«Ужастик кебек, шок хәлендә калдык: Инвестор Лаештагы авылны бозау үләксәләренә күмә»

-- Лэйсирэ

Яз җитте, димәк тиздән кар астыннан умырзаялар да чыгачак. Лаеш районының Кече Елга авылына гына быел яз башка төрлерәк килгән. Анда кар көртләре астыннан яз чәчәкләре түгел, бозау һәм сыер үләксәләре килеп чыккан. Җирле халык әйтүенчә, бу үләксәләр инвестор – «Просто Молоко Агро»ныкы.

БАШТА БАЛЫКЛАР ҮЛГӘН…

Кече Елгада яшәүче Айнур Галиуллин редакциябезгә видео җибәрде. Анда күргәннәр шаккаттыра. Кар көртен ерып барганда уң якта да, сул якта да терлек үләксәсе кала. Эчке органнары да юк күбесенең – кабырга калган да, тиресенә ябышып әзрәк итләре тора, баш өлеше исән. Бу үләксәләрне йә хуҗасыз этләр, йә төлкеләр ашаганы аңлашылып тора. Бер әкияттә: «Яңгыр урынына күк йөзеннән бакалар ява башлаган», – дип сөйлиләр бит? Кече Елгада бозау үләксәләре «яуган» диярсең…

«Просто Молоко Агро»ның хуҗалары кем булу белән кызыксындым. Авыл халкы сер ачкан кебек кенә җавап бирә: 80 процентына – Казан Кремлендә утырган бер зур түрә, ә 20 процентына Гомәр Закиров исемле яшь кенә егет хуҗа ди, имеш, дөрес булса инде. Кремльдәге абзый килеп, тизәктә казынмас, билгеле, шуңа күрә Кече Елга фермалары белән шушы Закиров дигән кеше идарә итә дә инде. Тик менә аның идарәсеннән авыл халкы канәгать түгел! Сәбәпләре санап бетергесез. Хезмәт хакы түләми дип тә зарланалар, эшчеләр белән дә тавыш күтәреп кенә сөйләшә, диләр. Инде менә авылны да пычракка батырган.

– Закировның бу кыланышлары күптәннән инде. Өч кенә ел әле аның монда килеп эш башлавына, ә халык инде гарык булды үзеннән. Без аны главага әйтеп, тавыш чыгарырга да уйлыйбыз – терлекләрен алсын да, китсен моннан. Кешечә эшли белми икән, хәзер шулай итеп кенә сөйләшәчәкбез, – ди безгә мөрәҗәгать иткән Айнур Галиуллин.

Авыл халкының болай ачуы килү юктан гына түгел. «Бу инвестор килгәннән соң, ферма тирәсе тирескә, тизәккә батып бетте, ул шунда якынга гына өелә, соңыннан туп-туры елгага, чишмәгә агып төшә. Сыер саву аппаратларын юган кислоталы сулар да туры елгага ага», – дип сөйли кечеелгалылар. Шуның аркасында хәзер бу сулыкта күпләп балыклар да үлә башлаган. Тагын бер авылдашы – Мөдәррис Кашапов белән бергәләп әнә шул балыкларны фотога төшереп, экологларга мөрәҗәгать итмәкче булганнар. Ә анда икенче «сюрприз» көткән: елга буе үләксә белән дә тулган булыр дип, бөтенләй уйламаганнар.

