Булат Бәйрәмов Рамил Шәрәпов белән конфликты һәм Рөстәм Миңнехановтан көтелмәгән «сюрприз» турында [видеоәңгәмә]

-- Лэйсирэ

Популяр алып баручы Булат Бәйрәмов ТМТВ телеканаланыда чыгып килүче «Сер булып калсын» тапшыруында кунак булып, күп кенә кызыклы сорауларга җавап биргән. Аерым алганда, шоумен быелгы «Балалы солянка»да Рамил Шәрәпов белән килеп чыккан аңлашылмаучанлык һәм Рөстәм Миңнехановның Инстаграмда «Яшьлегем чишмәләре» җырына репост ясавы турында сөйләгән.

«Рамил Шәрәпов эстрадада беренче генә ел түгел. Бер коллектив, бер казанда кайнагач, ул безнең фамилиябезне белмәгәндер дип әйтә алмыйм», дип аңлата Булат «Солянка» вакытында Рамил Шәрәповның кызлары Таңсылуны Җиһангәрәева дип түгел, ә Бәйрәмова дип атау вакыйгасын.

Исегезгә төшерәбез, ул вакытта Ләйсән Инстаграмда Рамилгә шелтә дә белдергән иде. Бүген «Сер булып калсын» тапшыруында бу вакыйганың бөтенләй башка ягы ачылды.

«Ә сез моның хайп булуын уйлап карамадыгызмы?» ди Булат. «Бәлки бу махсус шулай эшләнгән эш булгандыр? Ләйсән дә бит үз репостында Рамилгә чынлап торып басым ясамады. Әмма моны шунда ук башкалар эләктереп алып, эчендәге барлык пычракны җыеп чыгарып, алып баручыга әллә ниләр язып бетерделәр. Хәтта минем коллегаларым арасында да негатив язучылар булды. Андый вакытта кемнең кем икәне бик ачык күренә. Без бүген дә Рамил белән яхшы мөнәсәбәттә, арабызда бернинди дә низаг булганы юк», дип сөйли Булат Бәйрәмов.

Шулай ук ул Рөстәм Миңнехановның үзләренә ясаган көтелмәгән «сюрпризы» турында да аңлатып үтә. Президент Инстаграмда кайчандыр Ләйсән Гыймаеваны популярлыкка алып килгән, ә хәзер кызлары Таңсылу яңартып башкарган «Яшьлегем чишмәләре» җырын үз битенә репост ясаган.

«Мин ашыгып сценарий язып утыра идем, бу хакта хәбәр иткәч, үз күзләремә ышанмадым. Фейк түгелме дип, берничә кат кереп карадым. Балаларны йоклатучы Ләйсән янына йөгереп, аларга да күрсәттем. Йокылар да качты, сценарий да онытылды. Бу безнең өчен бик дәрәҗәле сюрприз булды» дип көлеп искә ала Булат.


Фото: скриншот

Бәйле