«Җырчылар рейтингы»: Әнвәр Нургалиев, Гүзәл Уразова, Elvin Grey бер-берсеннән күпмегә калыша

-- Гузель

Күптән түгел җырчыларның 3 социаль челтәрдә  (ВКонтакте, YouTube, Инстаграм) күпме подписчигы барлыгын ачыклап, топ-5лекне төзегәннәр. Әлеге исемлекне без дә сезгә тәкъдим итәргә булдык. 

Бишенче урында – Әнвәр Нургалиев. Өч социаль челтәргә аның барлыгы 200 меңнән артык язылучысы бар.

Дүртенче урында – Илсөя Бәдретдинова. Ул Әнвәр Нургалиевны беразга гына узып киткән. Аның язылучылары саны шулай ук  200 меңнән артык икән.

Өченче урында – “Мишәрләр, вперед!” шигаре белән сәхнәнең иңеннән буена сикергәләп йөргән мишәр егете Фирдүс Тямаев. Топ-5лекне исәпләгән вакытка аның 342 меңнән артык язулычысы булган.

Икенче урында – чыгышы белән Пермь өлкәсенең Барда районыннан булган Гүзәл Уразова. Өч социаль челтәрдәге язылучылар санын кушып исәпләгәндә аның 430 меңгә якын язылучысы бар.

Беренчелек кемдә икәнен аңлагансыздыр инде. Топ-5лекнең башында – Башкортстан егете Elvin Grey. Радик Юлъякшинның язылучылары 621 меңнән артып киткән.

 

Өмет

Бәйле