Филүс Каһиров: «Без зур югалту кичердек…»

-- Лэйсирэ

Яңа елдан соң АКШ һәм Канадада гастрольләрдә булып кайткан Филүс Каһировның күптән түгел Казанда да концертлары узды. Илһам ага Шакиров вафатыннан соң, аңа алмашка килгән җырчы дип нәкъ менә Филүсне атаганнар иде. Шуңа күрә, бәлки, халык алдында чыгыш ясау аңа тагын да ныграк җаваплылык хисе биргәндер. Концерт алдыннан сәхнә артына кереп, Филүс белән әңгәмә кордык. Бик ашыккан чагы булса да, унбиш минут кына вакыт тапты үзе.

– Сез шактый тәҗрибәле җырчы, чит илләрдә дә йөреп кайттыгыз. Шулай да сәхнәгә чыкканда әле дә дулкынлану һәм курку хисләрегез бармы?

– Һәрвакыт дулкынлану бар, чөнки һәрвакыт тере тавышка җырлыйм. Минем ул принцип дигән нәрсә дә инде – сәхнәдә фонограммага җырлаганым юк. Тере музыка уен коралларына да җырларга тырышам. Тавыш бит ул үзенчәлекле әйбер. Бүген яңгырап чыгарга мөмкин, иртәгә бөтенләй чыкмаска. Шул уңайдан дулкынланасың. «Концерт тулысынча әйбәт үтсен, тамашачыларга ошаса ярый иде инде», – дип, борчылу хисе дә туа. 100 процент кына түгел, бу эшкә 200 процент көч салабыз. Шуңа күрә, дулкынлану хисе гел бар, ул булмаса, артист кешенең үзенә дә кыендыр. Консерватория ректоры Робин Абдуллин белән сөйләшкәндә, бервакыт сораган идем. «Сез бит инде хәзер олы яшьтә, сәхнәгә чыкканда әле дә дулкынланасызмы?» – дим. «Әлбәттә, дулкынланам. Исеңдә калдыр, Филүс, әгәр дә бу хисең бетсә, сәхнәдән китүең яхшырак инде», – дигән иде.

– Илһам ага Шакиров мәрхүм булганнан соң, сезне аның урынына калган җырчы дип әйтәләр. Сез үзегез моның белән килешәсезме?

– Килешәм дип… Без зур югалту кичердек. Андый даһи һәм легендар җырчылар арабыздан китеп баргач, күңелдә авырлык. Болай да татар җыр сәнгате өчен борчылып торган заманда, бу зур югалту. Әлфия апа, Илһам ага исән чагында ниндидер өмет чаткысы бар иде, хәзер күңелне ниндидер тынгысызлык, тынычсызлык биләп алды. Ә инде аларның дәвамчысы – мин дигәндә, Илһам Шакиров кебекләр башка тумаячак, сәхнәгә килмәячәк, дип саныйм. Киткән шәхесләребез башка тумаячак инде. Аларның үзләре исән чагында кадерен белергә кирәк иде. Шуны гына әйтә алам – мин аларның традицияләрен дәвам итәргә тырышачакмын. Җырларыбызны, моңнарыбызны киләсе буынга түкми-чәчми җиткерү – безнең төп миссия. Әгәр шушыны үти алсам, үземнән риза булыр идем, «Аллага шөкер!» – дип куяр идем. Ләкин моңа бик күп көч куярга кирәк әле

– Сез барлык җырчылар да тере тавышка, тере музыка коралларына җырласалар яхшы булыр иде дигән фикердә. Шул ук вакытта тере музыка коралларына җырлау да арзанлы әйбер түгел бит. Бу мәсьәләдә финанс ягы да бар…

– Финанс ягы дип, без дә әллә нинди бай малайлары түгел. Тере тавыш, тере музыка уен кораллары булганда, сәхнәдә җанлы концерт биргәндә генә сәнгатебезнең үсеше булачак. Әгәр ул язма, фонограмма икән, сәхнәгә чыгып үзеңне генә күрсәтеп керергә телисең икән, бу очракта нинди үсеш турында сүз барырга мөмкин? Шуңа күрә, беренче чиратта акча түгел. Акчаларны да табарга була, эзләсәң, тырышсаң. Төп максат – сәнгатьне үстерергә юнәлтү булырга тиеш. Көчеңне, куәтеңне шунда салырга тиешсең, дип уйлыйм.

– Соңгы елларда, татар эстрадасының дәрәҗәсен күтәрү өчен дигән булып, «Үзгәреш җиле» дигән проект керттеләр. Сезнең ул проектка карата фикерегез нинди?

