Актер белән аралашу гадәти нәрсә түгел ул. Син теге яки бу спектакльдәге ниндидер герой янына барасың кебек тә… Ә ул, мәзәктәгечә, бәрәңге дә ашый икән, төннәрен йокларга да ята булып чыга. Татарстанның атказанган артисты Эмиль Талипов янына барганда да “Мәхәббәт FM”дагы Ильяс та чыгар төсле иде каршыга, “Мулла”дагы Әсфәндияр дә, “Диләфрүз ремейк”ның – кәттә мотоциклын выжылдатып, Исмәгыйле дә… Ә минем каршыда – күңеле белән урман-тугайларда уйнап үскән гап-гади авыл егете Эмиль иде.
Еламаска өйрәтте
Элек Биектау районына кергән Кадыш авылы, хәзерге Авиатөзелеш районы авылы егете гаиләдә төпчекәй булган икән. Ике ападан соң туган егетне тездә иркәләп-назлап кына утырмаганнар утыруын, алар – хуҗалыктагы кырыкмаса-кырык мәшәкать, эш белән үскән буын. Әмма әнисе ягыннан да, әтисе яклап та иҗади оеткыдан мәхрүм булмаган Эмиль – кечкенәдән күрше-тирә апа-абыйларга, иптәшләренә пародия күрсәтергә яраткан “артист”ны урындык өсләренә бастырып сөйләтә-җырлата торган булганнар. Әмма бу авыл “институты”на кагылышлы тәрбиядән кала торган буш вакытта гына каралган – башта иң мөкатдәсе эш ләса…
– Эшләп үстек, безнең чорда бүгенге кебек уку, түгәрәкләр генә дип яшәү, телефоннарда уйнап утырулар юк иде бит инде. Балалардан культ ясау да булмады – барганбыз, акрынлап кул астына да керә башлаганбыз. 6-7 нче сыйныфларда мин әти белән бергә капчык-капчык бәрәңгеләр ташый башлаган идем инде.
– Тик төпчекләргә кагылышлы иркәлек булмады гына димә, зинһар, барыбер ышанмыйм.
– Булмады. Кагып-сугып үстерү булмаса да, алга утыртып үбеп утыруларны да хәтерләмим. Әлбәттә, наз-мәхәббәткә туймадым дип тә әйтә алмыйм – әмма бер бала икенчесеннән аерылмады. Әнием Әлфия заводта сакта эшләде – иртән китә, төн кайта дигәндәй. Ул һәрвакыт үзе белән пистолет йөртте – мин – кулымда пистолет та тотып караган кеше. Сүтеп-җыеп күрсәтә иде әни аны… Әмма әни катырак иде безнең – тозлап-борычлап, оялтырлык итеп әйтә белде. Минем кызулыгым да – әнидән. Әтием Мансур мәктәптә татар теле һәм әдәбияты укытучысы иде – шулай ук эш кешесе, улым, алай итәргә кирәк, болай эшләргә кирәк, дигән нотык сөйләгәнен ишеткән булмады. Без аларның тормышыннан үрнәк алып үстек, олыларны – олы, кечеләрне кече итәргә өйрәндек. Аннан, безнең чорда балаларны кырыслык-таләпчәнлек белән үстерү чоры иде.
– Нык тәртипле мулла песие булып үстеңмени?
– Без табигатьтә үстек. Хуҗалык эшләрен караганнан соң без урамга, урманга чыгып китеп, аралашып-уралышып үстек. Мактану булмасын – кулдан килмәгән эш, теш үтмәгән шөгыль калмагандыр. Тиктормас, кызыксынучан идек. Шуңадыр, хәтерлим, туксанынчы еллар – мин бик сорагангадыр инде, әти белән әни акчаларын кырып-себереп велосипед алып бирде миңа. Матур, 9 меңлек, шәп сәпит! Без бу вакытта егетләр белән кача-поса дискотекага йөрибез. Үзебезчә, кәттә бит инде – җилләнеп барабыз, сәпитне салам эскертенә качырып куябыз да дискотекага кереп китәбез. Шундый көннәрнең берсендә, биеп чыктык, ә минем сәпит юк! Тузан да кунарга өлгермәгән яңа сәпитемнән җилләр искән… Әниләргә аны-моны әйтеп тору юк әле – кайсын каян детальләр табып, ике көндә сәпит җыйдым мин. Үзем!..
