«Әтинең башына син генә җиттең» [булган хәл]

-- Гузель

//Tatar today//

Минем күршемдә генә бер хатын яши. Йортның хуҗалыры үлеп, балалары кайсы кайда таралашып беттеләр. Өй буш калган иде дә, аннан шушы хатынны керттеләр. Бу хатын йорт хуҗаларының чыбык очы туганнары икән. Яшьләребез бер чама булгач, дуслашып киттек. Үзе генә ул, кызгандым да инде. 

Бер кызы бар аның, әмма аның да үз тормышы. Бер генә бүлмәле фатирда яшиләр ди. Кая әнисен сыйдырсын инде ул! Ул бер бүлмәледә кияү кеше кеше белән терәлешеп яши алмыйлар бит инде. Күпмедер яшәгәч, күршем бер иргә кияүгә чыгып китте. Таныштырган булганнар бугай аларны. Теге ир үзенә чакыргач, бу хатын бик теләп күченде инде анда. Үзенә генә яшәүдән ни мәгънә?
Без дә аның өчен бик шатландык. Кемнең ялгыз картаясы килсен? Бик матур итеп озаттык, чәйләр эчтек. Ир белән паспорт буенча язылышып яшәп киттеләр. Берничә тапкыр шалтыратышып та алдык әле, тавышы бик канәгать иде, тынычланып калган сыман булды.

Әмма бәхете озакка бармады шуның. Ярты еллап кына яшәп калдылар. Бу ир вакыты-вакыты белән эчеп “ычкына” торганрак нәрсә булган икән. Алданрак ишеткән, күргән кеше булмагач, кемнең кем икәнен кайдан беләсең аны? Ирнең туганнары, балалары да аны-моны әйтмәгәннәр инде. Эчсә, җүләр урынына эчә торган ир булган бу. Башы киткән чагында ишегалдында йөргән тавыкларны да берәм-берәм тотып, балта белән башларын чабып өзә торган булган. Андый ирне нишләтсәң дә, туктатып булмый инде ул. Соңгысында да шулай саташып беткән.

Шуннан чыккан да, абзарга асылынган, ди. Бауга менгән. Атна буе эчеп йөргән чагы булган, исерек көе шулай эшләгән дә. Ирнең балалары кайтып, бөтен гаепле шушы хатынга тактылар. “Әтинең башына син генә җиттең!” – дип әйтәләр икән. Үлемен шушы хатыннан күргәннәр. Югыйсә, бөтен күрше-тирә әйтеп тора ди инде, гомер буе шулай булды, эчсә, күзенә ак-кара күренмәде бит инде аның, безне дә куркытып торды, дип тә әйтеп карыйлар ди.

Ә балалары ишетергә дә теләми ди. Нинди булса да, ата инде, нишләтәсең. Тискәре ягын күрергә теләмәгәннәрдер. Аталарын җирләүгә, бу хатынны куганнар да. Әле ярый минем күршедәге йорт һаман да буш тора иде. Хуҗалар сатмадылар. Күршем тагын шушында кайтып яши башлады.
“Өчесенә дә калдырмадылар бит”, – дип, бик аптырап сөйли инде. Ярты ел элек кенә законлы хатын булып килгән кешегә ничек шулай яла ягып була, мин бик гаҗәпләнәм. Балалары да бик явыз булып үскәннәр бу ирнең, күрәсең.

Ул йорт та бушап калгандыр инде хәзер. Авылларда урамы белән буш йортлар. Сатып та алмыйлар бит аларны хәзер. Беркемгә кирәкми. Бу хатынны да кумасалар, ни була иде инде аларга? Туган нигезләрендә бер җан булыр иде әле шунда, балалары кайткалап-киткәләп торырлар иде. Бөтенләй буш торганчы дип әйтәм инде.

Чит кеше булса да, җүнлеме-җүнсезме аталарының законлы хатыны булган кеше бит ул. Ярты ел эчендә бөтен йорт-җирне тәртипкә китереп, бакчалар утырткан булган. Тырыш хатын ул, булдыра. Хәзер сөйли инде: “Тынычлап кына шушы йортта үлсәм, шул җитә миңа”, – ди. Ярый әле яшәп торырга, куылгач, кабат кайтып аварга туганнарының шушы йорты булды.

 

Флүрә
Язмыш кочагы

Бәйле