«Кайнанам мине «черек» дип йөртте…»

-- Лэйсирэ

Югары Ослан районының Бакчасарай авылына, 79 яшьлек Гөлсинә апа Сибгатова янына килдем. Авылдашы Эльмира ханым шалтыратып, аның язмышын сөйләгән иде безгә. «Аның кебек сабыр кешене күргәнем булмады минем. Ул күргән кайгылар, авырлыкларның исәбе-хисабы юк!» – дигән иде ул.

…Без килгәндә Гөлсинә апаның яшь киленнәр җитезлеге белән токмач җәеп торган чагы иде. Әле дә уңганлыгын җуймаган, аш-су хәзерләве. Тиз генә кулларын юды да, түр якка чакырды. Бер сәгать сөйләшүебез эчендә, барлык кичергәннәрен сөйләп утырган вакытында, боларның тулы бер кеше язмышы булуына ышана алмый торган мизгелләр шактый булды.

«КАЙНАНАМ МИНЕ «ЧЕРЕК» ДИП ЙӨРТТЕ»

Балачагы бик читен елларга – сугыш вакытына туры килгән аның. Тормышлар авыр чак – йорттагы ир-атлар барысы да сугышка киткән, әниләре колхозда эшли, әмма эшләгән өчен берни түләмиләр. Ачлык. Аягына, өстенә кияргә киеме дә булмаганга, мәктәпкә дә вакытында укырга керә алмый Гөлсинә апа. Дүрт ел соңга калып башлый. Аны бетергәч, авылда хисапчы булып эшли, Рәүф исемле егеткә кияүгә чыга.

– Иптәшем бик әйбәт кеше иде, мәрхүм. Ә менә кайнанам бик усал булды. Өйдәге бөтен эшне эшләп торсам да, яратмады, исемем гел «черек» булды аның өчен. Шулай дип эндәшүен ишетеп, күршеләр ачуланган да иде әле үзен. «Алай дип эндәшмә, бик уңган бит киленең!» – диләр иде. Көне-төне эштә булдым. Без яшь чакта шулай иде. Эштән кайткач та, тагын бер кочак мәшәкать көтеп тора. Чөнки кайнанам самавырын куя, аны күн итек белән өрдергән вакытында бөтен идәнне көлгә тутыра. Яки кыстыбый пешерә – ишек төбенә кадәр он чәчелгән. Шуңа күрә, ничек кенә арып кайтсаң да, беренче эш итеп идән юудан башлыйсың. Тагын бер ягы бар иде – бозым ясатырга яратты. Минем бөтен күргән хәсрәтләр шуның нәтиҗәсе түгелме икән дип тә шикләнәм инде хәзер, – дип сөйли Гөлсинә апа.

Ире Рәүф белән бик яратышып яши алар. Өч баланы дөньяга китерәләр: кызлары Сиринә һәм игезәк уллары Ринат белән Рифат. Гаиләләре түгәрәк була. Ләкин көтмәгән бер мизгелдә барысы да челпәрәмә килә башлый – хәсрәт өстенә хәсрәт. Башта ирен үтерәләр. Вакыт-вакыт салгаларга яраткан ир, кәеф-сафа корган чагы булса да, иртәнге 4тән дә соңга калмый өйгә кайтып җитә торган булган. Тик менә үләсе көнне генә кайтмый. Иренең холкын яхшы белгән Гөлсинә апа, аның исән булмавын, иртә таңнан өйләренә килгән фельдшер ханымны күрүгә үк аңлап ала. Ирен мендәр каплап үтергәннәр. Мендәре тыныннан чеп-чи булып, дымланып беткән. «Кемнәр үтергәнен дә белә идем, эшне зурга җибәрмәдек кенә», – дип сөйли әңгәмәдәшем

– Аннан соң бер-бер артлы операцияләр китте. Башта уникеилле эчәгемдә язва булгач, ясаттым. Соңыннан яман шеш булып, сул як күкрәгемне алдырдым. Беренче балам тугач, үземне сакламадым – чишмәгә төшеп салкын суда кер чайкый идем. Шуның аркасында шул як күкрәгемә башта зур гына чуан чыккан иде. Больницада да дәваландым. Еллар узгач, авырта башлады. Мин аны башта йөрәк авырта дип торам, Ә ул онкология булган. Биш елдан соң аналыгымны да алдылар. Шулардан соң да исән-сау әле мин, аллага шөкер, – ди Гөлсинә апа.

«КЫЗЫМ ҺӘМ ОНЫГЫМ ЮК ИНДЕ…»

2011нче елның җәендә Татарстанда коточкыч фаҗига булды. Давыл вакытында «Булгария» теплоходы батып, күпме гомерне су астына алып китте. Бу кайгы Гөлсинә апаны да уратып узмаган икән бит. Кызы Сиринә һәм оныгы – 11 яшьлек Камилә батып үлгән ул көнне.

