Быел Татарстанда Сабан туйларының кайчан буласы билгеле. Бу хакта бүген Татарстан Президентының Указы дөнья күрде.
Авылларда һәм район үзәкләрендә милли бәйрәм 8-9 июнь көннәрендә булачак. Чаллыда һәм Түбән Камада Сабан туе 16сында, Казанда исә 23 июньдә узачак.
Ватаным Татарстан