Марат Шәйбәков: «Алдыңда елмаеп, матур сөйләшеп, артыңнан төкереп калганнар бар» [видео]

-- Гузель

//Tatar today//

Шушы көннәрдә Татарстан буенча гастрольләрен төгәлләп, “Хатын-кызлар мәхәббәте”н яулап, TMTV премиясен алган Марат Шәйбәков апрельдән чыгышларын Башкортстанда дәвам итәчәк. Аның җырларының популярлыгы, кайсы авторлар белән эшләве, татар эстрадасыннан кемнәр белән аралашуы хакында без җырчы белән әңгәмә кордык. 

Тамашачы аның лирик җырларын да йотылып тыңлый, көчле кул чабып, яхшы кабул итә. Җырчы фикеренчә, җырларының популярлыгы — көе, мәгънәсе, сүзләреннән тора. Талгын җырмы, дәртле җырмы, аерма юк.

Авторларга килгәндә, Марат Шәйбәков Зифа Нагаева, Айгөл Вәлиуллина, Радик Хәкимҗановлар һәм бик күпләр белән эшли. Татар эстрадасыннан Рөстәм Закиров, Рәсим Низамов, Илназ Минвәлиев, Илназ Бах, Ризат, Зинира Рамазановлар, Алсу, Азат Фазлыевлар белән аралаша. «Кешеләрдә мин гадилек, якты йөзлелекне хөрмәт итәм. Алдыңда елмаеп, матур сөйләшеп, артыңнан төкереп калганнар бар», дип уртаклашты Башкортстанның атказанган артисты Марат Шәйбәков.

Бәйле