Илһам Шакиров фатиры өчен бәхәс судта яңа борылыш ала

-- Гузель

//Tatar today//

Казанның Вахитов районы судында, Илһам Шакировның фатиры өчен бәхәс буенча, икенче утырыш узды. Соңгы 20 елда артистны караган Илһам Хаҗиевны җырчының 89 яшьлек бертуган апасы Зәйнәп Гәрәева Президент бүлеп биргән торак өчен судка биргән иде.  

78 квадрат метрлы фатир Казанда Апанай мәчете янында урнашкан. Илһам Хаҗиевка ул гомерлек рента килешүе нигезендә күчкән.

— Без таләпләрне арттыру турында гариза бирдек, чөнки килешү буенча рентада Баталова фамилияле опекунның да эшләвен белми идек. Бездә яңа субъект, шуңа күрә яңа таләпләр барлыкка килә. Без килешү төзү фактын үзебез дә дәгъвалыйбыз, чөнки ул Шакиров мәнфәгатьләрен күздә тотмаган, — дип белдергән адвокат.

— Минем комментарийлар юк, — дип җавап биргән Хаҗиев, әмма Баталова барлыгын кире какмаган. Киресенчә, бу хатынның яхшы опекун булуын билгеләп үткән.

Киләсе тыңлаулар 18 апрельдә булачак.

 

Кazanfirst.ru

фото: БизнесОнлайн

Бәйле