– Ферманың артында, авыл ягыннан күренми торган җирендә коточкыч күп алар. Күрәсең, үлгән берен үләт базына илтмәгәннәр, ферма артына гына чыгарып атканнар. Безнең карашка бик куркыныч әйбер булды бу. Анда каргалар күзләрен чукыган бозаулар да бар, колаклары, борыннары ашалганнары да. Таланган аяклары, сөякләре кар астыннан чыгып тора – ужастик киносына эләккән кебек булдык. Шок хәлендә калдык. Бездә бит бозаулар да бик күп үлә. Чөнки фермада бозау карарлык кеше юк. Башта авыл халкы шушында эшли иде. Гомәр Закиров эшләгән кешегә түләмәде, түләгәннәренә теләсә нәрсә кычкырып йөрде, шуннан соң кеше берәм-берәм башка җиргә китә башлады. Хезмәт хакын әле дә алмый эшчеләре. Кеше китеп беткәч, үзбәкләр җыйды. Алар да озак тормый китеп бара. Ферма территориясендә хәзер 15ләп кеше эшли. Элек кимендә 60 кеше эшләгән җир ул. Бер кеше 4 кешелек эшне эшләргә тиеш булып чыга. Каян җитешсен ул мескен сыер савучы бөтенесенә дә? Шуңа үлә ул терлек. Аның үлгән бозавын да кем алып барып үләт базына ташларга тиеш? Ветеринарлары – ялланган гына, елга ике-өч килеп китәләр. Зоотехник, завферма – юк, агроном – юк. Хисаплаучы – юк, аппаратлар караучы, сөтнең чисталыгын тикшереп тора торган оператор да юк, – дип сөйли Айнур Галиуллин.

ИНВЕСТОР ГАЕБЕН ТАНЫМЫЙ

Билгесез бер җанварлар ашап-тешләп киткән бу үләксәләрнең теләсә ничек чәчелеп ятуы Кече Елга халкын бик куркыта. Белмәссең – бәлки урманнан котыру чире белән авырган бер төлке килеп иснәнгәндер анда. Шул ук урынга авылда бәйсез йөргән эт тә килсә, бу авыру соңыннан хуҗалыкка гына түгел, бөтен салага таралырга мөмкин, дигән сүз. Үләксәнең ятуы куркыныч тудырмаса, бөтен кеше капка төбенә генә чыгарып атар иде үлгән терлеген!

– Безнең авыл – ялтырап тора, Лаеш районындагы иң дини, иң чиста авылларның берсе. Җәй көне дә беркемнең капка төбендә чүп күреп булмый. Ә авылдан 500 метр да ераклыкта юктыр – шушы бозаулар ята, аларның хәзер кояш җылыта башлауга, исе дә киләчәк. Авыл халкы белән җыелышып, тавыш чыгардык. Клубка җыелдык. Җирлек башлыгы да килгән иде, халыкка барысын сөйләп, фотоларны күрсәттек. «Менә, җәй көне ял итеп утыра торган, чишмәсеннән су алып эчә торган урынны нинди хәлгә китергән Закиров», – дидек. Әбиләрнең күзләренә яшь килде хәтта. Җирлек башлыгыбыз Лилия Кыямова бу хакта икенче көнне үк район җитәкчелегенә хәбәр итте. Шуннан соң районнан ветеринарлар килеп, кар көртеннән күренеп торган үләксәләрне җыеп алдылар – ә инвестор Закировка бер нәрсә дә булмады. Казаннан килгән бер малайның авыл елгасына нәҗес агызуына да, хезмәт хаклары түләмәвенә дә сүз әйтмиләр, инде хәзер чир чыгарырга маташуы да җәзасыз калачак, дип уйлыйм. Чөнки аның Кремльдә кешесе бар, диләр. Ул үзе дә атлаган саен шулай дип әйтә. «Теләсә кая зарланыгыз, миңа берни дә булмый», – ди, – дип сөйли әңгәмәдәшләрем.