– Үзеңнән бигрәк, матчага кыстырылган талчыбыкка килеп җиттек бугай без?.. (Көлешәбез.)
– Әйе, анда эләкте! Сәпитне җыеп бетергәч, әтигә дөресен сөйләп бирергә булдым. Кайттым, ул кафель идәнле ваннага унитаз урнаштырып ята, килдем дә: “Әти, минем сәпитне урладылар”, – дидем. Әтинең кулындагы кыскычы төшеп тә китте, кафельне дә чатнатты. Шунда кул астындарак торган чебен үтергечне алып, ипи шүрлегемә менеп тә төште!
– Ә үзең ясаган сәпитне күргәч?
– Анысы өчен әни мактады, үзе бит, бусы кадерлерәк тә булыр әле, диде. Әтигә ул эләктерү өчен үпкәләмәдем дә – бик тиешле урында, тиешенчә булган ул. Баштан сыйпап кына утырып булмый. Егетне егет итеп үстерергә кирәк – борын мышкылдатып елап йөрерлек булмасын.
– Шушы хыялыйлык һөнәр сайлауга да бер юнәлеш биргәндер, әйеме? Әллә әти-әни “егетчәрәк” берәр һөнәр ягына ишарәләдеме?
– Юк, киресенчә, әти укуымны шул юнәлештә дәвам итүемне киңәш итте. Мин мәктәптә укыганда төрле-төрле бәйгеләрдә катнаша башлаган идем инде. Төгәл фәннәр белән дә әллә ни дуслык булмады – техник вузлар турында башыма да кертмәдем. Мәктәптә укыганда да ул математика, алгебра, физикалар бер газап иде – дәрес башында берәр ноктада берәр сурәт эзләп таба идем дә, дәрес буена шуңа карап утыра идем. Очына чыгып булмас ул формулалар, биремнәр башка планетадан иде… Шуңа театраль училищеның актерлык осталыгы факультетына документларымны тапшырырга булдым да. Әмир Камалиев – Аманулла классына укырга кердем. Өч ел укыганнан соң, миңа нидер җитми башлады. Дүртенче курстан соң Фәрит Бикчәнтәев төркем туплый дигәнне ишеткәч, көчемне сынап карарга булдым – режиссурага укырга кердем. Фәрит абый бер шарт белән алды – мин театр училищесын ташларга тиеш идем.
– Ташладыңмы?
– Юк, кача-поса параллель укып бетердем: мин – ике мәктәпле артист.
– Фәрит Рәфкатовичка ничек итеп аңлаттың?
– Ул аны бүгенге көнгә кадәр белми шикелле.
Мин – соң өлгергән артист
– Эмиль Талипов һәм режиссура – алар кавыша алдымы соң? Аннан, мине иң кызыксындырган сорау – режиссер булуга укытып буламыни соң ул?
– Укытып була инде ул, 10-15 алымы бар аның. Әмма интуитив сизү, тоемлау – Ходайдан бирелә торган талант. Ансыз спектакльнең йөрәге булмый. Минем режиссерлык эшләремә килгәндә, укыган вакытта сәхнәләштерелгән “Зөбәйдә – адәм баласы” бар. Фәрит абый киңәше белән алынган әлеге әсәрне мин аны ничек бар, шулай итеп сәхнәгә чыгардым… Мин теләгән нәрсә килеп чыкмады. Режиссерлык эше шуның белән тәмам да булды. Ә уку тәмамлаганда мин инде артист форматында эшли башлаган, беренче сынауларны узган идем. Күп уйный башладым. Әле анысы да ничек булды – мин курсташларымнан зуррак идем бит инде, театрга килеп эләгү белән дә чәчрәп балкып чыкмадым. 27 яшемдә генә артист буларак эшләргә тотындым.
