«Минем хәзер ике хатыным бар» — Фирдүс Тямаев концертында кызык хәл була [видео]

-- Лэйсирэ

Популяр җырчы Фирдүс Тямаев белән кызыклы вакыйга булган. Түбән Камада барган концерты вакытында көтелмәгән хәл килеп чыга. Җырчы моның белән «Дуслар, яңалык бар: өйләндем» дип Инстаграмда уртаклаша.

Видеодан күренгәнчә, Фирдүс Тямаев белән залда утыручы тамашачылар арасында җанлы диалог бара. Арадан берсе артистка «Интернеттагы негатив язмаларны ник бетерәсең», дип шелтә белдерә. «Сиңа начар язуларны көндәшчеләрең яза, миңа 18 яшь булса, кияүгә алыр идеңме?» ди ханым. Аңа җавап итеп Фирдүс бу ханымга «Хәзер үк алам. Чык миңа кияүгә» дип тәкъдим ясый. «Мин 68дә. Син мине алмыйсың» дигән апага ул: «Алам. Чык миңа кияүгә. Бар, пенсияләреңне, алтыннарыңны ал да, киттек», дип шаярта.

Күңеле булган тамашачы комментарийларда «Боевой хатын бу!» дип язалар.

 

Бәйле