Гүзәлия: «Fuck you» дип язылган куртка белән татар сәхнәсенә чыгу текәлекне күрсәтми

-- Лэйсирэ

Танылган автор-башкаручы, продюсер Гүзәлия Европа җырчыларын тыңлап, русча сөйләшеп үскән Хәкимне татар эстрадасына чыгару тарихын сөйләде. Ул татар шоубизнесындагы кимчелекләрне һәм уңай якларны атады, татар җыры үсештән туктаган дигән фикер белән килешмәвен әйтте, дип хәбәр итә Азатлык.

Мәскәүдә яшәп иҗат итүче автор-башкаручы Гүзәлия 19 яшьтән татар җырлары яза. Ел ярым элек продюсер буларак эшчәнлеген башлый. Аның соңгы яңалыклары, рус телле яшьләрне татар җырына тарту эше турында, татар эстрадасындагы яңалыкларга, «Үзгәреш җиле» фестиваленә мөнәсәбәтен белергә булдык.

—​ Сез килеп кергәндәге һәм хәзерге татар җыр сәнгатендә аерма зурмы, татар эстрадасында ниләр үзгәрде? Уңай үзгәрешләр күбрәкме, әллә кимчелекләр дә арттымы?

— Аерма бар инде ул. Яңа стильдә җырлар туа башлады, эстрада яшәрде. Аранжировкалар үзгәрде, сыйфат турында уйлаучылар күбәйде. Кимчелекләр дә бар, плагиат артты, каверлар белән мавыгалар хәзер, чөнки кеше чыгарган җырны бераз үзгәртеп башкару җиңелрәк. Автор материалы туплау, яна җыр чыгару бик авыр.

—​ Ул вакытта милли хисләр, татар теленә игътибар зур идеме, әллә хәзерме?

— Милли стильдә башкаручылар элек тә бар иде, хәзер дә бар. Артистлар хәзер үзләре дә, балалары белән дә татарча сөйләшергә тырыша.

— ​Татарча җиңел аралаша алмаган башкаручы Хәкимнең продюсеры булу тарихы каян башланды?

— Хәким Европа җырчыларын тыңлап, русча сөйләшеп үскән. Үзе дә русча, инглизчә репертуар белән вокал дәресләре алган. Мин аны очраклы рәвештә Вконтакте челтәрендә күреп алдым, җырын тыңладым, тавышы үзенчәлекле, игьтибарсыз калдырасым килмәде. Тембрың шәп, диеп язып җибәрдем. Икенче көнне ул вакытта анын белән эшләүче Артур Җамалетдинов миңа шалтыратып, Хәким белән дуэт тәкъдим итте. Минем өчен бу көтелмәгән булды. Радик Юльякшин белән булган низагтан соң, дуэтлар башка яздырмыйм, беркемгә дә ярдәм итмим дигән карарга килгән идем. Ләкин мин Артурга каршы килә алмадым, чөнки кайчандыр ул миңа ярдәм иткән иде.

Мин җавап бирергә ашыкмадым. Әмма шул ук көнне автордашым Гөлүсә Әхмәтҗанова матур җыр тексты җибәрде, аңа көй язганда мин Хәкимнең тавышын искә алып яздым. Үзенчәлекле җыр килеп чыкты. «Әйтер сүзем калган» дигән дуэт шулай туды, халык бик яратты, клип төшердек. Ярты елдан соң мин уйламаган җирдән Хәкимнен продюсеры булып киттем. Дуэт яздырырбыз да, шуның белән бетте дип уйлый идем. Ләкин Хәкимне татар эстрадасы белән якыннан таныштырып, аны күп кенә концертларга керткәннән соң, аның белән эшләгән егетләр продюсерлык вазифасын үти алмауларын әйттеләр. Ә миңа инде эшләгән эшләрем жәл иде, Хәким дә «Мине ярты юлда ташлама инде», диде. Шулай продюсер булып киттем, үзем дә сизмәдем.

— ​Ул русча да җырлый, татарча җырлавы ихластанмы, әллә татар сәхнәсен яулау өченме?

— Хәким төрле телдә җырлый, татар телендә дә. Гомумән аның максаты – иҗат белән шөгыльләнү, җырлау. Күкрәк киереп, «Мин татарча гына җырлаячакмын» дими ул. Үз эшен яратып башкара, сәхнәдә 100 процентка эшләп чыга, тере тавышка гына җырлый.​

— ​Үзегезнең яңа буын татар башкаручылары өчен продюсер үзәген ачу нияте юкмы? Сез балалар белән дә шөгыльләнә идегез, бу эш хәзер дә барамы?

