Үзе әйтүенчә, ул инде үлгән булган. Аннары, «Ясин» чыгарга дип җыелганнарның өннәрен алып, бернәрсә булмагандай торып утырган. Шулай җиде тапкыр үлеп терелгән. Шуннан соң үзендә сәләт барлыгын ачыклаган – кешеләрне «уку», аларны төрле чирләрдән дәвалый алу, киләчәкне күрү сәләте. Бүген Саба районында яшәүче Рәшит абый Минаповның исеме бик күпләргә таныш.
48 яшендә табиблар аңа озак яшәмәс дип диагноз куйган була. Рәшит абый исә инде 70ен тутырган, әле һаман да егетләр кебек. Яшь калу серләре белән дә уртаклашты ул, үлеп терелү тарихын да сөйләде, үзе генә күрә торган яшел җан ияләре белән дә таныштырды.
«ҖӘҺӘННӘМНЕ КҮРДЕМ»
Яшел җан ияләренә кадәр, башта Хозыр Ильясны күрә әле ул. Рәшит ул вакытта бала гына – Аксубай районы, Дума мәктәбенең икенчеме, өченчеме классында гына укый.
– Җәй көне энекәшләр, иптәшләр белән бозау көтүе көтә идек. Берзаман күкне кап-кара болыт каплады, күк күкри башлады. Бозауларны җыябыз – алар тарала. Без елыйбыз. Шул вакыт юлда бер бабай күренде. Ап-ак киемнән, башында – түбәтәй, үзе таякка таянган, биштәрен аскан. Яныбызга килеп сәлам бирде дә: «Кумагыз, балалар, ашасыннар. Алар – җир хайваннары», – диде. Шуннан: «Эчәсем килә, суыгыз юкмы?» – дип сорады. Әби-бабайларның өйрәткәне яраган: үзебездә булганны – анысы да берничә пешкән бәрәңге дә йомырка гына инде – бабайның алдына куйдык. Ул безне тезеп утыртты. Минем теземә кулларын куйды да: «И улым, бик күп михнәтләр күрерсең. Барысы да Аллаһының сынавы булыр. Аларны узгач, бик рәхәт тормышка чыгарсың, сөенеп яшәрсең», – диде. Ашап-эчкәч, күккә карап дога кылды, безгә: «Яңгырдан курыкмагыз», – диде. Ул арада карасак, ак киемле бабай юк та булган. Әле генә яныбызда иде югыйсә. Өйгә кайткач, булган хәлне Минҗамал апама сөйләдем. «И улым, Хозыр галәйһиссәлам белән сөйләшеп торгансың бит», – диде, – дип искә алды бу хәлне Рәшит абый.
Чыннан да, күпне күрергә туры килә аңа. Алдынгы комбайнчы була ул. Көннәрдән бер көнне комбайнның бер пружинасы башына китереп бәрә. Табиблар: «Коткарып калып булмый, үлгән», – ди. Рәшит абыйның гәүдәсен тиешенчә юып, кәфенгә төрәләр, картлар «Ясин» чыгарга җыена. Тугыз сәгать «үлеп» торганнан соң, Рәшит абый көтмәгәндә торып утыра. Комага гына киткән булган икән. «Мин үз гәүдәм янында очып йөрдем. Гәүдәгә кайтасы килми, тик тегендә дә кабул итмиләр – әле үләргә вакытым җитмәгән… Әллә ничә барып кайттым мин анда. Тәмугына кадәр күрсәттеләр. Минем белән бер бабай һәм бер хатын-кыз да бар иде. Мәчет манарасына менегез дә шуннан карап торыгыз, диделәр. Бөтен җирдә су кайный башлады, ут чолгап алды. Бөтен нәрсә җимерелеп бетте – мәчет кенә калды. Шуннан соң терелдем. Һәм бер атна өнсез йөрдем. Мин ул вакытта ябыгып беткән хәлсез бер җан иясе идем. Өстен көчләрнең ярдәме белән генә аякка бастым», – дип сөйли Рәшит абый.