– Кызым Сиринә бик тырыш һәм үҗәт иде. Казандагы «Фон» төзелеш ширкәтендә генераль директор булып эшләде. Җитәкчесе мактап туя алмый иде үзен. «Биш кешелек эшне берүзе эшли», – дип, яхшы машинасын да кызыма биргән иде. Сиринә бер мәртәбә кияүгә чыкканнан соң, иреннән аерылып, икенче мәртәбә кияүгә чыккан иде. Икенче никахыннан бер кыз да алып кайтты. Камилә дип исем куштылар. Онык мәктәптә бик яхшы укыды, татарча чиста, матур итеп сөйләште, шигырьләр дә яза башлаган булган. Нияз кияү белән алар Камиләне бер минутка да үзләреннән калдырмыйлар иде. Кая барсалар да, яннарында йөрттеләр. Менә бу теплоход белән сәяхәткә дә өчәү чыгып киткәннәр. Кызымның эшеннән путевка биргән булганнар, – дип сөйли әңгәмәдәшем.

«Фон» оешмасы ул вакытта «Булгария»дәге ялга үзенең 38 хезмәткәрен җибәргән була. Ләкин аларның нибары 14е генә исән-сау кайтып җитә ала. Үлүчеләр арасында Гөлсинә апаның кызы һәм оныгы да бар.

– Сәяхәткә чыгар алдыннан бер көн кала, әтисе яклап дәү әнисендә кунакта иде Камиләбез. Шунда дәү әнисе сораган: «Кызым, теплоход белән чыгып китәсең киләме соң?» – дигән. «Килә дә кебек, ләкин килми дә», – дип җавап биргән. Шуннан соң бакчаларындагы су кисмәгенә кереп баскан да, «Дәү әни, теплоходта йөзгәндә берәр хәл дә булырга мөмкин бит. Мин су астында ничә секунд тора алам икән – санап кара әле?» – дип сораган. Кодагый 100гә кадәр санаган. Камилә суга батачакларын бала күңеле белән булса да, сизгәндер, дип уйлыйм. Чөнки ул теплоходта да, коткару җайланмаларын өйрәнеп йөргән. Онык та, Сиринә кызым да бик яхшы йөзә беләләр иде. Алар батмаган да булырлар иде – давыл бик каты килгән, дулкын да теплоходның өстеннән чыгып киткән. Бу вакытта Нияз киявем оныгыбыз Камиләне җитәкләп, баскычтан аскы катка төшеп килгән. Ә артларыннан, кызым Сиринә атлаган. Дулкын боларны баскычтан аска тәгәрәтеп төшергән. Бу хәлләрне Сиринәнең иптәш кызы да күреп торган, соңыннан ул сөйләде – кызымның кулбашы чыккан булган. Камиләнең муены имгәнгән – башын күтәрмәкче, бормакчы була ди, тик гел төшеп киткән аның башы. Шушылай имгәнгән булганга йөзеп чыга алмаган инде алар теплоход эченнән. Икесе дә шунда батып үлде. Киявебез генә исән калды. «Безгә коткару жилетлары ыргытылгач, мин кызыма һәм хатыныма аларны кигерттем. Камилә бик курыккан иде. Көчле дулкын кагып, безне аерды. Ничә мәртәбә чумып карасам да, мин аларны таба алмадым инде», – дип сөйләде ул соңыннан.

Фаҗига турында Гөлсинә әби кичке якта гына ишетә. Башта беркем дә үлмәгәндер, дип өметләнә. Ләкин соңыннан кияве Нияз ялгыз гына кайтып кергәч, барысын да аңлый.

– Кызым белән оныгымның мәетләрен беренчеләрдән булып таптылар. Аллага шөкер, вакытында таптылар, матур килеш кенә җирләдек аларны. Йөзләре дә матур, бернинди үзгәреш юк иде, – дип сөйли әңгәмәдәшем.

Мәрхүмнәрне төшендә еш күрә ул. Кызы Сиринәнең беренче никахтан туган Гүзәл исемле кызы бар – аның өчен дә бик зур кайгы булган бу. Шул оныгы һәм аның балалары белән юанып кына бу хәсрәтне кичерә алганмындыр, дип сөйли әңгәмәдәшем.

