Нурзадә күңелсез хәлгә эләккән — җырчыны судка бирәләр

-- Лэйсирэ

Акча эшләү өчен кайбер оешмалар әллә нәрсәләр уйлап табарга әзер. Гадел юл беләнме, түгелме – монысы икенче мәсьәлә. Кеше хокукларын якларга тиешле юридик(!) оешмаларның шундый махинацияләр ясап ятуы икеләтә гаҗәп хәл. Җырчы Нурзадә белән Казанның Мәүлетов урамында урнашкан «ЮрНадзор» оешмасы арасында килеп чыккан бәхәсне генә алыйк…

ЮЛ ҺӘЛАКӘТЕННӘН СОҢ…

Җырчы Нурзадә Вәлиуллина юл йөрү кагыйдәләрен төгәл үти торган машина йөртүче. Шуңа күрә, ун ел эчендә беренче штрафын ике ел элек түләгән, ә беренче мәртәбә һәлакәткә узган ел очраган. Анысы да, очраклы, бик бозлавык юлда килеп чыккан.

– Узган ел 2нче февральдә Шкода Фабиа машинамда Салмачи бистәсеннән Казанга таба барган вакытта күңелсез хәл булды. Миннән алдан барган машинаның каршысындагы йөртүче, барган җиреннән кисәк кенә туктап, кырыйдан килеп чыккан машинага юл бирде. Зур тизлек белән бармасам да, бозлавык көн иде ул, бернишләп тә җитешеп булмады, алдымда барган машинаның артына килеп кердем. Бәрдергән машинаның йөртүчесе – Алсу Зарипова: «Көзгедән карап тордым, сезгә бернишләргә дә җай калмаган иде инде анда», – ди. Шулай итеп, аңлаштык, ЮХИДИга киттек, кәгазьләр тутырдык, ничек кирәк алай эшләдек. Ул көнне концерт куясым бар иде әле минем, һәлакәткә беренче мәртәбә эләгүем булгач, бик курыктым, концертны ничек куеп чыкканымны да хәтерләмим, калтырандым, – дип искә ала бу көннәрен җырчы.

Бәрдерелгән машина хуҗалары – Алсу һәм Илнур Зариповлар Нурзадәнең күршеләре булып чыга. Шуннан соң аралашып тора башлыйлар – белергә кирәк бит, иминиятләштерү оешмасы килгән зыян акчасын каплаячакмы, юкмы… Шуларны белешү өчен шалтыраткач, Зариповлар җырчыга бер вакыйга турында сөйли: ЮХИДИ оешмасыннан чыгып барган вакытларында, аларның каршысына инспектор формасындагы бер ир-ат килеп чыккан һәм аларга үз хезмәтен тәкъдим иткән: иминиятләштерү акчаларыгызны тизрәк алырга ярдәм итә алам, кыйммәт тә түгел – мең сум гына, дип аңлаткан. Шул рәвешле «ЮрНадзор» оешмасына килеп эләккән Зариповлар.

– Аларның бу оешма хезмәтеннән файдаланырга теләвен аңлап була, чөнки күпчелек вакытта иминиятләштерү оешмалары акча бирми, ремонтны гына түли, аннан соң, бу эшләр бик озакка да сузыла. Тизрәк акча алып, тизрәк ремонтлаттырырбыз машинаны, дип уйлаганнардыр. Ләкин алар акчаны әле октябрьдә генә ала алдылар, ярты елдан артык вакыт узгач кына! – дип сөйли Нурзадә.

Октябрь аенда, зыян күрүчеләр машина ремонты өчен акчаны алганлыкларын белгәч, тынычланып куя ул. Эш беткән – үзеңне иркен хис итә аласың… Һәрхәлдә, җырчы үзе шулай дип уйлый. Ә чынлыкта эш бетмәгән икән. Быел гыйнвар аенда шушы «ЮрНадзор» оешмасы җырчы белән кабат элемтәгә керә.

– «Сезгә судта эш ачыла, сез безнең оешмага 17 мең сум акча тиешсез, бәрдергән кешегезгә – 28 мең сум», – диделәр. Аптырап киттем. Нинди акчалар? Иминиятләштерү компаниясе Зариповларның машинасына килгән зыянны тулысынча каплады. Һәм ни өчен бу оешмага 17 мең түләргә тиеш ди әле мин? Алардан хезмәт күрсәтүләрен сорап мөрәҗәгать иткәнменме?! «Туктагыз әле, нинди акча тиеш мин сезгә, мин бит сезне белмим дә», – дим. «Безгә зыян күрүче мөрәҗәгать итте», – диделәр. «Ә минем ни катнашым бар монда? Нишләп мин сезгә 17 мең сумымны чыгарып бирергә тиеш әле?!» – дим. Шундук бардым таныш юристларга, алар белән сөйләштем – «Бар, документларыңны барып ал, нинди эш ачканнар икән сиңа, карыйк», – диделәр. Ләкин бер җиргә дә имза куймаска куштылар. Документларны барып алдым, ә үзем һаман пошаманда. Кабат мине судка бирделәр микәнни күршеләр, дип аптырап калдым. Шалтыраттым Алсуга. «Юк, Нурзадә, нишләп сине судка бирик инде без, сиңа бернинди дәгъвабыз да юк», – диде. Шуннан соң без юристлар белән «ЮрНадзор» оешмасыннан алган документларны тикшерә башладык, – дип сөйли Нурзадә.

