Рәзил «Борчак» ТНВдагы зур дебютын һәм татар блогерларының төп проблемасын атый

-- Лэйсирэ

Инстаграм дөньясында танылган фильмнарны татарчага тавышландырган Рәзил Борчак (Габбасов) «Яңа Гасыр» каналында беренче тапкыр үз практикасында зур тәҗрибәдә катнашты — «Ике хатынның бер ире» фильмында төп геройны тавышландырды. Фильмның премьерасы 15 март 23:10 сәгатьтә «Яңа Гасыр» телеканалында булды, дип яза ТНВ.

Без Рәзилдән эш барышында нинди авырлыклар яки кызыклы моментлар булуын, аның телевидениедә эшләү тәҗрибәсе һәм татар блогерлары турында сораштык.

— Сәлам, Рәзил! Син ТНВга ничек килеп эләктең?

— «Мине ТНВ хезмәткәрләре, дөресрәге «Дубль-video» студиясе директоры Әлфия Ярош һәм фильмның тәрҗемәчесе Алия табып алды. «Без сине күптәннән интернетта карап барабыз, тавышың да туры киләчәк», — диделәр.

— Фильм эшләре ничә көн барды?

— Без өч көн буе тавышландырдык һәм бер көн редакторлауга — хаталы урыннарны үзгәртү, яңадан яздыру һәм кыскартуга китте.

— Социаль челтәрләргә һәм ТНВга тавышландыруда аерма сиздеңме?

— Әлбәттә, Инстаграмда яздыру җиңелрәк. Мин интернетта кызык видео күрәм, аны үземә яздырып алам, кисәм һәм тавышландырам. Телеэкраннарга чыкканда, әлбәттә, лицензия, көчле коллектив һәм аппаратура кирәк.

— Җаваплылык мәсьәләсендә нәрсә әйтерсең?

— Инстаграмда тавышландырсаң да, ТНВ өчен тавышландырсаң да, җаваплылык зур, чөнки һәр җирдә сине тамашачың тыңлый. Аерма шунда: Инстаграмда мин вакытны үземә үзем сайлыйм, ә телевидениедә үз кагыйдәләр бар. Мәсәлән, сиңа ике сәгать вакыт бирелә һәм син шул вакыт эчендә материалны эшләп бетерергә тиешсең.

— Блогерлык юнәлешенә каян килеп кердең?

— Мин төрле социаль челтәрләрне сынап карадым, әмма Инстаграмга килеп төртелгәч, эшләр алга китте. Минем ул аккаунт бар иде инде, әмма мин анда шәхси тормышымда булган вакыйгаларны гына куя идем. Инстаграмдагы блогерларны карап бара башладым һәм мин дә алар кебек төшерә алмыйм мәллә дидем. Көтү көткәнне, курайда, баянда уйнаганны төшерә башладым. Күпмедер вакыт узганнан соң, беренче мең «подписчик» та җыелды. Дус малай белән бергә утырганда юктан гына видеоларны татарчага тавышландырып карарга булдык һәм ул өч мең карау җыйды. Без тавышландыруда әдәби телне кулланмадык, киресенчә урам телендә сөйләштек һәм ул безнең үзенчәлек булып калды да. Шулай мин блогерлыкка кереп тә киттем.

— Инстаграмда блогерларны күзәтеп барасыңмы? Соңгы арада яңа блогерлар кимеде кебек тоелмыймы?

— Инстаграмда яңа блогерлар бар. Мәсәлән, Василий Ивановны атап китәр идем. Татар аудиториясе өчен авыл тематикасына багышланган материаллар күп карау җыя. Мин үзем дә әти-әни белән фото яки видео урнаштырам, аларның караулары бик күп була.

— Татар блогерларында нинди проблеманы атап китәр идең?

— Татар блогерлары арасында зур проблема бар — плагиатлык. Мин үзем дә башлангыч вакытларда кешенекен карый идем. Хәзер аңладым: үзеңнең контентың булганда гына син подписчиклар җыя аласың. Мәсәлән, «Дневник Татарина»ны алып баручы егетләр урламыйча, үзләренең контентын үстергән булсалар, күпкә яхшырак нәтиҗәләргә ирешкән булыр иделәр.

— Тавышландыруда нинди җайланмалар кулланасың?

— ТНВга килгәч Әлфия Ярош «Синең өеңдә үзеңнең яздыру студиясе бармы, ничек син шундый сыйфатлы материал эшлисең?», диде? Минем бар булган студиям — ноутбук һәм телефон.

 

— Инстаграм синең өчен нәрсә ул: эш яки хобби?

— Инстаграм минем хобби булып килә. Әгәр дә үземә максат куеп зур аудитория җыярга теләсәм, мин аны булдыра алыр идем сыман. Күп блогерлар бер-берсеннән реклама сатып ала яки конкурс уйната. Минем алай эшләргә теләгем дә юк. Төп максат: тамашачым мине танысын һәм кирәк булган очракта төп һөнәремә мөрәҗәгать итсен иде.

— Ә төп һөнәрең нидән гыйбарәт?

— Мин Алабуга һәм сәнгать көллиятендә баян дәресләрен укытам. Буш вакытларымда тамада, алып баручы булып эшлим.

— Төрле уен коралларында уйнарга каян өйрәндең?

— Балачактан ук мин бу юнәлешкә тартылдым. 2010 елда Алабуга мәдәният һәм сәнгать көллиятенә укырга кердем. Бер-ике ай гына укырга өлгердем, чөнки хезмәт итәргә киттем. Соңыннан мин укуны дәвам иттем һәм 2015 елда тәмамладым. Югары белемемне читтән торып укып алдым. Көллияттә курайда, сорнайда, гармунда, баянда уйнарга өйрәндем. Безнең уку йортының төп үзенчәлеге: гади генә авыл малаеннан мөгаллим ясый алдылар.

Әле бу көннәрдә генә блогерлар машиналарын уйната башлады. Күп тамашачы җыяр өчен нинди «иң якын» әйбереңне бирергә әзерсең?

— Һичшиксез, машина уйнатмас идем (көлә). 50 мең язылучы булгач, мин «борчак» бренды астында кешегә көнкүрештә кирәкле продукция уйнатырга телим.

Фильм турында:

Оригиналь исеме: «Муж двух жен»

Елы: 2012

Режиссер: Рэй Куни, Джон Лутон

Сценарий: Рэй Куни

Жанр: комедия.

Бәйле