«ЯШЕЛ КЕШЕЛӘР ЯРДӘМ ИТӘ»
Үзе әйткән шул өстен көчләр Рәшит абыйны кешеләрне дәвалау серләренә дә өйрәткән. «Башта алдыма кечкенә бала китереп салдылар да, аның тәнендәге кайсы ноктага бассаң нәрсә буласын аңлаттылар. Аннары олы кеше тәнендә өйрәттеләр», – ди Рәшит абый. Ул берничә тапкыр «алар»ны телгә алган иде инде, шуңа күрә: «Кем соң ул «алар»?» – дип кызыксынабыз.
– Безнең планетада яшәүче җан ияләре. Нәкъ безнең кебек кешеләр алар. Гөл яфрагы бармы? Әнә шуның төсендә үзләре. Гәүдәләре төп-төз, матур. Алар кешелек дөньясына ярдәм итәргә тырыша, начарлык теләми. Тик кешеләр күп нәрсәгә ышанмый. Бер-берсенә дә явызлык кыла, бу җан ияләрен дә үтереп, тикшерергә теләрләр иде. Шуңа күрә алар кеше күзенә күренми. Ә мин аларны күрәм, алар белән сөйләшәм. Алар миңа булышып тора, – ди Рәшит абый.
Инде хәзер икенче бер сорау туа: ничек итеп булышалар? Рәшит абый үләннәр белән дәвалый. Тик бу эшкә махсус өйрәнмәгән, беркайда да укымаган. Мәктәптә дә алты гына класс белем алып калган. Шулай да авыру кеше каршысына килеп утыруга, аңа нинди үлән төнәтмәсе бирәсен, тагын нинди дәвалану чарасы билгелисен «күрә» икән Рәшит абый. «Алар әйтеп тора», – ди.
Рәшит абый үләннәрне үзе җыймый, килгән кешенең үзенә җыярга яки аптекадан алырга куша. «Үзем җыеп сата башласам, ул сәүдәгә әйләнә. Ә миңа сәүдә кирәкми. Мин кешеләргә ярдәм генә итәргә телим», – ди дәвачы.
Рәшит абый үләннәр белән генә дәвалап калмый, өшкерә дә. «Тормышта иң төп өшкерү чарасы – Коръән. Беренче чиратта Аллаһы Тәгаләгә ышанырга кирәк», – ди ул. Шулай ук бозымнарны да чыгара, карта ярдәмендә фал да ача. Карта ачу нәселдән килә икән. «Әни карта ачып, ярты сәгатьтән нәрсә буласын әйтеп бирә ала иде. Мин дә киләчәкне күрәм, һәр кешенең киләчәге маңгаена язылган. Тик аны кешенең үзенә әйтеп бетерергә генә ярамый», – ди Рәшит Минапов.
«ТАБИБЛАР ҮЗЛӘРЕ МИҢА КИЛӘ»
Гадәттә, Рәшит абый кебек дәвачылар медицина белән бик дус булмый, еш кына аны тәнкыйтьлиләр дә. Тик Рәшит абый медицинаны да юкка чыгарып атмады. «Тәнебездә шеш барлыкка килсә, берәр җиребез сынса, киселсә, беренче чиратта медицинага мөрәҗәгать итәбез. Тик медицина һәр кешенең дә индивидуаль организм булуын исәпкә алып бетерми. Шуңа күрә һәр кеше дә үз организмына үзе игътибарлы булырга, табигатькә таянып яшәргә тиеш. Шул очракта гына сәламәт һәм озын гомер кичереп булачак», – ди ул.