…Районда нинди хезмәтләр бар – барысы да Закировның кем булуыннан хәбәрдар. Шуңа күрә прокуратурадан сорыйсыңмы, башлык урынбасарларыннанмы, аның белән бәйле проблемалар турында бөтенесе дә белгәнлеге ачыклана. Бу җитәкчеләр инвестор малайны: «Эшчеләреңә ник хезмәт хакы бирмисең?» – дип чакырткан вакытта, «Мин аларга түгел, алар миңа тиеш әле. Берсе – ягулык урлады, икенчесе эш киеме урлады, өченчесе фәлән итте, тагын берсе төгән итте», – дип, бөтен гаепне гади халыкка сылтап калдыра икән. Ләкин без бит бу хакта район җитәкчелеге белән дә сөйләштек. Закировның кешеләргә акча түләмәвен администрациядә дә расладылар! Инде менә авыл территориясенә хайван үләксәләре чәчеп тутырган. «Монысын кемгә сылтар икән?» – дип «куркып» кына үзенә дә шалтыраттым әле яшь инвесторның. Монысында беләсезме кемне гаепле итеп калдырды инвестор? Этләрне! Инвестор фикеренчә, имеш, үлгән терлек үләт базына ташланган, әмма, этләр, төлкеләр килеп, аларны тартып чыгарганнар да, елга буена кадәр өстерәп килгәннәр ди… Әле ярый, «Үзләре тәпиләп чыккан бит алар!» – дип әйтмәде… Ә алай булгач, икенче сорау – ник ул үләт базының капкасы, өсте ачык соң? Шулай эт килеп үләксә өстерәп китәрлек хәлдә микәнни бу баз?!

– Мин нигә сезнең алда акланырга тиеш соң әле? – дип башлады сүзен инвестор Гомәр Закиров. Мин нәрсә, үләт базына да сак хезмәте куярга тиешме әллә? Мин бу фактлар турында белмим. Кем сезгә зарлана? Ник миңа бәйләнәсез, аңлый алмыйм. Хезмәт хаклары түлим, салымнарны түлим, миңа нинди сорау булырга мөмкин? Мин иң күп баш терлек китердем, иң яхшы техникалар миндә. Кем миндә нинди бук табарга тели? Миңа интервью өләшеп йөрергә түгел, эшләргә кирәк!

Инвестор Закиров бер уңайдан минем исем-фамилиямне, кайда эшләвемне дә язып алды. Әле, сүз уңаеннан турысын бәреп: «Татмедиага буйсынасызмы сез?» – дип тә сорады. Аның ни сәбәпле болай соравы язмасам да аңлашыладыр. «Татмедиа»ныкы булсак, бу язма чыкмый калыр иде, мәсәлән. Гомумән, бик кызык кеше булып чыкты инвестор. Бөтен сорауга да җавап әзер аның. Ләкин ул җавапларның дөреслеккә туры килүе генә бик шикле…

– Гомәр Фәритович, сез минем сорауларга җавап бирмисез. Ни өчен сезнең фермадагы сыер тизәкләре елгага ага?

– Анда бернәрсә дә беркая да акмый.

– Ник, акканын үз күзләрем белән күрдем бит. Видеога да төшердем.

– Әгәр сез күргән булсагыз – анда хәзерге вакытта тизәкне чистарту эшләре бара, экскаваторлар эшли, сизмәгән булсагыз!

– Әйе, чистартканнары бер дә сизелмәгән иде шул…

– Сизелми инде, сез бит начар әйбер генә күрәсез. Сез онытмагыз, минем юридик белемем дә бар! Мин сезнең газетаны яздырачакмын, укыячакмын, һәм «не дай бог» анда дөреслеккә туры килмәгән мәгълүмат була! Хезмәт хакларым түләнгән, үләксәләр ятуы турында мин белми идем, һәм бөтенләй – халык миннән зарланганчы, шуны онытмасын – мин монда 2,5 миллион сум салым түлим һәм объектлар төзелеше вакытында да, иганәчелек ярдәме күрсәттем!

Инвесторның үзен бик иркен тотып сөйләшүе гаҗәпләндерде. Берәү булса, авыл халкыннан гафу үтенер, бөтен әйберне тәртипкә салырмын, дип, башын аска ияр, оялыр иде. Ә Закировның бу әйбер уенда да юк. «Мин бит шәхси эшмәкәр!» – дип кенә җиффәрә… Кем булсагыз да, сез бу авылга килгән кеше генә. Шуны онытмагыз. Һәм авыл халкы сезнең белән бу рәвешле күрше булырга теләми! «Ахырга кадәр барачакбыз, безгә карата фикерен үзгәртми икән, терлеге, техникасы белән бергә моннан еракка озатылуына ирешәчәкбез», – дип сөйләделәр. Авыл халкы дәррәү кубып баш күтәрәчәк икән, соңыннан җитәкчелек сезгә карата бер чара күрми калмаячак. Шулай булгач, киңәш итеп әйтәм – сез үзегезне болай тотарга тиеш түгел. Халыкта чыккан сүз – «өстә» утырган яклаучыгызга аркаланып кала алмассыздыр, дип уйлыйбыз. «Өстә» дә мондый җәнҗаллар кирәк микән, җитмәсә, сасы исле, тизәкле… Кунак икәнсез – тыйнак булыгыз!

