Динара Шәйдуллина тәүге җыентыгын кемгә багышлаган? Серләр чишелә

-- Лэйсирэ

//Tatar Today// Эльвира Шакирова//

Җырчы Динара Шәйдуллина исеме киң танылмаса да, аның “Гармунчы әтиемә”, “Сиңа”, “Пар канатлар” һәм башка җырларын тамашачы яратып өлгерде. Җырчының шәхси тормышы һәм иҗаты турында төрле имеш-мимешләр, сораулар “йөри”. Кыскасы, Динара Шәйдуллина белән әңгәмә кордык.

— Динара, иҗатка күчкәнче, шәхси тормышыңа ачыклык керт әле. Син кияүдәме?

— Ак күлмәк киеп кияүгә чыкмадым. Паспортымда штамп юк.

— Очрашып йөргән кешең бармы?

— Синнән яшереп булмый. Әйе, янәшәмдә ышанычлы кешем бар.

— “Туган авылым”да узган иҗат кичәсендә син үзеңнең тәүге җыентыгыңны тәкъдим иттең. Ни өчен аны “Сиңа” дип атадың? Кемгә багышланды ул?

— Минем иң беренче язылган җырым да “Сиңа” дип атала. Бу җыентыгымда мәхәббәт турында җырлар бик күп. Аннан соң җыентыгым татар эстрадасындагы кумирыма багышланды. Аның исемен әйтмим.

— Кумирың белән танышу насыйп булдымы?

— Әлбәттә. Бүгенге көндә без якын дуслар. Ул миңа сәхнәдә иҗат итүнең бар якларын аңлатты. Хәзер дә һәрвакыт аның белән киңәшләшәм.

— Аңлавымча, ул ир-ат җырчы?

— Нәкъ шулай.

— Кумирың дуэт җырларга тәкъдим итмәдеме?

— Әлегә юк, ләкин өметемне өзмим.

Ул өйләнгәнме?

— Юк.

— Аңа кияүгә чыгар идеңме?

— Бу соравыңа җавап бирмәсәм ярыймы?

— Янәшәңдәге ышанычлы кешең белән кумирың бер үк кеше түгелме?

— Юк.

Иҗат кичәңдә өч Илназ катнашты? Махсус шулай оештырдыңмы?

— Әйе. Беренчесе – якын дустым Илназ Сафиуллин. Ул мине зур сәхнәгә чыгарды. Тәүге тапкыр аның концертында чыгыш ясадым, бергә дуэт җырладык. Икенчесе – якташым Илназ Гарипов. Аның белән без күптәнге дуслар. Өченчесе – Илназ Минвәлиев. Аның белән безне шулай ук туган ягым Арча бәйли. Илназның хатыны Динара исемле, аның белән дә аралашып яшибез.

— Иҗат кичәсендә тагын кемнәр катнашты?

— “Ниразу” вокал-инструменталь ансамбле катнашты. Алар белән бергә башкарган “Эх, алмагачлары” җырын тамашачы аеруча җылы кабул итте. Иҗат кичәмне дустым Илшат Вакказов алып барды. Илшат белән мәгариф өлкәсендә дә, мәдәният өлкәсендә дә бергә эшләдек.

— Динара, янәшәңдә һәрвакыт егетләр генә. Синең дус кызларың бармы?

— Әлбәттә, бар. Әмма иҗат кичәмне нәкъ менә егетләр белән генә үткәрергә теләдем. Ул Гашыйклар көненә туры килүе белән дә истә калды.

Истә калган, үзенчәлекле бүләкләр булдымы?

— Әйе. Бергә эшләүче коллегаларым мин төшерелгән рәсемне бүләк итте. Чәчкәләр санын әйтеп тә тормыйм, тамашачым зурлады, рәхмәт. Аннан соң элеккеге хезмәттәшләремнең килүе, Бакудан кайткан тамашачымның булуы да сөендерде. Бакуда да иҗатымны яраталар икән.

— Белүемчә, иҗат кичәңдә көтелмәгән хәл дә булган?

— Шулай шул. Сәхнә артына кереп барганда, ялгыш озын итәккә абынып егылдым. Тамашачы да күрде, Илшат та “ишелде ахры!” диде. Ләкин зыянлы булмады, Аллага шөкер. Тамашачылар белән көлештек.

— Динара, бу кичәдән канәгать калдыңмы? Хәзер нинди планнар белән яшисең?

— Аллага шөкер, мин бик канәгать. Җылы кабул иттеләр, алкышларны кызганмадылар. Хәзерге вакытта 13 апрельдә Казанның Константиновка бистәсендәге Мәдәният йортында узачак тәүге концертыма әзерләнәм.

Фотолар җырчының шәхси архивыннан

Бәйле