«Түбәтәй» ресторанының чын хуҗалары кемнәр? Алар арасында Рөстәм Миңнеханов бармы? [видеоинтервью]

//Tatar today//

“Түбәтәй” – татар милли тиз туклану рестораны ныклы адымнар белән эшчәнлеген алга алып бара. Хәзерге вакытта 7 кечкенә нокта, 2 ресторан, Русиянең башка шәһәрләрен дә исәпкә алганда, 10 объектлары эшли. Tatar Today порталы хуҗасы Рөстәм Исхакый “Түбәтәй”гә кагылышлы актуаль сорауларга җаваплар алырга дип әлеге рестораннарның җитәкчесе Солтан Сафин белән очрашып әңгәмә корды.  Интервью барышында Солтан Сафин әти-әнисе, эшмәкәрлеккә осталыгы кемнән күчүе, кайдан эш башлаулары, нинди авырлыклар белән очрашулары, ничек акча табулары турында сөйләде.

Самара өлкәсе, Камышлы авылы егете Солтан Сафин кечкенәдән өйдәгечә пешерелгән тәмле өчпочмакларда үскәч, Казанда хәләл туклану урыннары булмаганлыкны күреп, борчуга кала.

– Студент булгач, бик пешермисең бит инде, аеруча егетләр. Мин шул ашау мәсьәләсе буенча элек җәфаланып беттем. Мөселман буларак, хәләл урыннарны эзләдем. Бар иде үзбәк, таҗик, төрек кафелары, ләкин татарныкы юк иде. Баумандагы татар рестораны һәм кафесы хәләл түгел иде. 3-4 курста укыганда туклану челтәре ачу идеясе килде. Сөйләшә-сөйләшә бу фикерне үстерә башладык, диде Солтан Сафин.

Аңа “Түбәтәй” дип кушу уе 2010 елда ук бар иде. Минемчә, түбәтәй – татарларның милли визит карточкасы, безне төрле халык арасында, төрле җирләрдә таныта торган баш киеме ул. Шушы идея килгәч, түбәтәй формасында киосклар да булыр, ул туристларга да, Казанда яшәүчеләргә дә кызык була дип уйладык” , дип уртаклашты Солтан Сафин.

Соңырак Солтан Сафин чит илдә эшли, акча җыя. Фикер туып, челтәр оеша башлауга 4-5 ел вакыт китә.

Иң баштан ук ресторан ачабыз, дип уйлаган егетләр, башта җитештерү ноктасы ачарга мәҗбүр була, шунлыктан, үзләренең керткән 6 миллион акчалары җитми һәм эшләрен кечкенә нокталардан башлый. Аннан инвесторлар җәлеп итеп, тагын 10 миллионга якын акча кертә.

– Мин монда кайткач, минем бернәрсә юк иде. Мин бөтен эшләремне калдырып, акчаларны җыеп, шул “Түбәтәй”гә кертеп, шулай башладым. Кешеләр безне акчалы егетләр, дип уйлыйлар. Без эшмәкәрләр, тырышабыз. Акча мәсьәләсе минем өчен мөһим булса, без моны башламас идек тә. Согуд Гарәбстанында калып, анда гына эшләп йөрер идем. Ләкин татар ашлары, үзебезнең милләтебез өчен күңелем тыныч түгел иде, шуңа күрә кайттым, ди Солтан Сафин.

Шулай итеп, беренче татар хәләл тиз туклану челтәрен ачу фикере туа. Өч егет: Солтан Сафин, Айнур Камалиев һәм Руслан Гыйльметдинов гаиләләренең уртак көче белән “Түбәтәй”не оештыра. Татарстан президенты Рөстәм Миңнехановның да әлеге ресторанга кагылышы бар дигән имешләр расланмады.

//Язманы Tatar today иҗат төркеме әзерләде. Видео – Рөстәм Исхакый, текст Гүзәл Гыйбадуллина//

 

Бәйле