— Продюсерлык үзәге турында уйлау әле иртәрәк, мин әле продюсер эшен үзем дә өйрәнәм генә. Балалар белән эшләү планда гел бар.

— Сез милли, татар телен яклау чараларында катнашасызмы? Без сирәк күрәбез, сәбәбе?

— Милли, татар телен саклау, яклау чараларында бик теләп катнашыр идем, чакырсыннар гына.

— ​Татар телен популяр итәр өчен нинди юллар уңышлырак, күңел ачуга корылган проектлармы, әллә уку-укытуга күбрәк игътибар бирергәме?

— Бөтен яктан да эшләргә инде, укытуда да, сәнгатьтә дә.

Гүзәлия һәм Азалия Вәлиева

​— Элвин Грей белән Гүзәл Уразова уртак җырларының хокукларына бәйле низагка нокта куйдылар, үзара килешеп дуслаштылар. Конфликт юк, дип белдерделәр. Мондый хәл сезнең белән Радик Юльякшин ​белән дә булырга мөмкинме. Сезнең дә аның белән уртак «Яныңа агылам» җырын башкарганнан соң аңлашылмаучанлык булды. Бергә җырламый башладыгыз. Бу мәсьәләне интернетка чыгармыйча гына хәл иттегезме әллә?

​— Бөтен низагны да халыкка чыгарырга кирәкмәс дип уйлыйм мин. Минем төп максат – иҗат белән шөгыльләнү. «Һәр пиар – пиар» дигән белән килешмим. Мин тавыш-гауганы гомумән яратмыйм. Нәрсә белән дә булса килешмәсәм үз фикеремне әйтәм, «шалт» иттереп ишекләрне ябып куям, ләкин зурга жибәрмим. Мин кызу кеше, үзегез беләсез, дөреслек яклы мин.

— Ландыш Нигъмәтҗанова татар эстрадасы алга да бармый, артта да түгел. Артистларыбыз сүздән, гайбәттән, ниндидер адымнардан курка. Шуңа күрә, без шул бер дәрәҗәдә басып торабыз. 50 ел эчендә аранжировкалар гына үзгәргәндер, дип белдерде. Бу фикер белән килешәсезме?

— Эстрада бөтенләй дә үзгәрми түгел, үзгәрешләр бар.

— Татар җыр сәнгатенең легендар җырчылары башкарган җырларны яңартып, үзгәртеп җырлауга мөнәсәбәтегезне беләсе иде. «Үзгәреш җиле» бер төрле үзгәртә, аерым җырчылар үзләренчә. Кемдер стадионнар җыя, кемдер 80 миллион сум дәүләт акчасына «үзгәреш» кертергә маташа…

— Элеккеге җырларны үзгәртеп җырлау, каверлар белән генә җырчы булып йөрү кызык түгел, минемчә. Тамашачы андый җырларны башкаручыларның үзләренә түгел, ә җырның беренче башкаручысына кул чаба дип уйлыйм. Үз репертуарыңны булдыру кирәк.

«Үзгәреш җиле»н Татарстанда башка артистлар ясый аны. Хәким, Нурминский, Said Olur, «Гауга». Авторалардан Нур Амстердам, Артур Җамалетдинов. Алар бар, барысын да әйтә алмыйм хәзер. «Үзгәреш җиле» шәп идеялы проект ул, ләкин анда яңа автор җырлары башкарырга кирәк минемчә, яңа исемнәр белән.

Кайсылары тез башы ертык джинсы киеп, 80нче еллар стилендә язылган аранжировка белән җырны бизәүне яңа сулыш, үзгәреш дип бутый. «Fuck you» дип язылган куртка белән татар сәхнәсенә чыгу да текәлекне күрсәтми, тәрбиясезлекне, наданлыкны гына күрсәтә. Ләкин нишләптер моңа игьтибар итүче юк.

— 4 ел элек иҗатташ дусларыгызны җыеп концерт үткәргән идегез, алга таба аерым тамашаларыгыз булачакмы, әллә продюсерлыкка төп көчегезне куячаксызмы? Якын айларда сезнең тарафтан иҗади яңалыклар булачакмы?

— Иҗат кичләре ясау планда бар, әмма продюсерлыкка бик күп вакыт, көч китә.

Бәйле