– «Үзгәреш җиле» турында бик күп бәхәсләр булды. Дөресен генә әйткәндә, бер генә концертын да үземнең барып караганым юк. Ләкин кеше сөйләве буенча һәм телевизордан язмаларын карап, шуны гына әйтә алам: татар җыр сәнгатендә ул оркестровка белән, ул аранжировкалар белән җырлардай җырлар бар, әлбәттә. «Бөрлегәнем бер генәм», «Эзләдем бәгърем сине» – джаз стилендәрәк. Алар шушы стильгә ята торган. Ләкин татар халкының тарихын сөйли торган һәм татар халкының бәгыренә кергән җырлар бар. Алар, бернинди джаз белән дә бозылырга тиеш түгел. Ул җырларга джаз килешми, аларны бары тик матур аккордлар белән генә, бары тик тагын да баетып һәм камилләштереп кенә халыкка җиткерергә кирәктер, дигән фикерне мин беренче концерттан соң ук, язмаларны карап чыккач та әйткән идем. Әгәр дә шушы ялгышуларны төзәтсәләр, миңа калса, ул проект та халык тарафыннан яратылыр, яшәвен дәвам итәр иде.

– Ә үзегез катнашыр, җырлар идегезме сез монда?

– Белмим, әлегә бу хакта сөйләшүләр бара. Алар Америкага да гастрольләр белән барырга җыеналар. Әлегә бернинди төгәл җавап та бирә алмыйм.

– Чит илдә булып, анда чыгыш ясап кайтканнан соң үзегез өчен нинди нәтиҗәләр ясадыгыз? Мәсәлән безнең тамашачы белән андагысын чагыштырдыгызмы?

– Чагыштырырга ярамый берничек тә. Шуңа шатмын – татар милләте ул дөнья буйлап киң таралган халык. Шуның белән без бәхетле дә, чөнки кая гына барсак та, безне якты йөз, киң колач белән каршы алалар. Бездә көненә берничә концерт барырга мөмкин. Ә мәсәлән АКШта моңа кадәр татар эстрада җырчыларының чыгыш ясаганы юк иде әле. Илһам абыйлар да, Әлфия апалар да бармаган анда, чөнки мөмкинчелекләр булмаган алар заманында. Анда яшәүче милләттәшләребезнең кайберләре гомерендә бер мәртәбә дә Русиядә булып карамаган. Татарстан турында әйткән дә юк. Алар шунда туып үскәннәр, әтиләреннән, әниләреннән, әбиләреннән генә ишетеп, яхшы классик әсәрләребезне, халык җырларын беләләр – шуңа күрә аларга бик кадерле ул. Шуңа күрә мин тамашачыларны чагыштыра алмыйм. Мондагы тамашачы татар җырын көн саен ишетә. Ә алар юк. Аларда сагыну хисе көчлерәк. Бер төрле сусау бар.

– Күптән түгел композитор Айдар Тимербаев: «Зәйнәп Фәрхетдинова да тулы заллар җыя алмый әле», – дип әйткән иде. Шул ук вакытта Элвин Грей җыя бит. Бу нәрсәгә бәйле сезнеңчә? Тамашачы җыю һәм җырчы булуы җиңелме хәзерге көндә?

– Җиңел түгел, бигрәк тә сүз чын сәнгать турында барганда. Сәхнә тормышында төрле очраклар була – бер артист килеп чыга, күпмедер балкып ала да, соңыннан китеп бара. Зәйнәп апаның җырларын бәләкәйдән тыңлап үстем. Хәзер заманалар үзгәрде, ләкин алар тырышалар – тамашачы өчен концертлар уздыралар. Элвин Грейга килгәндә, ул хәзер яңа юнәлеш һәм күбрәк яшьләр өчен юнәлдерелгән. Моңа кадәр бу юнәлеш бик популяр түгел иде әле бездә. Хәзер ул аны популярлаштырды һәм үз юлы белән бара. Зәйнәп Фәрхетдинованы аның белән чагыштырырга ярамый, чөнки Зәйнәп апа беренчедән ул өлкән яшьтәге буын җырчысы, ә Элвин Грей ул әле яшь, аның киләчәген без әле белмибез. Ничек булачак, шушы юнәлеш белән күпме барыр? Мин әлбәттә, һәммәсенә уңышлар гына телим, ләкин киләчәкне белеп булмый.

– Улларыгызның да җырчы булуын теләр идегезме, җырчы булам дисәләр, ни дип җавап бирер идегез?

– Дөресен әйтәм – теләп утырмыйм. Ике улым бар минем, бәлки кайсындадыр талант та булыр, җырлап та китәр. Андый очракта каршы килә алмам. Бер акыллы кешедән шундый сүз ишеткән идем: «Әти белән әни балаларының киләчәген хәл итәргә тиеш түгел. Бала үз юнәлешен үзе сайларга тиеш ул. Ә әти белән әни бары тик ярдәм итәргә генә тиеш». Шуңа күрә, улларымның кайсы гына: «Әти, минем җырчы буласым килә», – дип әйтсә дә, каршы булмаячакмын. Бары тик ярдәм генә итәчәкмен. Башка һөнәр кешесе булырга теләсә, ул юлдан китәр. Нинди генә юл сайласалар да халыкка да, үзләренә дә файдага гына икән, мин аларга юл гына күрсәтәчәкмен.

