«21 ел кыйналып, кимсетелеп, изелеп яшәдем» [гыйбрәтле язмыш]

-- Алина

Җиденче сыйныфта укыганда үземнән бер сыйныф алда белем алучы малайга өзелеп гашыйк булдым һәм, көндәлек ачып, “Исәнме, кадерлем!” дип, аңа хатлар язып юана башладым. Ул бу турыда белмәде. Бер урамда яшәдек, бер төркемдә уйнап, бер үк  Тимур командасында йөрсәк тә, мин, хисләремне сизәр дип, аңа күтәрелеп карарга ояла идем.

Җиденче сыйныфны тәмамлагач, мин аңа хат яздым, ә җавапны өч айдан соң гына алдым. Балаларча самими язылган хат иде ул. Ничек шатланганымны белсәгез! Шуннан соң берничә тапкыр кыска хатлар алыштык та, ул Әлмәткә төзелеш техникумына укырга керде. Элемтә беразга өзелде. Мин аны яратудан туктамадым, чишмәгә суга барганда аның өйдә юклыгын белсәм дә, карашым гел алар өенә юнәлә иде.

Сигезенче сыйныфны тәмамлагач, мин дә бүтән шәһәрдәге училищега укырга кердем. Ә беренче курсны тәмамлап каникулга кайткач, ул мине өемә беренче тапкыр озатып куйды. Бу вакытта аны ярата башлавыма өч ел булган иде, сөенечемнән иңнәремдә канатлар тойдым һәм бәхет күгенең җиденче катына очтым. Очраша башладык, ләкин матур гына дуслашып йөргәндә, 1972 елның май аенда аны Белгород шәһәренә алты айга практикага җибәрделәр. Шомырт ап-ак чәчәккә күмелеп, сиреньнәр хуш ис таратып, бөтен җир яктырып-балкып утырса да, минем өчен дөнья ямьсезләнеп, караңгыланып, тараеп калды. Арада хатлар йөри башлады. Ләкин берничә ай үткәч, мин аңа хыянәт иттем – артымнан күрше авыл егете озата кайтты. Юк, җенси якынлык турында сүз дә юк монда, бары яшь кызның янында кемнедер күрәсе, тоясы килү теләге булгандыр ул. Әллә аңа олыларча гашыйк булдым – дүрт ел яратып йөргән егетемне икенче планга этәрдем. Нинди ялгышлык эшләвемне шул вакытта ук аңлаган булсам икән!

Бер ел очрашып йөргәннән соң бу егет миңа хыянәт итте. Шуннан аңа үч итеп, авылга кунакка кайткан егет белән таныштым, дөресрәге, ул мине озата кайтты. Һәм шул көннән сагыз кебек ябышты. Алты ай очрашып йөргәннән соң, әтиемнең рөхсәтеннән башка, без аның белән язылышып куйдык. Әтием мине бик ярата иде, чөнки мин гаиләдә төпчек – унынчы бала булып, бик иркә үстем. Әтием: “Әлегә сине кияүгә бирергә рөхсәтем юк, училищены бетергәч, институтка керерсең”, – дигән иде, ләкин кияүгә инде чыкканымны белгәч: “Каргыйм мин сине, балакаем, гомерең буе рәхәт күрмә”, – диде. Йөрәге еламаса, ул газиз баласына шундый куркыныч сүзләрне әйтер идеме соң?! Әтием бер елга якын – кызым туганчы, миңа “кызым” дип дәшмәде, аннан соң гына бераз эрегәндәй булды. Тормышымны нинди кеше белән бәйләргә җыенганымны сизгәндер ул. Ирем беренче айларда ук исереп кайта, юктан да тавыш куптара торган булды.

Кызыбызга ике яшь тулганда иремнең туган ягына кунакка кайткач, күршеләреннән ишетеп, мин аның өч ел төрмәдә утырып чыккан кеше икәнен белдем. Башыма суктылармыни! Кыскасы, мин – әти-әниемнең иркә, кагылу-сугылу күрми үскән кызлары, кияүгә чыгып, 21 ел кыйналып, кимсетелеп, изелеп яшәдем. Үзе егылган еламас диләр, ләкин түземлекнең дә бер чиге була икән. 1994 елда без аның белән аерылыштык. Шуннан соң да: “Мин сине үтерәм, башканыкы булмаячаксың!” – дип озак янады әле ул. Хәзер аның кайда икәнен дә белмим, белергә дә теләмим. Аннан алимент та алмыйча, “спонсорлар” да тапмыйча, кече кызымны кеше иттем, ничек авыр булганын Ходай гына белә (аерылышканда миңа 40 яшь, олы кызыма – 20, кечесенә 8 яшь иде).

Аерылгач, яңадан тугандай булдым, дөньяга икенче күзлектән карый, үземне чын кеше итеп тоя башладым. Тормышны алып баруы авыр булса да, мине кыйнаучы, төрле шакшы сүзләр әйтеп түбәнсетүче юк иде, шуңа шатланып туя алмадым. Яшьлек хатам, әтиемнең сүзен сүз итмәү күпме михнәт китерде миңа! Каргаганы өчен әтиемне күптән гафу иттем, авыр туфрагы җиңел булсын. Күңелдә сорау калды: ул мине гафу иткән иде микән? 87 яше тулганда кинәт кенә инсульт сугып, бер тәүлек дигәндә үлеп китте ул. Җаны чыкканда янында әни белән икәү идек.

Әтинең кулларыннан тоттым да, пульсы югала башлагач, әниемә: “Китә ахрысы…” – дидем. Шунда әниемнең иелеп, әтинең колагына өч тапкыр: “Лә иләһе илла аллаһү, Мөхәммәде рәсүлуллаһ”, – дигәне, шуннан әтинең сул күзеннән яшь бөртекләре тәгәрәп төшүе әле дә күз алдымда. Аңында булмаса да, әтием бакыйлыкка дога белән күчте. Алар әни белән шулай килешкәннәр икән: кайсы алдан китә, аңында булмаса, икенчесе шушы иман сүзләрен әйтә. Әти вафат булганда аларның бергә яши башлауларына 62 ел тулган иде. Инде әнинең вафатына да 9 ел, урыны оҗмахта булсын!

Беренче мәхәббәтем белән язышкан хатларны әле дә кадерләп саклыйм, вакыт-вакыт укып, үткәннәрне искә төшереп, аны сагынып искә алам. Бу язмамны укыса, мине гафу итсен иде ул…

 

Чыганак: «Язмышмы? Ялгышмы?» сайты

Загрузка...

Бәйле

Добавить комментарий