Казанда яшәүче Фәүзия ападан телефоныма смс килеп төште. “Оныгымнан кечерәеп калган киемнәр бар. Авыр хәлдәге берәр гаиләгә кирәк түгелме икән?” – дигән. Озак та үтмәде, сумкаларын күтәреп, редакциягә килеп тә керде. Кемгәдер булышырга тырышып йөрүче бу апаның үзенең дә язмышы башкаларга гыйбрәтле икән.
– Иремне бик яратып, алты ел очрашып, кияүгә чыктым. Бик бәхетле, матур яшәдек. Илле яшь тулган көннәре иде. Таһирым бер сүз дә әйтмичә, өйгә кайтмый башлады. Бераздан аның янәшәдә генә яшәүче бер хатынга ияләшкәнен җиткерделәр. Мин горур булдым. Ирем, кайтып, нидер әйтмәкче иде, кудым да чыгардым. Шуннан соң авырый башладым, – дип сөйли Фәүзия апа. – Табиблар миндә яман шеш авыруы таптылар. Әллә ничә мәртәбә операция өстәленә ятарга туры килде. Чир туктарга җыенмады. Бер урыннан икенчесенә күчә барды. Әмма мин бирешмәдем. Ничек тә яшәргә тырыштым. Дөньяны, кешеләрне яратуым, кайчандыр башкаларга ярдәм итүем коткарды мине. Әкренләп аякка бастым. Дару үләннәре җыя башладым. Күңелемне чистарттым. Догалар өйрәнеп, намазга бастым. Иремне дә гафу иттем. Шуннан соң, әкренләп, анализларым да яхшы якка үзгәрде.
Фәүзия апага табиблар да шакката. Аңа бит бары тик бер ел гомер бирәләр. Ә ул, шөкер, 16 нчы елын яшәп ята.
– Улымның язмышы да авыр булды. Бер кыз белән танышып йөри башлагач, шатлыгымның чиге юк иде. Һәр әни үз баласының тизрәк башлы-күзле булуын тели. Нуриянең үзен күргәч, күңелем тагын да күтәрелде. Бик акыллы, матур кыз бала. Әтисез үскән. Шуңа да бик якын иттем. Тик яшьләр тиз генә гаилә корырга җыенмады. Никахсыз гына яши башладылар. Озак та үтмәде, киленнең авырлы икәнен белдем. Әй, шатландым инде! Шушы авыруларым белән онык та күрер көннәрем бар икән, дип еладым да. Нуриягә кызым дип кенә дәштем. Авырлы вакытта кадерләп кенә тордым. Нәрсә ашыйсы килә, шуны пешердем. Матур итеп киендерергә тырыштым. Нурия белән бик дус булсак та, улым белән аралары никтер бозылды. Сәбәбен әйтеп тормадылар. Мин дә һавадан җиргә төштем. Үземә эш таптым. Берәүләрдә бала карый башладым, – дип сөйли Фәүзия апа.
Дүрт айдан Нурия бала таба. Әмма ул сабыеннан баш тарта. Шушы хәбәрне ишеткәч, Фәүзия апага инфаркт була. Аны көчкә коткарып калалар. Хастаханәдән чыкканда, табиблар тыныч кына яшәргә кушалар. Фәүзия апа – тыныч кына яши торган кешеме соң? Шундук оныгын эзләп чыгып китә. Иң элек киленен таба. Әле бит баланың әтисе кем икәнен дә расларга кирәк. Җитмәсә, яшьләр язылышмаган да. Нурия каенанасын җылы кабул итә. Үзенә бала кирәк түгеллеген җиткерә. Фәүзия апа белән икәү ятимнәр йортына китәләр. Нурия, сабыен алып чыгып, каенанасына тоттыра. Аннары барысын да суд хәл итә. ДНК анализлары аның, чынлап та, Фәүзия апаның оныгы икәнен раслый. Балага әтисе белән әбисе опекун була.
– Безгә кайтканда, оныгыма алты ай иде. Мин барлык авыруларымны оныттым. Сабый хакына дип яши башладым. Көнгә тугыз төймә дару эчә идем. Алар да кимеде. Кайчак эчәргә дә онытып җибәрәм. Хәзер балага өч яшь инде. Әби дип әйтергә өйрәтсәм дә, “әни” дип килеп сарыла. Аның белән урманда йөрергә яратабыз. Әле шушы көннәрдә авырып киттем. Шул бала миңа су китерә. “Картлык көннәремдә ярдәмчем син, бәхетемә тугансыңдыр”, – дип елап та алдым. Киленемә бер дә ачу сакламыйм. Ничек үз балаңнан баш тартып буладыр, аңламыйм. Әмма оныгым нәкъ мин инде. Бөтен кыяфәтләре белән охшап тора. Кешеләр олыгаеп кына бала тапкан дип уйлый. Мин Нуриягә бик рәхмәтле. Бәхетле булсын! Онык бүләк итеп, ул минем гомеремне озайтты,– ди Фәүзия апа. – Улым да кызы өчен нишләргә белми. Иң матур киемнәрне кидертә, кулларында гына йөртә. Оныкны күрәм дип, Таһир да еш килә хәзер. Бик авыр, күтәрә алмам кебек тоелган сынаулар әкренләп кими бара. Тормыш җайлана. Тыныч, матур яшәр өчен күпме авырлыклар узарга кирәк булган икән!
(Гөлгенә Шиһапова/“Ватаным Татарстан”, /№ 45, 29.03.2019/)