– Әмма соңармадың, бәхет кояшы сиңа саран елмайды, дип һич тә әйтеп булмый. Режиссер синең талантыңны күрә һәм күтәреп алды бит?
– Артистның бәхете – режиссердан, анысы – бәхәссез. Әмма медальнең икенче ягы да бар – эшләмәгән, үзен чарламаган артист режиссерга кирәк түгел. Безгә укыганда да әйтә килделәр: талантлы артистка караганда, эшләгән артист күпкә кадерлерәк. Шуңа нинди бәхет кояшы ди инде? Беренче булырга теләсәң, үзеңне кызганмыйча эшләргә дә әзер булырга кирәк. Беренчелекнең үз хакы бар.
– Эмиль өчен кайсы рольләр иң-иңнәре рәтендә?
– Т. Миңнуллинның “Мулла”сындагы Әсфәндияр, Р. Зәйдулланың “Үлеп яратты”сындагы Корбанов, И. Зәйнинең “Мәхәббәт FM”дагы Иләс Миләсов… Гомумән, “Мәхәббәт FM” ул миңа атап язылган спектакль дисәң дә була – иҗатымдагы иң-иң урынны нәкъ менә әлеге әсәр алып тора. Ул безнең курсны ачып биргән визит карточкасы – курсыбызның биш еллыгына Илгиз Зәйниев махсус язды аны. Анда тулаем – мин. Ә урамда танып эндәшә башлаулар – Нурания Җамали режиссерлыгындагы “Ерактагы якын йолдызым” кинофильмыннан соң булды.
Зирәклек тупладым
– Иҗат коллективында бервакытта да җиңел була алмый…
– Авыр да түгел, Гөлнара. Аннан, күп нәрсә үзеңнән, тормышны, кешеләрне кабул итүдән дә тора. Элек мин риза булмасам, гаделсезлек күрсәм, бәргәләнә, үз дигәнемне исбатларга тырыша, бәхәскә керә идем. Еллар узу белән тормыш ул яктан да чарлый башлады – мин хәзер күп нәрсәне елмаеп, йөрәккә якын алмыйча, әрепләшмичә генә уздырып җибәрергә өйрәндем.
– Чып-чынлап туеп, театрдан китәргә ниятләп йөргән вакытың булдымы?
– Булды. Студент еллары иде әле ул. Уку авыр бирелә, барып чыкмый шикелле… Кердем дә Фәрит абыйга: “Китәм мин!” – дидем. Тукта әле, ашыкма, бар да нормаль бит, диеп, аркадан кагып чыгарып җибәрде ул… Шул талпынышта кәеф кырылу да узды.
– Фәрит Рәфкатович еш мактыймы?
– Булгалый, әмма ул үтереп мактый торган кеше түгел. Сирәктә әйтеп куя. Әмма аның бер мактавын “күңелдә йөртәм” мин. Швейцария режиссеры куйган “Әтрәгәләм” спектакленнән соң: “Эмиль, син бит моны Голливуд артисты төсле уйнадың, афәрин!” – дигән иде. Остаздан андый сүз ишетү – тагын бер пар канат төртү белән бер инде ул!
Телисеңме, аккош каурые бүләк итәм?
– Озаклап башлы-күзле булмыйча йөрүеңдә өер-өер фанат кызлар гаепле булдымы соң, йолдызланып китеп, гадиләр янына төшәсең килмәвеңме?
– Безгә театрда йолдызланырга берәү дә ирек куймады. Укыган вакытта ук сеңдерә килделәр: сез артист буларак кына кызык, кеше буларак – юк. “Әйбәт кеше ул – һөнәр түгел”, – диләр иде. Шуңа йолдызлану турында сүз дә була алмый. Беренче тапкыр урамда танып эндәшүләре дә кинода төшкәч булды минем: бу бит шул-шул, дип кинодагы образым янына килеп фотога төшеп киттеләр, Эмиль янына түгел! (Көлә.) Шуңа минем үземдә дә, мин бит шундый-шундый, мине бөтен кеше белә, дигән нәрсә булмагандыр. Булды инде – Нурания Җамали киносыннан соң булды арттан йөрүләр… Стеналарга язулар да, чәчәкләр-күчтәнәчләр белән каравыллап торулар да… Әмма ул – театр артистының һәрберсендә була торган әйбер. Мин аңа бүген бик гади карыйм.
