Кеше турында ул яраткан төсләр сөйли. Әгәр яшелне яратса…

-- Лэйсирэ

Һәр кеше нинди дә булса бер төскә өстенлек бирә. Ныграк ярата ул аны. Киемендә, өендә күбрәк куллана. Хәтта машинасын шундый төстән сайлый. Вакыт үтү белән ул үзгәрергә мөмкин. Әмма ничек кенә булмасын кешенең “үз төсенә” карап, аның холык-фигылен, хис-тойгыларын чамаларга була, дип яза Өмет.

АК- бөтен төсләрнең синтезы буларак, “идеаль” төс санала. Бу төскә ике яклап карарга була: бер яктан ул яктылык бирә, икенче яктан салкынлык төсе. Бу төскә төрле холыклы кешеләр өстенлек бирергә мөмкин, ул берсен дә читләштерми.

КАРА- ышанмаучанлык төсе. Кара киемгә өстенлек бирүчеләр тормышны күңелсез, караңгы төстә күрә, үз-үзенә ышанмый, депрессиягә бирелергә мөмкин. Кара киемне башка төскә алыштырса, бу кеше күңел төшенкелегеннән чыккан дигән сүз. Ә еш кына кара төс сайлау кешенең кризис хәлдә булуын аңлата. Яратуга мохтаҗ балаларның сурәтләрендә кара төс өстенлек итәргә мөмкин, ди психологлар.

КӨЛСУ- акыллы, җитди кешеләрнең яраткан төсе. Шулай ук нейтраль төс. Гадәттә, аны үзенә игътибар җәлеп итәргә теләмәүчеләр сайлый. Җиңел холыклы кешеләргә исә бу төс ошамый. Еш кына төлсу төсне тирә-яктагы негатив кәефтән саклану өчен файдаланалар.

КЫЗЫЛ- дәрт төсе. Бу төсне яраткан кеше кыю, аралашучан, кызу холыклы. Ә бу төс кемнең ачуына тия, алар бәхәстән курка, ялгыз калырга тырыша. Җирәнү хисе уятса – физик һәм психик хәлсезлекне аңлата.

СОРЫ- аягында ышанычлы басып торган кеше сайлый. Бу төскә өстенлек бирүчеләр гаиләнең, йолаларның кадерен белә, гади бәхеткә омтыла. Шул ук вакытта мондый төс белән артык мавыгу физик хәлсезлеккә ишарә итә. Соры кара төс кебек еш кына кире кагыла.

КҮК- тынычлык төсе, басынкылык билгесе. Андый кешегә еш ял итәргә кирәк, чөнки ул тиз арый. Аның өчен ышаныч тойгысы мөһим. Бу төсне яратмаган кешеләр бөтенесен дә эшли алам дигән тойгы калдырса да, чынлыкта йомык һәм үз-үзенә ышанмый торган кеше булырга мөмкин. Авырганда бу төскә мохтаҗлык арта.

ЯШЕЛ- табигать, тормыш, яз төсе. Аңа өстенлек бирүчеләр башка кешенең йогынтысыннан курка, үз-үзенә ышанычын арттырырга тырыша. Бу төсне яратмаучылар авырлыктан, проблемалардан курка. Яшел төстә яшерен энергия бар.

Кешенең психологик үзенчәлеге хакында башка төсләр дә сөйли ала. Шулай итеп, КЫЗЫЛСАРЫ – интуициягә ия һәм хыялланырга әвәс кешеләрнең яраткан төсе. АЛСУ- барлык тереклек һәм тормыш төсе. Мәрхәмәтле булу һәм ярату мөһимлеген сөйли. Бу төсне яраткан кешеләр вак кына сәбәптән дә борчылуга сәләтле. ШӘМӘХӘ төсенә өстенлек бирүчеләр таянычка, ярдәмгә мохтаҗ.

Фото: пиксабай

Бәйле