***

Филүс белән озак сөйләшеп булмады. «Әле минем өч сәгать концерт та куясым бар, тавышымны утыртасыз», – дип чыгып китте. Ул арада хатыны Эльмира Каһированы күреп алдым. Бераз аның белән дә сөйләштек. «Филүс концертлары алдыннан борчыла, дулкынлана. Мондый көнне аның белән концертка кагылышы булмаган темаларга сөйләшмәвең яхшырак» – дип куйды ул. Үзе дә башка төрле эшләр белән мондый вакытта ирен борчымый икән.

– Иҗат юлында ниндидер каршылыклар, Филүсне борчыган әйберләр бармы, Эльмира?

– Соңгы вакытта шундый нәтиҗәгә килдек – бүгенге көн белән яшәргә кирәк. Иң мөһиме балалар сәламәт булсын, аларга тиешле тәрбия бирелсен. Әлегә безнең барысы да яхшы, шөкер. Иҗат эшләре дә әйбәт бара, киләчәктә тагын да яхшырак булыр, дип уйлыйм.

– Җырчы хатыны булу авыр түгелме соң?

– Миңа рәхәт, ияләнгәнмен инде ничә ел бергә – гастрольләргә дә бергә йөрибез. Без концертлар белән йөргәндә балаларны Филүснең әнисе карый. Яки ул безгә килә кунакка яки без аларны Башкортстанга кайтарабыз.

…Сәхнә артында йөргән арада концерт вакыты да килеп җитте. Халыкның тын да алмый тыңлавына игътибар иттем. Филүс Каһировны өлкән буын кешеләре бик ярата. Ак яулыклы әбиләр күп килгән иде бу көнне. Аның концертында тозсыз мәзәкләр дә юк, җырлары кебек үк, сөйләгән сүзләре дә мәгънәле. Залы да тулы иде, килгән тамашачысы чәчәкләр бүләк иткәндә генә, бераз кыенсынып калды шикелле. «Билет хаклары да очсыз дип әйтмәс идем. Вакыт табып, билет алып, әле шуның өстенә чәчәкләр дә алып килгәнсез. Рәхмәт сезгә, тамашачым!» – диде Филүс бер ара.

Филүснең репертуарында «Казах кызы сөйгәнем» дигән җыр бар. Концерт барышында шушы җырны ничек җырлый башлавын сөйләп үтте. Шулай бервакыт Казахстанга гастрольләргә бара. Аңа «Казахча да берәр җыр җырла әле?» – дип мөрәҗәгать итәләр. Югалып калмый – Илһам ага Шакировның шушы казах кызы турындагы җырын башкарып бирә. Казах тамашачысы җырчыны алкышларга күмә. Шуннан бирле бу җырны үз репертуарына кертеп калдырган да икән.

Филүснең җыр-моңга гашыйклыгы да бала чагыннан ук киләдер. Чөнки концерты вакытында ул үткәннәрен искә алды. «Көненә өч тапкыр кереп хәлне белмәсә, күрше – күрше булмыйдыр ул. Без дә күршеләр белән гел йөрештек, чәйләр эчеп, хәлләрне сорашып кына тора идек. Иң кызыгы – кышкы кичләр. Кич белән күрше-тирә җыелып керә дә, әбиләр – оекбашлар бәйләп, әниләр авыл хәлләрен сөйләшеп утыра. Ә без – бала-чагалар төрле уеннар уйный идек. Өлкәннәр табын артына утырып, авыл көйләрен дә җырлыйлар иде», – дип сөйләде. Кечкенәдән халык җырларын тыңлап үскән кеше аның тәмен белеп үсәдер шул.

Концерт ни кадәр генә күңелле булмасын, аның ахырына якынлашканын сизеп, кайбер тамашачылар кыбырсый башлаганнар иде. Гардеробка зур чират көтеп торасылары килмичә, алданрак чыгып китәргә теләүчеләр иде бу. Филүс андыйларга бераз шелтә белдерде. «Концерт ул пәрдә ябылгач кына бетә. Соңгы ике җыр кала тамашачы ни өчендер ашыга башлый. Үземнең дә концертларга йөргәнем бар. Махсус ахырына кадәр утырып, сынап карадым – гардеробта шулкадәр зур чират торасы, озак көтәсе бар микәнни соң, дим. Иң соңгы булып залдан чыктым, киемемне алу өчен ике минут чират көттем дә, кайтып та киттем. Бу халык кая ашыга икән соң шулай булгач, дип аптырадым. Шуңа күрә, без икенче төрле булыйк әле. Пәрдә ябылгач кына кузгалырсыз ишеккә таба», – дип әйтте ул. Тамашачы моңа үпкәләмәде, киресенчә, алкышларга күмеп, Филүснең сүзләрен җөпләп кенә куйды. Концерт тәмамланып, ишектән чыгып барганда да, әле бер, әле икенче яктан: «Өч сәгатькә якын барса да, җитмәде бит бу», – дип сөйләшүчеләр дә җитәрлек иде…

Айгөл ЗАКИРОВА, Безнең гәҗит

Бәйле