Татарстанда аномаль һава торышы көтелә

-- Гузель

Якын көннәрдә Татарстанда аномаль җылы һава торышы сакланачак. Уртача һава температурасының нормадан өч градуска югарырак булуы көтелә. Мондый һава торышы республикага атлантик циклон килү белән бәйле. Бу хакта КФУның метеорология, климатология һәм экология кафедрасы мөдире, профессор Юрий Переведенцев хәбәр итте.

— Якын көннәрдә җылы, кояшлы һава торышы булачак. Шул ук вакытта температура күрсәткечләре көннән-көн күтәреләчәк. Шулай итеп, аномалия + 3 градустан артып китәчәк, — дип сөйләде профессор.

 

Kazanfirst.ru

 

Бәйле