«АҢА ЫШАНЫЧ БЕТТЕ»

Закиров Гомәр Фәрит улының нинди инвестор булуы турында гади халык кына түгел, шушы җирлекнең башлыгы Лилия Альберт кызы Кыямова да сөйләп күрсәтте:

– Ферма артында чәчелеп яткан үләксәләрне күргәч, бу хакта мин иң беренче районның ветеринар хезмәтенә хәбәр иттем. 30нчы мартта алар җыелды, Закировка кисәтү ясадылар, авыл хуҗалыгы идарәсенә дә хәбәр бирелде. Хайваннар нәрсәдән үлгән – шуның буенча анализлар алынды. «Тәрбия булмаганлыктандыр», – дип, фараз ясадылар. Мондый хәлнең булганы, үләксәләрнең болай иттереп – бөтен территория буйлап таралганы юк иде. Елгабызга да тирес агып төшкән… Бөтен җир пычрак. Элек, колхозлар чорында фермаларда техника да юк иде, ат белән генә эшлиләр иде, әмма чип-чиста тоталар иде территорияне. Белмим, ник болай итәдер бу Закиров. – ди Лилия ханым.

Ферма территориясен тәртиптә тоту буенча инвестор белән көз көне дә сөйләшкән булганнар. Тиреснең, сыер тизәкләренең елгага агуын да туктатырга кушкан Лилия ханым. Барысын да эшләргә вәгъдә биргән инвестор. Тик эшләмәгән. Моны авыл халкын мыскыл итү дип аңларгамы, әллә Гомәр Закиров үзенең әйткән сүзендә тора белмиме – билгесез.

– Бездә халык, бик тырыш һәм эшчән. – дип сөйләвен дәвам итте җирлек башлыгы Лилия ханым Кыямова. – Гомер буе колхозда эшләгән кешеләр. Механизаторларыбыз да, үзебезнең мал табибларыбыз да җитәрлек. Ә шушы Гомәр Закиров аларны эштән куа. Сыер савучыларны гына алсак та, алар күрше авылга барып эшлиләр – анда ярыйлар. Ә бу егеткә генә никтер ошамыйлар. Үзе белән дә сөйләшкәнем булды. «Нишләп эштән китә бу кадәр халык синнән?» – дип. «Менә, алар җиренә җиткереп эшләми», – дип бара. Ә фактта – ул аларга хезмәт хаклары түләми. Кеше тик торганда эштән китми ул!

Авыл халкы да, җирлек башлыгы да бер үк сүз сөйли: Гомәр Закировка булган ышанычыбызны югалттык, диләр. Шәһәрдән килгән егет булгач, инвестор Закиров, бәлки, белеп бетермидер. Авыл халкының шундый гадәте бар – син аңа бер яхшылык эшлә, ул сиңа меңе белән кайтарыр. Шул ук вакытта, бер мәртәбә күңеле кайта икән, кабат ышанычын яулап алу мөмкин түгел диярлек. Ничә миллион салым түләвегез белән мактанмагыз – шәхси эшмәкәрнең бөтенесе дә түли ул салымны. Аның кереме авыл халкына түгел – сезнең кесәгә. Ә шулай да эшләгән урыныгыздагы халыкны хөрмәт итәргә һәм чисталык сакларга – сез бурычлы гына түгел, закон нигезендә тиеш тә!!!

Айгөл ЗАКИРОВА

Казан – Лаеш – Казан, Безнең гәҗит

Фото: Пиксабай

Бәйле