«Табиблар бернинди өмет бирмәгән бала савыга башлый» [ярдәм кирәк]

-- Лэйсирэ

Табиблар бернинди өмет бирмәгән бала, әти-әнисенең үҗәтлеге, туганнарының яратуы аркасында, савыга башлый. Башка иптәшләре кебек йөри алмаса да, әкренләп үрмәләргә өйрәнә. Балтачта яшәүче 5 яшьлек Рания әлегә җөмләләр әйтеп сөйләшә дә белми. Әмма иң кирәкле сүзләрне әйтергә өйрәнгән.

– Баламны алып кайтырга йөргән чаклар иң бәхетле көн­нәрем иде. Иремнең туганнары тарафыннан җылы мөнәсәбәт, әти-әнисенең якын итүе миңа канатлар куйды. Сабыемны тизрәк кулларыма алып сөясем килде. Әмма бала туганда авырлыклар кичердем, – дип сөйли Раниянең әнисе Рузилә. – Сабыемның туганда йөрәге туктаган булган. Аны тиз арада Казан хаста­ханәсенә алып киттеләр. Бер айдан өйгә кайттык. Бар да әйбәт кебек иде. Кызыма Рената дип исем куштырдык. Шатлыгыбызга сөенеп яшәгәндә, кызым кинәт кенә авырый башлады. Тән температурасы югары күтә­релеп аңсызланды. Районның яр­дәмгә ашыккан “ашыгыч ярдәм” табиб­ларына рәхмәт. Хәтта уколларны да әзерләп килгәннәр иде. Кызымны коткарып калдылар. Әмма чираттагы прививкадан соң, сабыемның хәле тагын да начарланды. Әллә ничә төрле диагнозы бар. Менә шуннан соң без баланың исемен үзгәртергә булдык. Рания дип куштык. Ышанасызмы, кызымда алга китеш башланды. Ә бит табиблар да бернинди өметле сүз әйтмәгән иде.

Мәхмүтовлар гаиләсендә кеч­кенә кызның авырый башлавы бөтен туганннарны бер­ләштерә. “Иремнең туганнарына аеруча рәхмәтлемен. Каенатам­ның өч сеңлесе бар. Рания авырый башлаганда, кулымда бер айлык икенче кызым бар иде. Мин бала имезгәч, Ранияне туганнар карады. Апаларым төннәрен килеп кундылар. Әле дә ярдәм итеп торалар. Кызымны барыбыз да ярата. Шул ярату аны яшәтә дә инде, – ди Рузилә. – Баламның бик тә савыгуын көтәм. Ул йоклаган чакта, догалар укып, сәламәтләнүен сорыйм. Аяк-кул­ларына, бармакларына көнгә 40 тапкыр массаж ясыйм. Ра­ния­нең акылына зыян кил­мәгән. Бөтен әй­берне аңлый, сөйләш­мәсә дә, ишарә, ым бе­лән аң­лата. Хәзер инде мультфильмнарны да озаграк карый ала. Күп­тән түгел бер хәйрия фон­ды яр­дәме белән тер­нәклән­дерү үзәгенә бар­ган идек. Балам бө­тенләй икенче төрлелә­неп, уңай якка үзгәреп кайтты. Тагын дәвала­нырга барырга җые­на­быз. Үз­гәрешләрне кү­реп, кы­зымның тере­лә­сенә өмет тагын да артты. Кызымның йөреп китүе күз алдыма килә. Әгәр ул аягына басса, бер бәби алып кайтыр идем, дигән сүзем дә бар. Ләкин баламны савыктырыр өчен бик озак дәвалан­мыйча бул­мый. Мо­ның өчен 360 мең сум акча кирәк.

Рания Мәхмүтовага ярдәм итәргә теләүчеләр өчен исәп-хисап реквизитлары:

Карта Сбербанка: 5336 6900 0244 4422.
Номер телефона мамы: 89179321120 -привязана.
Получатель: Махмутова Разиля Рашитовна.
Счёт получателя: 40817810962003162043.
Банк получателя: Отделение «Банк Татарстан» N8610 ПАО Сбербанк г. Казань.
ИНН Банка получателя: 7707083893.
БИК Банка получателя: 049205603.
Корреспондентский счёт: 30101810600000000603.
Карта сбербанка: № 5469 6200 1771 0995.
Номер телефона мамы: 89179321120 – привязана.
Счёт получателя: 40817810662003504121.
Банк получателя: Отделение «Банк Татарстан» N8610 ПАО Сбербанк г. Казань.
ИНН Банка получателя: 7707083893.
БИК Банка получателя: 049205603.
Корреспондентский счёт: 30101810600000000603.
QIWI-кошелёк: +79179321120.
Яндекс-деньги: №410018642105653.
PayPal: paypal.me/razilyaraniya
https://vk.com/club169911694

(Гөлгенә Шиһапова/“Ватаным Татарстан”, /№ 45, 29.03.2019/)

Бәйле