Хыянәткә карашым гомергә катгый булды. Яши торгач, эчке кичерешләреңне анализлау, элекке тормышыңдагы кыйммәтләрне яңадан бәяләү чорына килеп керәсең. Бу эштә бала чагыңда әти-әниең биргән тәрбиягә, тормыш тәҗрибәңә, намусыңа таянасың. Без якты дөньяга Хак Тәгалә тарафыннан сыналыр өчен җибәрелгәнбез.
Шушы бөек тәгълимәтны аңларга теләгән һәм аңлый алган бәндәләргә бу гөнаһлы дөньяда яшәү җиңел түгел. Ярыйсы гына зур гаиләне тәэмин итү өчен миңа пенсиягә кадәр шабашкаларда эшләп йөрергә туры килде. әлеге мөмкинлекне өлешемә тигән иң зур бүләкләрнең берсе дип саныйм: нинди генә язмышлы кешеләр белән очрашмадым, акны карадан аерырга өйрәндем.
Шабашкада йөргәндә хыянәткә карата катгый фикеремне бераз йомшарткан вакыйга да булды. Иптәшләрем белән ярыйсы гына олы яшьтәге абзыйның бакча йорты түбәсен үзгәртеп ясадык. Эш беткәч хуҗа кеше миннән эш бәясен сорады, пенсионер икәнлеген исәпкә алып, кимрәк бәя әйттем. Абзый: “Ярар, мин эшегездән канәгать, акчаны сезгә ике меңгә арттырып бирәм, әгәр дә хатын чылтыратып сораса, син сөйләшкәннән дүрт меңгә арттырып әйтерсең”, — диде. “Син нәрсә инде, абзый, миннән ришвәтче ясарга җыенасыңмы? Илебез болай да шундыйлар аркасында алга китә алмый», — дидем, шаяртып. Абзый бер мизгелгә югалып калгандай булды, аннары үзен кулга алып: “Карале, егет, мин хәзер җитмешне куып барам, шушы яшемдә икенче хатын белән таныштым. Ниһаять, аңарда хатын-кыз җылысы тойдым, ләкин аның янына буш кул белән барырга күңел тартмый. Син мине аңлый алсаң, аңла», — диде. Ничек аңламыйм ди инде?! “Андый хәл булгач, безгә артыграк итеп бирергә җыенган акчаны да үзеңдә калдыр”, — дидем.
Икенче очрак. Совет заманында җитәкчеләр өчен төзелгән йортка, биш бүлмәле фатирга килеп эләктем. Хуҗа тиешле кешегә 70 яшьләр тирәсе, инсульттан соң бик авырлык белән генә йөри. Фатирын сатарга әзерли икән, иске ишекләрне яңаларга алыштырырга кирәклеген әйтте. Соңыннан, эшләрне бетергәч, абзый, ачынып, үзенең язмышын сөйләде. Төзелештә зур начальник булып эшләгән икән. Илле яшендә яшь кенә бухгалтер кызга гашыйк булган һәм ике баласы белән хатынын аерып, шуңа өйләнгән. Балалары туып, әйбәт кенә яшәп ятканда чирләп киткән, вакыты җиткәч, пенсиягә чыккан. Шуннан гаиләдә ызгыш, аңлашылмаучанлык башланган. Ир тагын чирләп больницага эләккәч, яшь хатын баласын алып, икенче иргә яшәргә киткән, фатирны бүлү мәсьәләсен күтәргән. Хыянәт иткәне өчен элеккеге гаиләсе дә гафу итә алмаган үзен.
Өченче хыянәт тарихы болайрак: бер ханым бакча кишәрлегендә терраса төзергә чакырды. үзе ярыйсы гына чибәр, сөйкемле, ачык күңелле. Тумышы белән күрше республикаларның берсеннән икән. Мин сөйләгән “сыгылмалы” мәзәкләрне аңлый гына түгел, үзе дә өстәп җибәрә, көләргә, шаяртырга ярата. ә тормыш иптәше бөтенләй дә аның капма-каршысы. Бервакыт төшке ашка ресторанга кергәч, янәшә өстәл артында бик матур парны абайлап алдым. Карасам, шул хатын урта яшьләрдәге, сөйкемле генә ир белән чөкердәшеп утыра. Ир тәмәке тартырга чыгып киткәч, ханым янына килеп:
— Карале, матурым, син иске ботинканы яңасына алыштырдыңмы әллә? — дип сорадым.
