Майда ничә көн ял итәчәгебез билгеле

-- Лэйсирэ

Май бәйрәмнәрендә Россия халкын озын яллар көтә, дип хәбәр итә РИА Новости Россиянең Хезмәт һәм мәшгульлек федераль хезмәте җитәкчесе урынбасары Иван Шкловцевка сылтама белән.

Апрель азагындагы соңгы эш атнасы ике көнлек — 29, 30 апрельдә генә эш көне булачак. 30 апрельдә эш көне бер сәгатькә кыска булачак.

1 майдан 5 майга кадәр Яз һәм Хезмәт бәйрәме уңаеннан ял көннәре игълан ителә. 9 майдан 12 майга кадәр Җиңү бәйрәме хөрмәтенә ял көннәре була.

Бәйрәм яллары озын булсын өчен, 5, 6 гыйнвардан, 23 февральдән ял көннәре майга күчерелде.

Фото: Пиксабай

Бәйле