«Коточкыч куркыныч иде, шаклар каттык: Флера Сөләйманова тирес түгә торган арбада йөри»

-- Лэйсирэ

“Энем, күңелеңне иркен тот, әле 85е дә булыр”. Юбилей кичәсен үткәрү турында сөйләшкәндә, Татарстанның халык артисты Флера Сөләйманова татар филармониясе директоры Кадим Нуруллинга әнә шулай дигән булган икән. Сиксәнен исә якын дуслары, хезмәттәшләре, якташлары белән чәй табыны янында җыелып үткәрүне теләгән.

Юбилей кичәсе үткәннәрне сагыну, бүгенгесе белән чагыш­тыру рухында барды. Сүз йом­гагы ничек кенә тәгәрәмәсен, ахыр чиктә шәхес кадере ту­рында уйлануга барып тоташты. Гаҗәп түгел. Бу елларда җыр сәнгатен генә алсак та, байтак асыл затларыбызны югалттык. Әлфия апабыз Авзалова китте, ел башында Илһам абый Ша­кировны мәңгелеккә озаттык. Алар бе­лән бергә мирасны мәңге­ләш­терү эшләре калкып чыкты. Флера апа да бу хакта уйлана икән:

– Шәхес кадере турында еш уйланам. Дөньядан киткәннәр­гә бернәрсә дә кирәкми инде ул. Олпатларның исем­нәрен кү­тәрү үзебезгә кирәк. Бу хакта тарихчылар, белгечләр дә борчыла. Алар Илһам, Әлфия­ләр исемнәрен үзәк­тәге урам­нарга кушарга дигән фикерне әйттеләр. Бу – горурлык хисе тәрбияләү дигән сүз. Урамга исем кушу шактый мәрәкәле эш дигәне белән дә килешеп бул­мый. Кирәк булгач, Эсперантоны бик тиз Назарбаевка үзгәрт­теләр бит. Халыкка Назарбаев әл­лә бар, әллә юк ул. Миңа бәл­кем якындыр да ул, чөнки Ка­захстанда өч ел эшләдем, вокал буенча аттестация үттем. Шулай да, татарга үз милләтенең ул­лары, кызлары кадерле.

Җырчыбыз юбилей кичәсенә әзерләнгәндә, үткәннәрен дә искә алды:

– Казахстаннан аттестация үтеп кайттым, әмма филар­мо­ниягә эш­кә аласылары килми генә бит. Алмасалар алмадылар, радиокомитетка тавыш операторы булып эшкә урнаштым. Радиога эшкә урнашу – кәҗәне кәбес­тәгә җибәрү шикелле булды. Һәр көнне, минем җыр­лаганны сорап, әллә ничә хат ала идек. Аннары лекторий бригадасы белән авылдан авылга йөр­дек. 1971 елдан гына филармо­ния­дә эшли башладым. Бик күп җыр­чылар, олпатлар белән эшләдем, шөкер. Күбесе дөньяда юк инде хәзер. Алар китә дә, төрле хәлләр килеп чыга. Мирас бүлешү эшләре бигрәк күңел­сез. Мин үземнән соң балаларым алай тавышланып йөрмәсләр дип ышанам. Үзем кызымда торам, минем фатирны сатып, Булатым зуррак фатир алды. Мин яшәгән йорттан ерак түгел җирдә алды. Балаларым әйбәт, шөкер. Үз балалары була торып та тәрбия күрмәгән кадерсез картлар бар. Ходай барыбызны да әнә шул афәтләрдән сакласын.

Татарстанның халык артисты Ис­кәндәр Биктаһиров та Флера апага теләктәш:
– Шәхесләребезне кадерләү мәсьәләсендә дә Мәскәүгә карап торырга кирәкми. Аңа урамга кем исемен бирсәң дә, барыбер. Мондый җитди эшләрдә безнең фи­кергә дә таянып эш итсеннәр иде. Нинди генә урам исемнәре юк без­дә. Ә үз шәхесләребезнең исем­нә­рен мәңгеләштергәндә әллә нинди тыйнаклык күрсәтәбез.

Бәйрәмдә җитди сүзгә ялганып Флера апага бәйле мәзәк хәлләр дә сөйләнде. Болар барысы да аның сабырлыгына, җор тел­ле­ле­генә дәлил иде. Әйтик, танылган баянчы Кирам Сатиев Флера апа­ әйткән канатлы сүзләрнең бер­сенә тукталды:

– Берзаман яңа җыр өйрәнергә дип, Флера апа минем янга, мә­дә­ният институтына килде. Репетиция тәмам булгач, студентлар сырып алды үзен. Каян ишеткәннәр дә кай арада җыелганнар диген! Яшьләр өлкән буын артистларны белми, диләр бит. Ә менә Флера апаны ничәмә-ничә буын вәкиле белә, хөрмәт итә. Студентлар шулай итеп Флера апаны сырып алды да, бергәләшеп фотога төшик әле, диешә башлады. Флера апа каршы килде, киемем дә фотога төшә торган түгел, кәефем дә, ди. Бик сорагач, күнде үзе. Шаулап-гөрләп фотога төшкәч, ярар, бала куркытырга булса да ярар әле, дип куйды. Сту­дентлар рәхәтләнеп көлеш­те­ләр, килеп кочаклап, бик матур сүз­ләр әйттеләр. Ә Флера апаның “бала куркытырга булса да ярар” дигәне канатлы сүзгә әйләнеп калды.