— Әйе, шулайрак иде, без аның белән бергә яшибез, — диде безгә терраса ясаткан хатын. — Ул Украинадан. Моннан КамАЗ запчастьләре килеп ала да үзләренә алып китеп сата. Законлы кавышырга уйлап торабыз.
— Кара аны, матурым, саграк бул, ул як кешеләре сүзгә дә бик оста, хәтәр үткеннәр дә, — дип кисәттем үзен. Ул:
— Мин дә төшеп калганнардан түгел, — дип елмайды.
Ничәдер ел үткәч, мин тагын шул бакчага барып берәүләргә баскыч ясап бирдем. Шунда хуҗабикәдән бездән терраса ясаткан хатын турында сорадым. Үкенечкә, аның язмышы бик аяныч тәмамланган икән. Украин “мәхәббәте” башта аны төрле бүләкләргә күмгән, киендергән, ә соңгы килүендә хатыннан, биш кеше яшәгән ике бүлмәле фатирларын залогка салып булса да, бурычка зур суммада акча алуын үтенгән. өстәмә запчастьләр саткан акчага яңа фатир алырмын, балаларың белән яшәрбез дип сүз биргән. Ләкин шуннан суга төшкән балта кебек юкка чыккан. Ярты елдан соң кредиторлар, хәтәр егетләр җибәреп, хатыннан фатирын сатып, бурычны түләвен таләп иткәннәр, түләмәсәң, кискен чаралар кулланачакбыз дип куркытканнар. Шуннан хатын кунакханәдән “мәхәббәтенең” паспорт мәгълүматларын табып, Украинага киткән. Ләкин пропискада күрсәтелгән торакка килеп тә, ни ирне, ни аны белгән бер кешене дә таба алмыйча кайткан. Шуннан ваннасына кереп юынган, чиста киемнәрен кигән, иреннәрен кызарткан һәм… башын элмәккә тыккан.
Һәр зур хыянәтнең төбендә алдау, ялган, кечкенә хыянәтләр ята. Хыянәттә ирләр дә гаепле, гүзәл затларыбыз да алардан калышмый. Бервакыт сатучы булып эшләгән хатын йортында эшләдек. Кызы сәүдә колледжын бетергән, хәзер кибеттә сата икән. “Кызыгызга әйбәт киңәшләр бирә аласыз инде алайса?” — дигәч: “Яшьләргә безнең киңәшләр кирәкми, алар бездән дә әйбәтрәк алдый беләләр”, — дип куйды. Икенче ханым үзенең кызын беркемгә дә баш бирмичә яшәргә өйрәтеп тәрбияләвен, нәтиҗәдә кызының тормыштан уңуын: фатирлы, машиналы егеткә кияүгә чыгуын, каенанасын да үз урынына утыртуын, ирен дә орчык урынына тотуын горурланып сөйләде… Өченче очракта хуҗа хатынның кызы минем танышым булып чыкты. “Әйе, безнең олы кызыбыз дөньяның кирәген бирде, бик рәхәтләнеп гуляйт итте, безнең кебек бер ирнең чыраена гына карап тормады, — дип сөйләде ул, куангандай. — Ничә мәртәбә кияүгә барды, барыбер үз бәхетен оттырмады, хәзер менә дигән ир белән яшәп ята”.
Бу әниләрнең кызларының “казанышларын” шулай югары бәяләүләрен ишеткәч, чәчләрем үрә торды. Игелек кылсаң да, яманлык эшләсәң дә үзеңә кире әйләнеп кайтуын ничек белмиләр икән алар? Югарыда китерелгән мисаллардан аңлашылганча, хыянәт өчен дә иртәме-соңмы түләргә кирәк була.
Марат МӨХӘММӘТШИН. Чаллы.
Фото: Безнең гәҗит архивыннан