«Ул егетләрдән бөтен авыл халкы курка»

-- Лэйсирэ

«Ул егетләрдән бөтен авыл халкы курка», («Б.Г.», №3, 23 гыйнвар, 2019) дигән язма чыкканнан соң, Зәй районының полиция бүлекчәсеннән хат алдык. Газетада дөреслеккә үк туры килмәгән мәгълүмат бастыруыбызны һәм язмада Зәй районындагы полиция бүлеге эшчәнлегенә дөрес бәя бирмәвебезне аңлатып язган алар безгә.

Сүзен сүзгә китереп язсаң, рәсми телдә язылган хатның тәрҗемәсе мондый: «Русия Эчке Эшләр министрлыгының Зәй районындагы бүлеге Зәй муниципаль районы территориясендә Русия Федерациясе эчке эшләр органнарына йөкләнгән кеше гомерен, сәламәтлеген, гражданнарның һәм граждан булмаганнарның иреген һәм хокукын саклау буенча, җинаятьчелеккә каршы тору, җәмгыятьнең куркынычсызлыгын тәэмин итү буенча үз эшчәнлеген алып бара.

Җинаятьләр, административ хокук бозулар һәм вакыйгалар буенча бүлеккә килгән барлык гаризалар һәм хәбәрләр тиешле хисап журналларында һәм мәгълүматлар базасында регистрацияләнә. Һәр килеп ирешкән хәбәр буенча тиешле вакыт эчендә тикшерү үткәрелә, аның нәтиҗәләре буенча карар чыгарыла.

Җитәкче командировкада яки хезмәт мәсьәләләре буенча җыелышларда булганда, урында һәрвакыт административ хокук бозулар, җинаятьләр буенча тикшерү материаллары буенча үз карарын кабул итү вәкаләтенә ия урынбасарлары кала.

2019нчы елның 23нче гыйнварында газетагызда Зәй районы эчке эшләр органнары тарафыннан вакытында чаралар күрмәү турында язылганнар – берьяклы, тикшерелмәгән һәм дөреслеккә туры килмәгән мәгълүмат. Мәкаләдә тасвирланган җинаять буенча гариза кабул ителде, аңа катнашы булган затларны ачыклау һәм тоткарлау буенча үз вакытында оператив-эзләнү чаралары үткәрелде. Русия Федерациясе Тикшерү комитетының Татарстан республикасы буенча тикшерү идарәсенең Зәй районара тикшерү бүлеге тарафыннан бу гариза буенча җинаять эше ачылды, әлеге эш хәзерге вакытта судта».

Бу язманың берьяклы булуы белән килешмибез, сезнең җитәкчеләрдән дә комментарий алу өчен берничә көн рәттән шалтыраттык. Язмада әйтелгәнчә, безгә сәркатиб кыз полиция җитәкчесе Айдар Назиф улы Фәсхетдиновның бер-бер артлы җыелышларда булуын җиткерде. Шуннан соң без Эчке Эшләр министрлыгының Зәй районындагы тикшерү бүлеге җитәкчесе Рөстәм Расих улы Хафизовка шалтыраттык. Ул телефонына бөтенләй җавап бирмәде. Сезнең белән сөйләшә алмавыбызны газетада язарга мәҗбүр булдык. Чөнки фактта без чынлап та сезгә шалтыраттык (һәм бер генә тапкыр да түгел) әмма элемтәгә чыга алмадык. Башка оешмалар белән эшләгәндә, әйтик, сәркатиб кыз журналистның телефонын язып ала да, соңыннан җитәкче үзе аның белән элемтәгә чыга. Әмма Зәй районы полиция бүлекчәсенә шалтыраткач, безгә моны тәкъдим итүче дә булмады.

Без язмабызда Зәй районы полициясен үз эшен тиешенчә башкармауда гаепләмибез, андый җөмлә дә юк. «Полициягә мөрәҗәгать иттек, кыйнаучыларга берни дә булмаячак. Беренче тапкыр гына кылган гамәлләре түгел. Ярты авылны кыйнап чыкты инде алар. Бернинди җәза бирмиләр, аларга закон юк. Кайтыгыз әле», – дигән сүзне язуыбыз – бу сезнең эшчәнлекне каралтып күрсәтү дип санамыйбыз, мөрәҗәгать итүчебезнең фикере шундый иде. Дөресрәге, ул аның фикере дә түгел, фаразлары гына. Тәхаутдиновлар авылны дер селкетеп торуын сөйлиләр. Ә егетләрне тыючы булмаган, шуңа күрә, шундый фикер тугандыр, бәлки. Авыл халкы белән аралашкан вакытта да, (ә ул кешеләрнең һәркайсы исән-сау, кирәк булса, күрештерә алабыз – А. З.) Тәхаутдиновларның моңа кадәр дә авылдашларын кыйнавы, хәтта пычак белән җәрәхәтләве, ләкин һаман: «Безгә барыбер берни булмаячак», – дип, күкрәк киереп йөрүен сөйләделәр.