Татар филармониясенең сән­гать җитәкчесе Айдар Фәйзрах­манов исә җырчыны, Сезне Мисырда да беләләр, дип үсендерде. Фо­льк­­лор ансамбле шушы көн­нәрдә генә бу илдән гастроль­дән кайт­кан икән.

“Татарстан” радиосы җитәк­чесе Тәүфыйк Сәгыйтов радиода эшләгән вакытларын сагынып искә алды:

– Аның янында эшләү бик рәхәт һәм күңелле булды. Флера бүлмәсеннән һәрвакыт җыр яң­гырады. Яңа җыр туды исә, ул зур вакыйгага әверелә иде. Флера җырларын халык шулкадәр яратты. Җыр дигәннән. Хәзер бик күп бәйгеләр үткәрелә, сәхнәгә бик күп яшьләр килә. Аның күбесе –җыр­лау­чы гына инде. Ләкин тормыш үзе аралый, үзе урынына куя. Диң­гез ташы шомаргандай шомарганнары, үз йөзе, Флера апа кебек кабатланмаслары гына чын җырчы булып китә ала.

Композитор Фәрит Хатыйпов исә Флера апаның батырлыгы турында сөйләде:

– Элек безнең план аена 27 концерт иде. Аннан ул 24кә, тора-бара 21гә, аннан 14, соңрак 11гә калды. Яз көне китәбез, көз көне кайтабыз. Гомернең юлда үткәнен сизми дә калдык. Флера апа белән шактый йөрдек, шуңа юлда булган бер хәлне сөйлисем килә. Берзаман шулай “Беларусь” трак­торы­ның тирес түгә торган арбасында барабыз. Арба кендек белән генә тоташкан, трактор исә яр читеннән чайкала-чайкала бара, коточкыч куркыныч инде. Без егетләр, ир­ләр түзә алмадык, сикереп төшеп, трактор артыннан җәяүләп киттек. Арбада бары бер кеше калды, ул да булса, Флера апа. Шаклар каттык аның батырлыгына.

Очрашудан таралышканда, әни янына җыелган кебек булды, дип тә әйттеләр. Озак таралышмады халык. Уйлар һаман да шәхес кадере мәсь­­әлә­сенә барып тоташты. Та­тар­станның халык артисты Георгий Ибушев­ның да уйлары шул хакта:

– Флера апа белән төрле бү­лекләрдә эшләсәк тә, күмәк чыгышларыбыз шактый булды. Ул җыр­лаганда халык әсәренеп тыңлый иде. Юбилеенда да “Әние­мә” җырын башкарып сокландырды ул. Мин җырның, тавышның нәрсә икәнен бик әйбәт беләм. Исем китеп тыңладым, 80 яшьлек кеше иркен тын белән дерел­дәмичә, көчәнмичә җырлады да бирде. Бу җыр миңа бигрәк тә кадерле. Бик яхшы хәтерлим: 12 яшь вакытта шушы җырны радио янына җыелып отып калырга тырыша идек. Ул – халыкның зәвыгын кү­тә­рүдә искиткеч өлеш керткән шә­хесләребезнең берсе. Беркайчан да фонограммага җырламады, аның ише халык алдау­ларны бел­мәде. Флера апа­ның, ничек инде ул сәхнәгә чыгып авыз ачып торырга мөмкин, дип әйткәне бар. Сәхнә шул авыз ачучыларга калды. Бу юлы да без җырчыларга шушы җәһәттән бер җыр белән осталык дәресе үткәрде ул. Шуңа Флера апа кичәсендә мин генә түгел, бөтен кеше дә олпатлар турында уйлангандыр. Бу көннәрдә урамнарга исем бирү турында сүзләр бара, башка күңелсез хәлләр дә баш калкыта. Әлеге уңайдан фикер бер булырга тиеш: үзебез­некен – үзәккә! Казан үзәгендә дә кечерәк урамнар бар. Аларның исемен алмаштырудан да бернинди дә зыян кил­мәс иде. Бәс, шулай булгач, нигә үз шә­хесләребезне әллә кайдагы шәһәр читендәге урамнарга җи­бәрәбез?! Татар шәхесен мил­ләт үзе хәтер­ләмәсә, аны беркем дә хәтерләми инде. Аларның урыны түрдән булырга тиеш. Шулай булганда гына милләт булып калачакбыз. Шиклә­неп, куркып, үзебез­некен читкә этәрсәк, килә­чәгебез юк. Алга китеш дибез, нинди алга китеш булсын, тел буенча, моң буенча, милләт буенча артка тәгәрибез ләбаса. Үз телеңдә гариза да яза алмагач, киләчәктән ни көтеп була.

Их, олпатларның кичәсеннән, бездә бар да яхшы, шөкер, дип таралышсаң иде дә ул. Юк шул, борчылырлык мәсьәләләр шактый. Кү­ңел булмасмы дип, радионы кушкан буласың. Анда да Флера апа, Илһам абыйлар җырламый ичмасам.

(Гөлинә Гыймадова/“Ватаным Татарстан”, /№ 37, 15.03.2019/)

Бәйле