йөри торган гадәте дә бар бит әле аның”, — диде. Дөресен генә әйткәндә, боларын да белә идем. Белмим, нәрсәләр булгандыр шул чагында, сихер- бозым дигәннәренә ышанмый идем, әллә шул булдымы икән дип тә уйлыйм хәзер.
Алып кайттым өйгә, әйбәт кенә йөри. Яшь булуына карамастан бөтен эшне умырып эшли. Ирләр эше дип тә тормый, киерелеп печән чаба, утын яра, бакчада ду китереп эшли. өстәвенә аш-суга оста, чисталыгына да күз генә тимәсен. Кеше белән сөйләшә дә белә икән, әби, әни, сеңелкәш белән бик тиз уртак тел тапты. Беренче елны ук җиләк җыярга осталыгын күрсәтеп хәйран калдырды. Сеңелкәш белән икесе йөриләр җиләккә, савытларын тутырып кайтмаган көннәре юк. Нинди җиләккә генә бармасыннар, юллары һәрчак уңа. Көтүне озатуга чыгып китәләр дә, чиләк тутырып төш вакытына кайтып та җитәләр. Ул-бу да сизелми, кеше белән йөрсә сизелә бит инде ул. Бер генә мәртәбә дә эчкәне дә сизелмәде. әниләр дә, үзем дә сөенеп бетә алмыйбыз. үзара сөйләшкәндә: “Яшьлеге белән ялгышкандыр, хәзер менә дигән хатын булды”, — диешәбез. Озак та үтмәде, хатын авырга узды, бер малай алып кайтып та бирде. Улым шулкадәр үземә охшаган, әйтерсең лә минем күчермәм. Малайга сөенеп, дөньяларны үбәрлек булып куанып йөргәндә, минем уңган хатыным тагын авырлы икәнен әйтеп сөендерде. Башым күккә тиде. Бер-бер артлы бала алып кайтырга тели икән, димәк, ул да мине яраткан, болай гына, ир кирәк булганга гына ияреп килмәгән, бер генә хатын-кызның да яратмаган кешесеннән бала табып, тиктомалдан мәшәкатькә чумасы килмидер ул.
Озак та үтмәде, хатыным безгә тупылдап торган кыз алып кайтып бирде. Куанычыбызның чиге юк иде. өйдә өч-дүрт хатын-кыз булгач, бала кулга да тими. “өф-өф” итеп кенә үстерәләр. үзем көне-төне эштә. Хәзер акча икеләтә, өчләтә күбрәк китә бит. Хатынымның өс-башы начар иде. Сеңелкәш белән икесенә бөтен нәрсәне пардан алып, бик яхшылап киендердек. өченчегә авырлы икәнен әйткәч, телсез калдым. Бу шатлыктан ни дияргә дә белмәдем. Икенче көнне үк алтын алка алып бирдем. өченче баланы тапкач хатында бик зур үзгәрешләр башланды. Тиктомалдан, әле бу җирем авырта, әле теге җирем авырта дип, өйдән акча алып чыгып китә башлады. әллә ничә мәртәбә авызыннан аракы исе килүен дә искәрдем. Берсендә шулай больницага дип чыгып киткәч, эштән кайтышлый алып кайтыйм дип керсәм, ул анда бөтенләй булмаган да икән. Кич белән бу турыда әйткәч, өйдә зур тавыш чыкты. Имеш, мин аның артыннан тикшереп, күзәтеп йөрим. Имеш, мин кеше сүзенә ышанып бер гөнаһсыз хатынымны бер сәбәпсезгә рәнҗетәм. Шул көннән өйдә тынгы бетте. Аракы эчүләре дә вакытлыча гына тукталып торган булган икән. Берничә мәртәбә үзем төрле ир белән тоттым. Кыйнап, кул күтәреп кенә нәрсәдер эшләп булмасын белә идем. Тел белән яхшылап әйткәнне аңлар дип уйлап, күп мәртәбәләр аңлатып карасам да, ишетергә дә теләмәде. Бәргәләнә-бәргәләнә елаудан, шикле аклану сүзләреннән башканы әйтмәде. Дүртенчегә авырлы икәнен әйткәч, егылам дип торам. Соң, ул баланы кемнән дип көтим инде?! Үз күзләрем белән өч ир кочагында тоттым бит!
Туасы бала туа. Бәхетем бар икән, бу улым да бик нык үземә охшап туды.
Бәлки аерым яшисең киләдер, берәр буш йортны алып, аерылып чыгыйк дип карадым, ишетәсе дә килмәде. өйдән чыгып югала башлады. әниләренә китеп, атналар буе шунда җыелышып эчеп ята икән. Бер баланы (кечкенәсен) күтәрде дә китте, күтәрде дә китте. Баланы жәлләп барып алып кайта идем. өйдә калганнары караулы булсалар да, аларына да ана кирәк бит. Чыгып китеп, теләсә-кайда типтереп йөрүләре ешайганнан-ешая барды. Икешәр-өчәр ай әнисендә ята башлады. Әби дә, әни дә яшь түгел бит инде. Әби 90да, әни 70тән узды. Балаларны да карарга кирәк, бакча белән мал-туарны да. үзем эштән бушаган арада гына аларга булыша алам. Балалар да җитеп килә, иптәшләре алдында хурланалар, барысын да яхшы аңлыйлар бит инде хәзер. Аптырагач, хатынны эшкә урнаштырып караган идем, шундагы ирләрнең берсе белән ачыктан-ачык йөрергә тотынды. Инде балалар: “әти, әни чыгып кына китсен”, — дип әйтә башладылар. өйдән табак- савыт югалуын сиздек, шул иргә ташый икән дип сөйләделәр, әллә никадәр акча югалды. “Ул ирнең нәрсәсенә кызыккандыр, аш ашарга тәлинкәсе дә юк”, — дип сөйләделәр. Көннәрнең берендә аның ул ирдәнме, бүтәннәнме, тагын авырлы икәнен ишетеп, аерылышырга гариза яздым.
