«Мин бит үз кулларым белән киленемә үз иремне “бүләк” иттем» [гыйбрәт өчен]

-- Алина

Мин бик бәхетле һәм мул тормышта үстем. Әти-әни тырышлыгы аркасында, абыем белән без бернинди дә мохтаҗлык кичермәдек. Аңа карамастан, итагатьле булып үстек, әти-әнине хөрмәт иттек. Абыем Мансур матур гына өйләнеп җибәрде. Туйлар да гөрләп узды. Киленебез Гөлназны якын итеп каршыладык, яраттык. Ул да безгә карата яхшы мөнәсәбәттә иде кебек. Без аны беркайчан да кимсетмәдек, әниләр аңа яхшыдан-яхшы кием-салым алып бирәләр иде. Әни әйтә торган иде: “Кеше баласын рәнҗетергә ярамый, рәхәт тормышта яшәсен”, – дип. Ике елдан абыемның кызы Зәринә туды. Ул баланы күккә генә чөймәдек инде! Өебездә гел кояш балкый иде, чөнки Зәринәбез бик матур, татлы бала булды. Мин дә аны үз кызым кебек яраттым, матур уенчыклар, күлмәкләр алып бирә идем.

Авылга кунакка кайтып йөргәндә, клубта Альберт белән таныштым. Ул да кунакка кайта икән. Шулай итеп, без очраша башладык. Бер-беребездән башка бер көн дә үтмәде. Гел бергә идек без: авылда да, Казанда да. Хәтта безнең туган көннәребез дә бер үк көнне булып чыкты. Ике ел дәвамында очраша торгач, Альберт миңа кияүгә чыгарга тәкъдим ясады. Мин ризалаштым һәм без өйләнештек. Без йә каенаналарда яшәдек, йә бездә. Ике айдан соң мин балага уздым. Ирем дә, мин дә балабыз туачагына бик шатландык. Ләкин бәхет озакка сузылмады. Гаиләбезгә кайгы-хәсрәт килде. Эшеннән кайтканда, абыем Мансурны ниндидер адәм актыклары подъезд төбендә пычак белән кадап үтерделәр. Кесәсендәге акчаларын талап качалар. Өй бусагасына кадәр күпмедер адым калгач, абыем җан биргән. Үтерүчеләрнең эзенә тәки төшә алмадылар.

Бу вакыйгадан соң әти дә, әни дә нык картайдылар. Киленебез дә “сүнде”. Күңеле төшмәсен дип мин һәрвакыт аны юатырга тырыштым. Хәтта баласын алып калып, ирем Альберт белән берәр кая җибәрә идем: мин барыбер йөкле килеш озак йөри алмыйм, ә ул бераз кайгысын онытып торсын, имеш. Ләкин шул вакытта мин ахмаклык эшләгәнемне хәзер генә аңлыйм. Мин бит үз кулларым белән киленемә үз иремне “бүләк” иттем. Ә аларга, күрәсең, бу бик тә уңайлы булып чыкты. Берсенең ире үлде, икенчесенең хатыны йөкле. Мин эшнең нәрсәдә икәнен сизенә башлагач, соң иде инде. Алар күптәннән “мәхәббәт уенын” бик теләп уйныйлар икән.

Үзләре безгә күрсәтмәскә тырышсалар да, бу барыбер сизелә. Күз карашларыннан, үз-үзләрен тотышларыннан. Килен дә гел бәхетле йөз белән елмаеп кына йөри башлады. Шунысы гына гаҗәп: ничек инде алар – берсе килен, берсе кияү – бер үк йортка, минем әти-әни каршысына чиста күңел белән кайтканнар икән! Бу бит башка сыймаслык хәл! Сизенеп йөрсәм дә, өйдә тавыш-гауга куптарырга намусым җитмәде, чөнки әле кайгы җилләре сүрелмәгән килеш, үзара мөнәсәбәтләрне ачыклау урынсыз булыр иде. Күп тә үтмәде мин малай таптым. Әти-әни баламны бик яраттылар, хәтта исемне дә абыем хөрмәтенә кушарга тәкъдим ясадылар. Мин каршы килмәдем һәм малаема Мансур исеме куштырдык. Альберт та куанды, ләкин безнең аралар инде суына барды. Шулчак киленне куып кына чыгарырга иде дә бит! Юк, әнинең сүзләре искә төшә: “Кеше баласын рәнҗетергә ярамый”. Мин бу хәлгә озак түзә алмадым һәм шикләремне әнигә сөйләдем.

Ул да сизенгән булган икән, ләкин миңа авыр булмасын дип белмәмешкә салышкан. Көннәрдән беркөнне бер якка киленебезне, икенче якка иремне утыртып озак сөйләштек һәм ниһаять барысын да ачыкладык. Альберт белән Гөлназ әйберләрен җыйдылар да бергә яшәргә дип чыгып киттеләр. Бар куанычыбыз улым Мансурда гына иде. Ярты ел үткәч, Альберт гафу үтенеп безгә килде, каенанам да елый-елый янә кавышуыбызны сорады. Ләкин бер киселгән ипине ялгап булмый. Ул елан белән башка бернинди дә мөнәсәбәттә торасым килмәде, хәтта баламның атасы итеп тә кабул итә алмаслык дәрәҗәгә җиттем. Әти-әни ничек түзгәннәрдер, белмим. Ике еланны күкрәкләрендә җылыттылар да, ә алар агуларын агызып киттеләр. Кеше бәхетсезлеге белән төзелгән бәхет – бәхет була алмый. Алар барыбер бергә була алмадылар. Яраткан Зәринәбезне дә бездән аердылар. Кайчакта бик сагынам үзен, күз алдында үсте бит. Ул бит абыемның кызы, аның истәлеге!

Альберт күпме гафу үтенеп килсә дә, аны кабул итмәдем. Улыбыз белән аралашсын дип кенә өйгә кертә идем. Бу вакыйгалардан соң биш ел узды, ләкин йөрәк һаман да сыкрый, әйтерсең лә, кайчандыр анда кадалган пычак эзләре төзәлә алмыйча, канап торалар.
Бүгенге көндә минем сөяркәм бар. Ул бик абруйлы кеше, мине дә, улымны да ярата, булыша. Ләкин мин аны яратмыйм. Гомумән, мин башка ярата алмамдыр, ахры.

 

 

 

«Язмышмы? Ялгышмы?»

Бәйле