«Василиса Прекрасная» сәхнәгә менеп Элвин Грейга тәкъдим ясый. Җырчы шок кичерә [видео]

-- Лэйсирэ

20 март әлеге видео интернетта яшен тизлеге белән таралды. Элвин Грейга кечкенә генә бер кыз сәхнәгә чыгып тәкъдим ясаган. Туй күлмәге киеп сәхнәгә менгән кызның бу адымыннан җырчы шок кичерүен әйтә, уңайсызланып калдым ди.

«Кәләшләр яшәргәннән-яшәрә. Бәлки миңа дигәне тумагандыр да әле», дип яза җырчы.

Бакчаң, Элвин Грей «Василиса Прекрасная» дип атаган әлеге кызчык балдак сала торган футлярга йөзек түгел, ә бергә дуэт җырлыйк дип язу салган икән. Тартманы ачкач, Элвин Грей җиңел сулап куйган.

Бәйле