– Әти-әни, улым, өйләнергә вакыт сана, дип әйткәләштермәделәрме?
– Әйткәннәрдер, әмма өйләнергә кирәк булганнан гына өйләнеп булмый ич инде ул! Күңел ятмаган, йөрәк “әйе” дигән кешеңне очратмыйча ашыгулар ялгышуга китерә дип беләм. Мин Илсөярне бик озак эзләдем, эчтә озак еллар бушлык иде. Әмма үз кешемне очратасымны сизә килдем. Динә Закирова бервакыт машинада барганда аның фотосын күрсәтте. Мин карадым да фотоны кире бирдем. Шуның белән онытылды да. Кебек. Соңрак Камал театрыннан үзәккә баручы юл киселешендә, Тукай һәйкәле янында очраттым мин аны. Башта кем булуын искә төшерә алмыйча интектем. Исеме телгә килмәде. Аннан, беткән баш беткән дип, “Илсөяр!“ дип кычкырдым да башымны читкә бордым. Илсөяр – Илсөяр булып чыкты! Шуннан сөйләшеп киттек. Аннан тагын бер тапкыр көтмәгәндә юллар кисеште. Ул минем театр артисты икәнлегемне дә белми булып чыкты. Анысына сөендем генә инде.
– Әәәәй, бер аһ итәрлек романтик мизгел дә булмагач…
– Булды! Чигелгән читек тә биргәнем булды, атап җыр яздырганым да. Иң яшерен сер белән дә уртаклашыйм инде… Бервакыт күл янында йөргәндә мин су өстендә аккош каурые күреп алдым. Илсөяргә борылдым да: “Телисеңме, мин сиңа аккош – иң тугры мәхәббәт кошы каурые бүләк итәм?” – дидем. Илсөяр, каян аласың соң син аны, дип югалып ук калды. Мин шунда агач ботагы алдым да, теге каурыйны судан көч-хәл белән этеп чыгарып, булачак гомерлек юлдашыма бүләк иттем. Аккошлар ялгыз яши алмый, дидем. Аның күзләрендә бәхет очкыннары иде. Каурый хәзер альбом эчендә, өебезнең түрендә тора.
– Утызның үр ягына чыккан, шәхес буларак формалашкан, үз көенә генә яшәргә өйрәнгән кешегә гадәти гаилә кысаларына кереп урнашу ансат түгелдер ул, әйеме, Эмиль? Син роль белән янып йөрисең, ә синең кулыңа, бар ташлап кер әле, дип, чүп пакеты китереп тоттыралар…
– Юк, ансат түгел. Мәхәббәт тә, гаилә дә – ул шулай ук хезмәт. Аңа кергәнче син үзең җавап бирергә тиеш – әзерме син шуңа? Мин Илсөяр белән танышыр алдыннан ул халәтне тойдым – мин әзер, миңа гаилә кирәк. Әнә шул әзер булганнан соң гына тоемладым да – мин озакламый үз кешемне очратачакмын. Шуңа да гадәти тормыш, көндәлек мәшәкатьләр, җаваплылыкның бер кешедән ике кешелек тандемга күчүе миңа гадәти булды.
– Гаиләнең матди ягын кайгырту артист кешегә авырмы?
– Яшерен-батырын түгел, гомер-гомергә әдәбият-мәдәният-сәнгатьтә акча булмаган, юк, булмаячак… Шуңа мин дә төп эшемнән тыш акча чыганагы эзләргә мәҗбүр, ансыз тормыш көтеп булмый. Әйе, кайчак кимсенү дә тоясың, әмма… Ә болай, биргәненә мең шөкер, торырга фатирыбыз, йөрергә машинабыз бар, өстәлебез – түгәрәк.
(Гөлнара Җәлилова/“Ватаным Татарстан”, /№ 49, 05.04.2019/)