Ришат Төхвәтуллин: «Башта каршы идем, хәзер үземә дә ошый»

-- Гузель

//Tatar today//

Моңа кадәр сәхнәдә урында гына басып, моңлы җырларын сузган Ришат Төхвәтуллин соңгы арада чыгышларын ешрак биюләр белән тулыландыра. Бу заман таләбеме, Ришатның үзенә ошыймы, бу хакта җырчының үзеннән белештек.

— Ришат, сәхнәдә кайчаннан бии-бии җырлый башладың? Бу үзеңә ошыймы?

—  Үземнең иҗади карьерам башында мин сәхнәдә биюгә, сөйләүгә каршы идем. Җырларга гына теләдем, өстәвенә, лирик һәм халык җырларын гына. Тик минем директорым: “Сәхнәгә чыккансың икән, барысын да эшли белергә кирәк”, дип аңлатты. Башта концертларда бераз сөйли башласам, соңгы 2-3 елда биюләр дә кушабыз. Хәзер миңа бу ошый.

— Җиңел биреләме яңа биюләр өйрәнү? Бии башлаганда авырлыклар булдымы? Тамашачы ничек кабул итә?

— Безнеке кебек хореограф белән өйрәнү авыр түгел. Маргарита Камилевна бик талантлы һәм креатив кеше, аңа карап биисе һәм матур хәрәкәтләр ясыйсы килә. Авырлыклар булмады, чөнки студент вакытта Октябрьский музыка училищесында без фольклор ансамбльдә чыгыш ясадык. Шунысы гаҗәп, бу тамашачыларга да ошый. Сирәк кенә “Бик келешеп бетми», дип язалар язуын, әмма мин камилләшү өчен үз өстемдә эшләячәкмен. Һәр бию урынлы булырга һәм сәхнәдәге күренеш белән туры килергә тиеш. Чыгыш вакытында сикереп, йөгереп йөрү дөрес түгел дип саныйм!

https://www.instagram.com/p/BvbpPz0hSAy/

Бәйле