ИГЕЗӘКЛӘРНЕҢ БЕРСЕ АВЫРСА…

Бала хәсрәтен беренче мәртәбә генә татуы булмый бу Гөлсинә апаның. Аңа кадәр, күп еллар элегрәк, зур өметләр баглап үстергән игезәк уллары армиядә хезмәт иткән җирләреннән авырып кайталар. Барысы да гади бер тәртипсезлектән башланган. Игезәкләрнең берсе – Ринат исемлесе башка бер ротадагы егетләрнең ашханәсенә ашарга туктала. Бәрәңге белән сөт ала. Шунда берсе килеп, егетнең йөзенә сөт сибә. Ринат та аптырап калмаган – шулай ук җавап биргән. Ләкин ашханәдән чыкканда үзен 8 егет саклап торып кыйнаячакларын, башын футбол тубы урынына типкәләячәкләрен белмәгән була әле ул.

– Шуннан соң, ни эшләгәнен белештерми башлаган инде минем малай. Үз казармасына кайткач, ишектән түгел, тәрәзәне ватып кергән, кырга чыгып китеп: «Мин әни янына, өйгә кайтам», – дип сөйләнеп йөргән. Шуннан соң аны кайтарып җибәрделәр, психбольницага салдык. Ул кешеләрдән курка торган булып калган иде. Авылга кайткач та, кешеләр янына чыкмады, берәрсе безгә кергән вакытларда да, куркып, тизрәк верандага чыгып утыра иде. Аннан соң, гел йоклады. Шизофрения дигән диагноз куелды аңа, ул авырулы кешеләргә йокы бик кирәк икән. Йоклаган вакытта гына ул шул халәтеннән айный башлый, ди. Аның бу халәтен күреп, игезәк сыңары Рифат улым бик борчылып йөри торган булган. Шундый сүз бар бит: әгәр игезәкләрнең берсе чирләп китсә, икенчесенә дә шул ук авыру килә, диләр. Дөрестерме, юктырмы ул әйбер, ләкин Рифат шуңа бик нык ышанган, ахыр чиктә куркуы шул дәрәҗәгә барып җиткән иде ки – аның үзен дә бераз яткырып чыгарырга туры килде. Ул Казанда апамда яши иде. Апа кибеткә икмәк алырга чыгып киткәч, биш катлы йортның чардагына менеп асылынган, балакаем. 22 яшендә гүр иясе булды. Аның үлемен игезәк сыңары Ринат авыр кичерде – шул вакыйгадан соң ике ел буе психбольницадан чыга да алмый ятты. Табиблар әйткәннәр иде инде – әгәр чиреннән айнымаса якын арада, гомергә шушында калырга да мөмкин, диделәр. Айныды, Аллага шөкер! Кешедән куркуы да бетте, хәзер вакыт-вакыт чире башланып, алып китсәләр дә, кайткач, беренче эш итеп күршеләрнең хәлен белеп чыга, – дип сөйли Гөлсинә апа.

Ринат намазга да баскан. Бишесен дә калдырмыйча, вакытында укып бара. Больницада ятканда үзе кебек авырулы бер кыз белән танышкан. Анысын әтисе кыйнап шундый хәлгә китергән булган.

– Мин аңа бер дә өйләнергә кушмаган идем. Гел чирләп тормаса да ул үзе дә авыру, бу хатыны да авыру. Ике психик авыру белән сиксән яшьлек карчыкка яшәргә җиңел түгел бит. Шулай да, һәркемнең бәхеткә хакы бар, яшәсеннәр, дим, сүз әйтмим хәзер. Хатынын бик ярата, яныннан да китми. Менә шулай тормыш итәбез, кызым.

Гөлсинә апаның сөйләгәннәрен тыңлап бетергәч, сорамый булдыра алмадым: «Ничек моның кадәр хәсрәтләр күреп тә, бирешмәдегез, сабыр булып кала алдыгыз сез?» – дим.

– Сабырлыгым электән бар иде. Кычкырып, акырып йөри торган гадәтем булмады. Аллаһы Тәгаләнең язган язмышыдыр инде. Мин күрәчәкне кешегә бирми. Хәер, бирмәсен дә, бу кайгыларны бүтәннәр күрмәсен иде – ди ул моңсу гына.

Гөлсинә апага 4нче апрельдә 80 яшь тулачак. Яшәгән гомерендә шактый хәсрәтләр күрсә дә бирешмәве өчен, картлык көнен тынычлыкта, сәламәтлектә, рәхәттә үткәрергә язсын аңа. «Безнең гәҗит»не дә яратып укый, күп еллардан бирле алдыра икән. Яраткан гәҗите аша үзе турында укып кына калмыйча, редакциябез коллективы исеменнән туган көн котлавын да кабул итеп сөенсен иде.

Айгөл ЗАКИРОВА,

Казан – Югары Ослан – Казан, Безнең гәҗит

Бәйле