2019 елда хаҗга бару белән бәйле яңалык бар

-- Лэйсирэ

2019 елда хаҗга юлламаларның бәясе 5-7 процентка арткан. Бу валюта һәм ягулык базарындагы бәяләр артуга бәйле, дип аңлата Татарстан Диния нәзарәте матбугат хезмәте.

Россиянең төбәк мөфтиятләре арасында хаҗ квоталарын бүлү нәтиҗәләре буенча 2019 елда Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәтенә хаҗ сәфәрен оештыру өчен 1800 урын бирелгән.

2018 елда да хаҗга Татарстаннан 1800 мөселман барган иде.

Согуд Гарәбстаны тарафыннан кертелгән камилләштерелгән электрон виза системасына бәйле Россия хаҗилары өчен виза алу җиңеләйтеләчәк.

Татарстанның рәсми хаҗ операторы белдерүенчә, быел Татарстанда, узган еллар белән чагыштырганда, хаҗ кылырга теләүчеләрнең саны артуы күзәтелә.

Хәзерге вакытта хаҗ сезоны башланганчы “ДУМ РТ Хаҗ” рәсми операторы мөселманнар өчен гомрә сәфәрләрен оештыру белән шөгыльләнә. Якын арада гомрәгә берничә төркем җибәрү планлаштырыла.

Фото: Пиксабай

Бәйле