Татарстанда куркыныч җинаятьчене эзлиләр

-- Лэйсирэ

Татарстанда кеше урлап, акча таләп иткән өчен элек хөкем ителгән 53 яшьлек Украина кешесен эзлиләр. Бу хакта «Татар-информ»га Россия Тикшерү комитетының Татарстан буенча Тикшерү идарәсе җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе Андрей Шептицкий хәбәр иткән.

Валерий Горковенко, тикшерү версиясе буенча, 2016 елның июлендә әшнәләре белән бергә Мксубаш авылындагы «Тукаш» оешмасының машина-трактор паркы территориясендә 47 яшьлек ирне кыйнаган һәм аннан 300 мең сум акча таләп иткән. Шуннан соң җинаятьчеләр зыян күрүчене автомобиль багажнигына төяп, урманга алып китә, анда кыйнауны дәвам итә.

Җинаять кылуда шикләнелүченең билгеләре: буе 175-185 см, тулы тәнле, караңгы төстә чәчле.

Нинди дә булса мәгълүматка ия булган кешеләргә 02, 8 (84360) 2-00-02 (Россия Эчке эшләр министрлыгының Теләче районы буенча бүлеге) яки 8-904-767-03-61 (Россия Тикшерү комитетының Татарстан Республикасы буенча Арча районара тикшерү бүлеге (анонимлык гарантияләнә) телефоннары буенча мөрәҗәгать итүегезне сорыйбыз.

Бәйле