Айгөл Бариева интим фотоларын күрсәткәннән соң, яңа мөрәҗәгать белән чыга

-- Лэйсирэ

Күптән түгел Айгөл Бариеваның инстаграмга бар халык күзе алдына кыска ачык түшле күлмәк киеп төшкән интим фото һәм видео куюы интернетта шау-шу куптарган иде. Җырчының киемен һәм үзен тәнкыйтьләп, тыйнаксызлыкта гаепләп бик күп комментарийлар яздылар.

Аларга җавап итеп Айгөл: «Бу фотоларда ниндидер начарлык, оятсызлык, гөнаһ күргән кешеләргә минем шуны гына әйтәсем килә: Гафу итегез! Беркемне дә рәнҗетергә уемда да юк иде.. Ләкин миңа авыр сүзләр язарга, мине рәнҗетергә беркемнең дә хакы юк!» диде.

Әмма интернетта гауга басылмады, киресенчә, кызганнан-кызды гына. Айгөл Бариеваны яклап язучылар да шактый булуга карамастан, тәнкыйть уты яудыручылар күбрәк булып чыкты. Җырчы аларга яңа мөрәҗәгать белән чыгып, тынычлануларын сорый:

«Дусларым! Тынычланыгыз инде. Сезнең язганнардан мин яхшырак та, начаррак та булмыйм! Иң мөһиме — мин үземне һәм минем якыннарым минем чынлыкта нинди икәнлегемне белә! Эчке дөньямны да белә! Бу минем өчен күпкә мөһимрәк!Нервыларыгызны бетермәгез зинһар! Бик күп тәти кыяфәт килештереп йөргән кешеләрне дә беләм, ләкин эчке дөньялары… Кем нәрсә тели шуны күрә инде. Киңәшем сезгә — музейга, фотовыставкаларга барып кайтыгыз, театрларга, сәяхәтләргә… Иманым камил, кайберәүләрегез ул фотолар астына язылганын да укымый… Иң мөһиме, кереп өрергә… Кем монда шәрәлек күрә, кызганыч… Минем өчен һәрвакыт кешенең эчке дөньясы, кешеләргә карата эшләгән гамәлләре күпкә мөһимрәк иде» дип яза Айгөл Бариева.

 

Посмотреть эту публикацию в Instagram

 

Дусларыыыым!Тынычланыгыыз инде?‍♀️???))))Сезнең язганнардан мин яхшырак та,начаррырак та уже булмыйм?‍♀️!Иң мөһиме-Мин үземне! һәм минем якыннарым минем чынлыкта нинди икәнен беләләр!Эчке дөньямны да беләләр!Бу минем өчен күпкә мөһимьрәк…!!!Нерваларыгызны бетермәгез зинһар!Бик күүүп тәти кыяфәт килештереп йөргән кешеләрне дә беләм,ләкин эчке дөньялары…..?белән тулган..Кем нәрсә тели шуны күрә инде..Киңәшем сезгә-музейга,фотовыставкаларга барып кайтыгыз,театрларга,сәяхәтләргә…Һәм блокировать тә итмим мин сезне..Үзләре дә бит подпискадан китмиләр…??Һәрбер комментыгыз өчен рәхмәт!!!Иманым камил,кайберәүләрегез ул фотолар астына язылганын да укымый…Иң мөһиме,кереп,өрергә….Кем монда шәрәлек күрә кызганыч…Хәер,миңа барыбер!Мин бу калган гомеремне кемгәдер, нидер исбатлар өчен яшәмим инде..Минем өчен һәрвакыт кешенең эчке дөньясы,кешеләргә карата эшләгән гамәльләре күпкә мөһимьрәк иде…Шуңа күрә,кәефегезне дә,нервагызны да,вакытыгызны да әрәм итмәгез лучше!Займитесь своей жизнью!!!И тогда вам будет некогда до чужой?,как мне например!Чаптым яме ,матур эшләр,матур очрашулар,матур гомерем көтә…???????

Публикация от Aigul Barieva ???Бул гына (@aigul_barieva)

Бәйле