Илназ Сафиуллин гаиләсе зур сөенече белән уртакалаша. Фотога «күз тимәсен» дип карарга кушалар

-- Гузель

//Tatar today//

Җырчы Илназ белән Айгөл Сәфиуллиннар тиздән әти-әни булырга җыена. Бу хакта Айгөл үзенең Инстаграм аккаунтында хәбәр иткән. «Сәлам, инстадөнья. Яраткан язылучыларым, сезнең белән шатлыгыбызны бүлешергә ашыгабыз. Сезнең аңлавыгызга ышанып калам», дип яза Айгөл. Фото астындагы язудан күренгәнчә, ул йөклелегенең 22 атна булуын хәбәр итә.

Илназ Сафиуллин һәм Айгөл Хузина узган ел сентябрь башында өйләнеште. Аларның туен журналистлар «грандиоз» дип тә атаган иде. Дәрәҗәле кунаклар рәтендә Зәйнәб-Зөфәр, Венера Ганиева, Фирдүс Тямаев, Илсөя Бәдретдинова, Илназ Гарипов, Чулпан Йосыпова, Мөнир Рахмаев, Фәрид Низамиев һәм башкалар бар иде.

Бәйле