Миләүшә Сафина: «Бүген әтиебезне күмәбез. Бер үтенечем бар…» [фото-видео]

-- Гузель

//Tatar today//

6 апрель көнне Миләүшә Сафинаның әтисе вафат булган. Бу хакта җырчы инстаграмында хәбәр итте, 8 апрель көнне иртә белән видеомөрәҗәгать урнаштырды.  Миләүшә, моңа кадәр, кызы һәм әтисе белән төшкән фотоларны куйган. 

«Һәммәгезгә дә аерым зур рәхмәтемне белдерәсем килә. Бик күп яздыгыз, бик зур рәхмәт. Уйламаганда, көтмәгәндә, 6сы көнне кич әтиебез, йоклаган җиреннән, инфаркт нәтиҗәсендә, арабыздан китеп барды. Бүген әтиебезне күмәбез. Бер үтенечем бар дуслар — Сафин Рөстәм Гайфуллович исеменә догалар кылсагыз, мин бик шат булыр идем. Рәхмәт», ди җырчы видеомөрәҗәгатьтә.

Бәйле