Хәйруллиннарның улы Эдикның кыйналу вакыйгасына килгәндә, эшнең судка барып җитүен язмабызда язган идек. Гүзәл ханым бу уңайдан тикшерү эшләренең оператив һәм гадел баруын сөйләде. Шуңа күрә, язманың төп темасы да, Зәй районы полиция бүлекчәсенең эшчәнлеген тикшерү түгел, Тәхаутдиновларның кеше кыйнавы факты турында язу булды.

Зәй районы полиция бүлеге җитәкчесе Айдар Назиф улы белән кабат элемтәгә чыктык.

– Тәхаутдиновлар өстеннән килгән барлык гаризалар буенча да чара күрелде, һәм иң соңгы гариза буенча җинаять эше ачылды. Бу эшне башта без тикшердек, соңыннан аны тикшерү комитетына тапшырдык. Җинаять эше ачу карарын да алар кабул итте. Әлегә суд карары нәтиҗәсен көтәбез, – дип белдерде ул.

Суд утырышларына килгәндә…

Без бу утырышларны да күзәтеп барабыз. Әле 11нче март көнне 5нче мәртәбә суд залында җыелышканнар иде. «Тәхаутдиновлар үзләрен яклау өчен 6нчы адвокатларын ялладылар инде. Берсе – Иванова фамилиялесе һаман эшне сузарга тели бугай, тикшерүче эшне дөрес тикшермәгән, дип белдерде суд залында. Бу егетләрне яклау өчен ни генә уйлап чыгармый – әле эш белән танышып бетмәдем, дип, кичектерә, әле тикшерүчене гаепли. Ә тикшерүче башыннан ук бик әйбәт алып барды эшне. «Просто» Тәхаутдиновлар бу юлы кылган эшләренә җәза алырга мөмкин булуларын аңлады, шуңа хәзер бөтен кешене гаепләргә әзерләр», – дип аңлата кыйналган егетнең әнисе Гүзәл ханым Хәйруллина.

Гүзәл ханым Тәхаутдиновлар үзләрен аклау өчен суд залына төрле ялган шаһитларны китерә, дип тә сөйли.

– Ахыр чиктә үз күрсәтмәләрендә үзләре буталып беттеләр инде. Казый аларга сорау бирә: «Ничек итеп урман янына барып чыктыгыз соң сез, капка төбендә очрашкач, ник шунда гына сөйләшеп бетермәдегез?» – ди. «Белмим, ул бит башта безгә пычак чыгарган иде, соңыннан ул пычакны җиргә ташлады. Кире алып, безгә кадамасын дип курыктык, шуңа урманга киттек. Ул үз теләге белән утырды машинага. Урманга ничек килеп чыгуыбызны белмибез», – диләр. Бер чыгарган пычагын җиргә атып бәрәме инде кеше? Әле тикшерү барышында минем малай берсенең – Тимурының умырткасын сындырган дип күрсәтмә биргәннәр иде. Тикшерүче Мифтахов Эдуард Николаевич шуны ачыклаган – ул умырткасы 2016нчы елда ук, түбәдән егылып сынган булган егетнең. Мондый алдашулар күп булды. Тикшерүчегә биргән күрсәтмәләрне онытып, суд залында бөтенләй башка әйберләр сөйлиләр», – дип аңлата Гүзәл апа.

Киләсе суд утырышы 20нче мартта булачак, дип көтелә. Бу юлы карар чыгар инде, дип өметләнәләр. Менә шунысы да бар, гаепләре булмагач, Тәхаутдиновлар ник алтышар адвокат яллый, ник ул адвокатларның икесе соңыннан китеп бара… Ник алар куркытып авыл халкын суд залына шаһит итеп китертә? Мондый мәгълүмат та ишетелде, моннан да зарланып шалтыратучылар бар. Ул шаһитларның үз күрсәтмәләрендә буташып бетүе дә нәрсәнеңдер дөрес булмавына ишарәлидер… Карар чыкканнан соң, бу хакта аерым бер язма язарбыз әле.

Айгөл ЗАКИРОВА, Безнең гәҗит

Фото: Пиксабай

Загрузка...

Бәйле

Добавить комментарий