//Tatar today//
Пенсия фондында икеләтә пенсия алырга хокуклы булучыларны ачыклаганнар. Бер үк вакытта ике пенсияне Чернобыль АЭСындагы һәлакәт аркасында яки аның нәтиҗәләрен бетерү эшләренә бәйле нур авыруы алган яки кичергән кешеләр алырга мөмкин.
Бу исемлеккә шулай ук Бөек Ватан сугышында катнашучылар, хәрби җәрәхәтләр аркасында инвалид булганнар, хәрби хезмәт үткән вакытта вафат булганнарның ата-аналары һәм тол хатыннары да керә. «Ленинград блокадасы вакытында яшәүче» билгесе белән бүләкләнгән затлар да икеләтә пенсиягә хокуклы.
KazanFirst Фото: Bash.news