Казандагы күңел ачу комплексының мөлкәте сатуга куела. Бәясе…

-- Гузель

//Tatar today//

«Ривьера» күңел ачу комплексы, конкурс кысаларында, гомуми бәясе 887,2 миллион сум булган, мөлкәтне сатуга чыгара. Бу суммага 22 700 квадрат метр мәйданлы кинотеатр да керә. Кинозалның бәясе 610 миллион сумга бәяләнгән. Шулай ук  Ф. Әмирхан урамындагы 277,2 миллион сумлык алты җир кишәрлеге сатуга куелган.

Аукционның датасы әле билгеләнмәгән. Элегрәк хәбәр ителгәнчә, «Ривьера» мөлкәтен сату буенча конкурс Татарстан Республикасы Арбитраж суды карары белән 2018 елның 27 апрелендә гамәлгә кертелгән.

 

Kazanfirst

Бәйле