Вакытны кабат күчерәләрме?

-- Алина

Ел фасылына карап, сәгать телләрен күчерүне кире кайтарырга мөмкиннәр. Россия Дәүләт Думасына әнә шундый эчтәлектәге канун проекты тәкъдим иткәннәр. Яңалыкны табиблар да хуплый.Парламентның түбән палатасына канун проектын “Бердәм Россия” пар­тия­се вәкиле Андрей Барышев керткән. Аның әйтүен­чә, илдә вакыт исәпләүнең үзгә системасын булдырырга кирәк.

“Бу – тәүлекнең якты вакытын нәтиҗәлерәк файдалану өчен эшләнә­чәк”, – дип аңлаткан депутат. Баксаң, ел фасылына ка­рап, сәгать телләрен кү­че­­рүне кире кайтарсалар, ел буена илдә яшәүчеләргә туры килгән тәүлекнең якты вакыты 200 сәгатькә артачак, ди. Үзгәреш илдәге тормыш дәрәҗәсен яхшыртачак дип тә көтелә.

Сәгать телләрен март­ның соңгы якшәмбесендә – бер сәгатькә алга, ә ок­тябрь­нең соңгы якшәм­бесендә бер сәгатькә артка күчерергә тәкъдим ите­лә. Депутат шунысын да ис­кәрт­кән: бүген илнең күп кенә төбәкләрендә бик ир­тә таң ата, бу исә халыкта зур ризасызлык тудыра. Россиядә сәгать телләренә 2011 елдан бирле тимиләр. 2011 елның 27 мартында соңгы тапкыр бер сәгатькә алга “сикердек” һәм “мәң­гелек җәй”дә калдык. Аның каравы, кышын көннең якты вакыты кичкә туры килә башлады. Шуңа күрә 2014 елда ил Президенты Владимир Путин “кышкы” вакытка күчү турында канун имзалады. Илнең күп кенә төбәкләрендә сәгать теллә­ре бер сәгатькә артка күчте. Россиядә сәгать зоналары тугыздан унбергә кадәр артты.

Табиб-невролог Алексей Катышев әйтүенчә, ел фасылына карап, сәгать тел­ләрен күчерүнең сәла­мәт­леккә бер­нинди зыяны юк. “Ки­ресенчә, бу файдалырак та әле. Бүген Канададан алып Австралиягә кадәр, бө­тен җирдә дә сәгать тел­ләрен күчерәләр. Европада Белоруссия, Россия һәм Ис­ландиядә генә вакыт үзгәр­ми. Галимнәр үткәргән тик­шерүләрдән күренгәнчә, ке­ше организмына сәгать телләрен күчерүгә ияләшү өчен бер тәүлек вакыт җитә”, – дигән ул.

 

 

 

Чыганак: Ватаным Татарстан

Бәйле