Йортсыз калган Шәвәлиевлар: «Бу хәбәргә бер дә ышанасы килми торды»

-- Лэйсирэ

2 апрель көнне Аксубай районы Иске Ибрай авылында янгын чыгып, Җәмил һәм Гөлфия Шәвәлиевләрне йортсыз калдырган. Кирпеч йорт янгында бөтенләй янып беткән. Без шалтыратканда, аларның район үзәгендә кирәкле белешмәләр артыннан йөрүләре иде, дип яза Шәһри Казан.

– Кичә генә бөтен авыл халкы җыелып килеп, янгын урынын чистарттык. Үзебез әлегә мунчада яшәп торабыз, кечкенә улыбыз апаларда яши, – диде ул.

Янгын чыккан көнне ирле-хатынлы эштә булган. Җәмил мәктәптә хуҗалык мөдире, Гөлфия повар икән. Кечкенә уллары дүртенче сыйныфта укый.

– Иртәнге сәгать сигезенче унбиш минутта өчебез бергә мәктәпкә чыгып киттек. Көн гадәттәгечә үтеп бара иде. Сәгать берләр тирәсендә сезнең якта янгын чыккан дип кереп әйттеләр. Салам ягалардыр ди уйлап куйдым. Аннары шунда мәктәптә эшли торган апам кереп, сезнең йорт яна, диделәр бит диде. Ничек инде безнең йорт, нишләп без янырга тиеш әле, мин әйтәм. Бу хәбәргә бер дә ышанасы килми торды. Көтмәгән каза бит ул дигәндәй. Шулай дип тәкрарлый-тәкрарлый чыгып йөгердек. Урам төтен белән тулган. Кешеләр җыелган, чынлап та безнең йорт яна. Янгын түбәгә менеп үк җиткән иде. Төтенне аралап өйгә кердек тә документларны алып чыктык. Башка әйберләр янып бетте, – дип елый-елый сөйләде Гөлфия.

Йортларын алар җиде ел элек төзеп чыккан булган. Мал-туар асрап саткан акчага тергезгәннәр, кечкенә улларының ана капиталы да шунда кергән. Мунчалары белән сарайлары янгында зыян күрмәгән. Мунчаларын узган җәйдә генә өлгерткән булганнар. Абзарлардагы терлекне күршеләре кереп чыгарырга өлгергән.

Шәвәлиевләрнең олы уллары армиядә хезмәт итә икән, ноябрь ахырында Омскига хезмәт итәргә киткән. Кызлары күрше авылда кияүдә.

– Армиядәге улыбызга әйткәнебез юк әлегә. Борчып уңайсызларбыз дип куркабыз, ничек итеп әйтергә дә белгән юк. Ярый әле кечкенә улыбыз мәктәптә вакыт иде. Шөкер, беребез дә зыян күрмәде. Улыбызны үзен генә калдырып чыгып киткән вакытлар була, шундый вакытта янгын чыкса нишләгән булыр идем дип тә уйлап куям. Малны авыр булса да җыярбыз анысы, исәнлек кирәк. Газетагыз аша бөтен авылдашларыбызга, безне белгән, белмәгәннәренә сәдака акчалары өчен рәхмәтебезне әйтәбез. Изгелекләре үзләренә меңе белән кайтсын, исән-сау булсыннар, бәла-казалар күрмәсеннәр, – ди Гөлфия.

Шәвәлиевләргә ярдәм итәргә теләүчеләр булса, Сбербанк картасынын реквизитлары:

2202 2002 3736 1124 Шавалеева Гульфия Гумеровна, карта телефон номерына тоташтырган: 8-950-327-04-66.

Бәйле