Тиздән пенсияләр тагын артачак. Кемнәргә?

-- Лэйсирэ

1 апрельдә илдә социаль пенсияләрнең 2 процентка артачагын хәбәр иткән идек. Россия Премьер-министры Дмитрий Медведев имзалаган карар хокукый-мәгълүмати рәсми порталда басылып чыкты. Илдә 4 миллионга якын кеше социаль пенсия ала. Исегезгә төшерәбез: картлык буенча мондый төр пенсия кешенең иминият стажы һәм баллары җитәрлек булмаганда билгеләнә.

Нигездә сүз рәсми теркәлеп эшлә­мәү­челәр яки төрле сәбәп­ләр аркасында аз эшләгән кешеләр турында бара. Социаль пенсия электән башкалар белән чагыштырганда биш елга соңрак билгелән­де. Пенсия турындагы законга үзгәрешләр кергәнче, ха­тын-кызлар – 60, ир-атлар 65 яшьтә социаль пенсиягә өметләнә ала иде. Яңа закон буенча һәр ике якка да тагын биш ел өстәлде. Россия Пенсия фондыннан аңла­ту­ларынча, беренче, икенче, өченче төркем инвалидлар, инвалид балалар, туендыручысын югалткан кешеләр, әти-әнисенең кайдалыгы билгеле булмаган сабыйлар, Россиядә яшәүче чит ил гражданнары һәм гражданлыгы булмаганнар социаль пенсия алу хокукына ия. Социаль пенсияләр ел саен 1 апрельдә индексацияләнә. Быел индексация ясалгач, пенсияләрнең уртача суммасы 9 мең 266 сумга җитәчәк, диләр.

Кичә шулай ук Дәүләт Думасы икенче укылышта аз керемле пенсионерларга яшәү минимумы күләмендә өстәмә түләү буенча закон проектын карады. Аңа хезмәт, социаль сәясәт һәм ветераннар эшләре буенча Дәүләт комитеты тәкъдим­нә­рен кертте. Социаль пенсия алучылар өчен, ни кызганыч, 2019 елның 1 гыйнварыннан пенсиягә уртача 1 мең сум өстәлә дигән сүзләр коры вәгъдә генә булып калды. Яңа документ буенча башта социаль өстәмә түләү карала һәм шуннан соң гына индексация ясала. 1 апрель өстәмәләреннән соң, пен­сио­нерларның пенсиясе яшәү минимумы суммасыннан артып китәчәк, дип фаразлана. Проектта язылганча, эшләмәүче пенсио­нер­ларның да алдан вәгъдә ителгән суммасын капларга тиешләр. Алар моны бераз соңрак, май-июнь аенда алачак икән. Әлеге комитет “Бердәм Россия” фракция­сенең төбәкләрдә пенсионерлар өчен бер үк яшәү минимумын билгеләү­не кертү тәкъдимен дә хуплады. Ул исә социаль-икътисади үсеш фаразларыннан һәм федераль бюджет турындагы законнан чыгып бил­геләнәчәк. Төбәкләрдә дә яшәү минимумы суммасы РФ хакимияте эшләгән ка­гыйдәләргә нигезләнәчәк. Элек һәр төбәк яшәү минимумын үзе билгели иде һәм пенсия түләгәндә җитмәү­челекне федераль өстәмә белән каплый иде. Әлеге мәсьәлә 21 марттагы өчен­че укылышта да каралачак һәм җәмәгатьчелек фикере дә өйрәнеләчәк. Документ март азакларында гына әзер булачак.

Социаль пенсия уртача 182 сумга арта. Инвалид балаларныкы һәм балачактан инвалид булган беренче төркем инвалидларныкы уртача 268 һәм 270 сумга күтәрелә. Татарстанда социаль пенсия түләү 82 мең кешегә кагыла. Россия Пенсия фондының Татарстан буенча идарәсе мәгълүмат­ларына караганда, узган ел ахырында республикада пенсия һәм башка түләү алучылар саны 1 миллион 151 мең кеше булган.

(Фәния Арсланова/“Ватаным Татарстан”, /№ 40, 20.03.2019/)

Бәйле