Табиблар: «Бу – өметсез», – дип кул селтәгән кешеләр дә килә икән Рәшит абый янына. «Менә үләм, менә үләм» дип үрмәләп киләләр дә, очынып кайтып китәләр икән. Югыйсә, Рәшит абый аларга яңа гомер бүләк итми бит инде, үзе белгәнчә дәвалану курсы гына билгели. Бервакыт Минаповларга Казаннан бер хатын килгән. Аналык янында ике яктан да яртышар кило киста үскән моның, бик авырлык белән йөри, бусагадан да көч-хәлгә генә атлап менгән. «Тикшердем дә дәвалау бирә башладым мин моңа. Монысы миңа ярамый, монысы ярамый, дип тик утыра. Әллә нәрсә әйтмәдем инде, кайнар ваннада ятарга гына куштым. Табиблар исә кайнар ярамый дигән икән. Сеңлем, дим, эшлисең килми икән – ихтыярың, минем бирүем дөрес булсын. Шулай да мин язып биргән ванналарны кергән бу. Беркөнне шалтырата: «Рәшит абый, мин бишенче катка үз аягымда менә ала башладым бит», – ди. Ванналарны алып бетер дә табибыңа бар, дидем. Барган бу. Табиб моны күрүгә: «Әйдә, операциягә әзерлән», – ди икән. Тикшереп карасалар, ярты килолы киста урынында бәләкәй төер генә калган», – дип сөйләде Рәшит абый. Ни өчен кайнар ванналар билгеләвен дә аңлатып күрсәтте: «Элек әби-бабайлар кара мунча кергән, мич башында йоклаган. Бабайлар: «Билем авырта, радикулитым кузгалды», – дип кайтып керер иде дә, самавырдан агызып, пешә-пешә кайнар чәй эчкәч, үрмәләп мич башына менеп китәр иде. Икенче көнне авыртуы басылган булыр, йөгерә-йөгерә яңадан эшенә чыгып китәр иде. Ул вакытта хатын-кызларда да миома да, киста да, геморрой да булмады, баланы да өйдә таптылар. Хәзер дә санаторийларда беренче чиратта кайнар ванна, душ, балчык язалар. Җылы суда кан тамырлары киңәя чөнки, нервлар тынычлана, шуңа кеше үзен яхшы хис итә башлый».
Табиблар дигәннән, тагын бер хәлне искә алды Рәшит абый. Бервакыт Мәскәүдән бер баланы алып килгәннәр. Ачык туберкулез икән монда. Табиблар, өметсез дип, кул селтәгән. Рәшит абый кушканнарны үтәгәннән соң, баланың туберкулезы беткән бит. Анасы, тикшертергә дип, больницага алып барган моны. Тикшергәннәр һәм шаккатканнар. Нәрсә эшләттегез, ничек дәваладыгыз, дип сораганнар. Ана Рәшит Минапов язып биргән кәгазьне күрсәткән. «Шуннан соң озак та тормый бер ир кеше килде. Мин кешеләрнең кайдан булуын, кем булып эшләвен сорамыйм. Бу ир-ат кем икәнлеген үзе әйтеп бирде. Мәскәүдән Фәннәр академиясеннән икән бу. Теге ачык туберкулезлы малайны дәвалаганымны белгәч, махсус мине тикшереп карау өчен килгән», – ди Рәшит абый. Хәзер Саба табиблары да килгәли икән дәвачы янына.
СӘЛАМӘТ ОРГАННЫ КИСЕП АТКАННАР
Рәшит абый янына нинди генә чир белән килмиләр икән: ашказаны, йөрәк, бавыр авыртулары белән дә, буыннар сызлаудан зарланып та, онкология белән дә.
– Кировтан бер хатын килде. Елый бу. Табиблар үпкәсендә тап бар дип әйткән икән. «Хәзер бу онкологиягә әйләнде инде, бер үпкәңне алырга кирәк», – дигәннәр. Алганнар. Алты айдан соң тагын тикшеренергә барган. Теге тап шул ук урында тора икән. Шуннан бу хатын минем янга килергә булган. Мин моны тикшердем дә: «Яшь чагыңда нинди каты әйбергә егылган идең?» – дип сорадым. Тимераякта йөргәндә егылган булган икән шул. Кеше организмының шундый үзлеге бар: каты итеп бәрелгән җир кара янып чыга, тора-бара эзе бетсә дә, аның суы кала. Ул зыянлы түгел, кеше аның белән үлгәнче йөри ала. Тик хәзерге компьютерлар аны шеш дип күрсәтә һәм табиблар тизрәк ул органны кисеп ташларга тырыша. Ә бер тапкыр пычак астына кергән кеше сәламәт булмый инде ул. Миңа килгән хатынның да үпкәсе сау-сәламәт булган, табиблар теге бәрелгән урыннан калган суны шеш дип аңлап, сәламәт үпкәне кисеп ташлаганнар. Табибларны судка бирергә куштым. 1 млн 800 мең сум компенсация акчасы алды ул хатын табиблардан, – ди Рәшит абый.