Юристлар документларда бар да төгәл булмавына игътибар итә. Гади тел белән аңлатсак, болай: Нурзадә берәүләрнең машинасын бәрдергән, теге кешеләр акчаны тизрәк алырга ярдәм итсен өчен «ЮрНадзор»га барган, бу оешма акчаларны зыян күрүчеләргә кайтарган, һәм шуның белән эш беткән. Шул ук вакытта, ноябрь аенда шушы ук эш буенча, килешүләрнең номерын да алыштырып тормыйча, Нурзадәдән акча таптырта торган яңа документ төзегәннәр… Имеш, машинасы бәрдерелгән Илнур Зарипов канәгать калмаган. Тик менә Зарипов үзе бернинди документка да имза куймавын, бу имзаны аның исеменнән «ЮрНадзор»дагылар үзләре ясап куюын сөйли.

– Ачыкланды – Зариповлар минем өстән зарланып беркая бармаган, килешүгә кул куймаган, алар әйтә: судка бирсәләр дә, без киләбез, ялганлап имза куюлары турында күрсәтмә бирәчәкбез, диләр. «Ничек безнең исемнән мондый нәрсәләр ясап ята алалар?! Бу – мошенниклык!» – дип аптырадылар. Иминиятләштерү оешмамның агенты белән дә сөйләштем, ул да аптырады. «Беренче тапкыр ишетәм мондый хәл турында, Нурзадә, безнең оешма иминиятләштерелгән булганыгыз өчен, зыян күрүчеләрнең бөтен чыгымнарын каплады бит инде. Судка мин дә килеп бөтен кәгазьләрне күрсәтә алам», – ди. Шуңа да, «ЮрНадзор»га баргач әйттем: бу эшне болай гына калдырмыйм. Сез миннән акча чыгармакчы буласыз, ләкин бер тиен дә ала алмассыз», – дидем, – дип сөйли Нурзадә.

СӨЙЛӘШЕП ТОРМАДЫЛАР

Җырчы әлеге вакыйга кайберәүләргә сабак та булсын ди. Беренчедән, ЮХИДИ инспекторы киемендәме ул, түгелме, әллә кемнәрнең «Акчагызны тизрәк алырга ярдәм итәбез», – дигән сүзенә ышанып, килешү төземәскә. Икенчедән, әгәр сездән шушылай фәләнешәр мең сум акча даулап шалтыраталар икән, судка бирү белән янасалар да, хәлгә ачыклык кертми торып, сораган суммаларын бирмәскә.

– Безнең гади халык суд сүзен ишетүгә, куркып кала, анда йөрмәс өчен чыгара да бирә бит инде акчасын. Бик күп кешене алдалыйлар димәк шушы рәвешле. Чөнки бөтен кеше моны төбенә төшеп, тикшереп утырмый. Ә мин төбенә төшкәнче тикшерәм. Ниндидер бер оешманың шушылай халыкны талавына күз йомып торыргамы? – ди Нурзадә Вәлиуллина.

Бу мәсьәлә буенча «ЮрНадзор» оешмасына үзебез дә шалтыраттык. Телефон трубкасын яшь кенә тавышлы бер кыз алды. Оешманың бу юл һәлакәтенә кагылышлы бөтен документларында да диярлек, Йосыпов Зиннур Мансур улы дигән кешенең имзасы тора. Шул исәптән, бер үк килешүне икенче мәртәбә яңартып, Нурзадәдән акча даулаган хатта да. Шуңа күрә аннан Йосыповны телефонга чакыруын сорадым. Тик ни өчен шалтыратуымны аңлатып күрсәтсәм дә, Йосыповны телефонга якын китертмәделәр. Аның урынына җавапны да Юлия Анатольевна Бердюгина дигән ханым гына бирде: «Мин дә, безнең оешмабыз да, бу уңайдан бернинди шәрехләмәләр дә бирмибез. Вәлиуллина дигән хатын безгә килде, документлар белән таныштырылды, тыныч юл белән бу акчаларны түләүдән баш тартты. Аның өстеннән судка шикаять яздык, башка сүз әйтмибез», – дип аңлатты ул.

Кешегә акча түләнгән, проблема хәл ителгән, ә болар шул һәлакәттән һаман үзләренә акча эшләмәкче. Әллә халыкны җүләргә саныйлар, әллә юридик оешма булгач, үз көчләренә артык ышаналар… Бу эшнең судка кадәр барып җитүе әйбәттер дә әле – кеше исеменнән ясалма имза куючы ялганчы оешманың әзрәк койрыгын кисмәсләрме.

Кыскасы, бу вакыйганы күзәтеп барачакбыз. Судларында да катнашырбыз, бәлки ул суд залында Йосыпов дигәннәрен күреп, шәхсән сөйләшеп тә булыр… Эш судка барып җитмәгән очракта да, сорауларыбызга җавапны табачакбыз. Килешүләр каян килеп чыккан, имзаларны кем куйган?..

Айгөл ЗАКИРОВА, Безнең гәҗит

Фото: соцсети

Бәйле