Менә 3 ел инде балаларны үзебез генә үстерәбез. Алиментка биргән идем, нәрсәсе белән түләсен, бер тиен акчасын күргән юк. Иң курыкканым шул — балаларны иң кирәк вакытта ташлап китте, кыз балага үсмер чагында әни бигрәк кирәк. әниләрен теге ир белән яңа туган баладан бик көнлиләр, әниләрен күралмас булып калмасалар ярар иде дим. Шулкадәр сагынам хатынымны, бүген кайтса, бер сүз әйтми, баласы белән кабул итәр идем. һаман эчә диләр, бәлки туктата алыр идем.
Бу ирнең күзләренә карап бер генә нәрсә уйладым: ярату дигән нәрсә өрлектәй ирләрне дә бөкләп китерә. әллә нигә бик кызгандым мин аны. Балалары өчен җанымның ничек телгәләнүен әйткән дә юк. Сындырып сыный язмыш адәмнәрне… Телеңне тыймасаң… Тартай теленнән табар дигән гыйбарә нәкъ минем кебекләр өчен чыгарылгандыр. Кечкенәдән шигырь ятларга, сөйләргә, үзем дә җыр-такмак чыгарырга әвәс идем. Күршедә әти-әниле 7 балалы гаилә яшәде. Безнең гаилә кечерәк: без әнкәйгә 4 бала. әтиебез, олы абыебез сугыштан исән кайтмады. Ул елларда шулай йорт саен 5-6-7 бала үсте. Шул күршебезнең миннән ике-өч яшькә кечерәк кызлары, балалыгы беләндер инде, өйләрендә булган бер хәлне миңа сөйләде. Тугыз җан өстәл тирәли ашап утырганда Вәсиләнең ике абыйсы, Тавис белән Равис, телгә килеп чәкәләшеп китәләр. Шунда әниләре әсма түти Тависка кашык белән кундыра. әллә кашык та бик искергән була, әллә катырак суга — кашыкның сабы сына. Ә маңгайга берни булмый. Без барыбыз да шулай “ташбашлар” идек. Вәсилә сөйләгән кичтә үк миндә җыр-такмак өлгерде. Кич урамга уенга җыелгач, шушы күршеләр алдында, аларның исемнәре кергән такмагымны җырлап та күрсәттем: “Алмаз, Азат, Равис, Тавис, Зилә, Вәсилә, Гүзәл — маңгаеңа кашык төшсә, кашык сынар, баш түзәр”. Шунда Равис миңа саллы гына итеп берне ямады да, кисәтте дә әле. Яңадан кабатлыйсы булма, янәсе. Ул кадәр ярамаслык нәрсәсе бар инде дип башны кашып куйдым, кабатлап йөрмәдем. Аңа кадәр дә шундыерак хәлгә тарыган идем. Авылда яшелчә, җиләк-җимеш үстерүчеләр бик аз, урамына өч-дүрт кенә хуҗалык. Чөнки якын тирәдә урманнар юк, койма- киртәгә материал юк. Койма өчен бүтән төрдәге материал турында әле ишетеп тә белмибез. Безнең урамда шул бакчалы кешеләрнең үстергән әйберләрен төнлә урлап, бакча басып йөрүче малай бар, иптәшкә бер-ике иярчене дә тагылып йөри. Кичке уеннарның берсендә шул малай уртада калгач, мин моңа атап такмак әйттем: “Атлар килә атлап- атлап, атлар килә чокырдан. Гел алан-йолан карана, карактыр бу чукынган”. Барысы да дәррәү көлештеләр, Минем башка гына тукмак төште. үсә төшкәч инде олыракларның кичке уенына әрсезләнеп бара башлаган идек. Шунда бер кызга багышлап җырладым: “Мин матур дип масайма — керфегең дә, иренең дә, кашларың да ясалма”. Бу кызның сеңлесе белән бер класста укыйбыз. Аларда булганым бар. Тәбәнәк кенә тумбочка өстендә, тәрәзә төпләрендә икешәр төрле иннек, катыргы савытта пудра, каш йолкыр өчен эскәк, “Снежинка” дип аталган крем тора иде. Бу кыз үзе дә, классташ дустым да мине шуннан соң якын китермәделәр. Чир китәр, гадәт китмәс дигән халык мәкален дә исегезгә төшерим әле. Район үзәге почтасына айга бер җыелышка чакыралар. җыелыш башланганчы үзем кебек авыл “нәчәлникләре” белән сөйләшәм, аралашам. Шунда арадан берсе: “Син бит туры сүзле, куркып тормыйсың, безне яклап сөйлә әле”, — дип котырта башлады. Ул коллеганың кыш көне почтасын җылытырга утыны юк икән, аптырагач, үзенең ишегалдыннан ат йөге белән бераз утын алып килеп яккан. ә район почтасында машиналар да бар. Һәр елны делянка да бирәләр. Тагын берсе өстерә: “Почта соң килә, җитмәсә үзләре килгән почтаны көнендә таратырга кушалар”, — ди. үземдәге зар-моң өстенә мин шулай коллегаларым өчен дә сөйли идем. Аңа карап кына әллә ни алга китеш булмый иде инде, ә менә миңа тиешле квартал-айлык премияләр бүтән кешеләргә (гәрчә, эшләре минекеннән күпкә начар булса да) эләккән икән. Миңа бу турыда бухгалтериядә эшләүче хатын сер итеп кенә әйтте. Нишлисең, шундый булып туганмын инде…