Балага уза алмый интеккән парлар да еш килә икән аның янына. Рәшит абый аларга да төрле үләннәр язып бирә. Аның ярдәме белән балага узган хатыннар балаларын алып килеп тә күрсәтә, почта аша фотоларын да җибәреп тора икән – шунысына сөенә Рәшит абый. Тагын бер сөенеп сөйли торган мисалы бар: 17,5 ел аерылышып торган ир белән хатынны кабат кушкан. Гомумән, бик күп гаиләне таркалудан саклап калган инде ул.
«БЕР ЧЕМЕТЕМ ТОЗ БЕЛӘН КЕШЕНЕ ҮТЕРЕП БУЛА»
Бозым чыгартуны сорап та бик күп кеше килә икән. Кешедә бозым бармы-юкмы икәнен Рәшит абый карта ачып белә. Дәвачы әйтүенчә, күпчелек очракта бозымны хатын-кызлар ясый икән. «Бер егет килде миңа. «Нәрсә эчтең?» – дип сорыйм. Аракы, ди. «Шешә төбендә нәрсә бар иде?» – дим. Башына ябышты егет: «Әй Рәшит абый, эчкәндә үк күренде бит: шешә төбендә тырнаклар, чәч бөртекләре бар иде», – ди. Кем эчәргә кушты соң сиңа, дип сүктем инде. Хатын-кызлар күрем белән бозым ясарга да бик оста. Күрем канының бер тамчысы организмына эләгә икән, ир-ат биш-алты елга ул хатынның яныннан да китми, итәгенә ябышып йөри. Гомумән, бозымны бик күп төрле юл белән ясыйлар. Бер чеметем тоз белән хәтта кешене үтерергә дә була», – дип тәҗрибәсе белән уртаклашты Рәшит абый.
Югалган кешеләрне табуда булышуын сорап та күп киләләр икән. Элегрәк көнгә унышар хат ала торган булганнар. Барысы да – югалган кешеләрнең фотолары белән. Татарстан районнарыннан гына түгел, Русия төбәкләреннән, чит илләрдән дә киләләр, ди. «Берничә ел элек Чечнядан бер ир килде. Бер малаен күз алдында үтергәннәр моның, икенче улын таба алмый. Карта ачканнан соң бер чокыр күрдем. Анда берничә мәет, шул исәптән бу абзыйның улы да бар иде. Шунда-шунда барыгыз дип өйрәттем. Югыйсә, Чечняга барып та караганым юк. Күпмедер вакыттан соң рәхмәт әйтергә дип шалтыратты бу кеше. Мин өйрәткән чокырга барганнар. Анда берничә мәетне, шул исәптән бу ирнең улын да күмеп куйган булганнар», – дип искә алды Рәшит абый. Дагыстанда баласы суга төшеп үлгән хатын да килгән аның янына. Коткаручылар баланың гәүдәсен таба алмаган булган, Рәшит абыйның карталары аның кайда икәнлеген «әйтеп биргән».
Бүген дә Рәшит абыйның өеннән кеше өзелми. Берәүне дә кире бормый дәвачы. Үзе әйтмешли, Аллаһтан, өстен көчләрдән бирелгән сәләтен кешеләргә файда китерүгә тотарга тырыша.
Фәнзилә МОСТАФИНА,
Казан – Саба – Казан
Безнең гәҗит архивы — 05.09.2017 саныннан