Динара Шәйдуллина булачак концерты, яраткан кешесе, «Казан егетләре» белән мөнәсәбәте турында [эксклюзив әңгәмә]

-- Гузель

//Tatar today// Гүзәл Гыйбадуллина//

Күптән түгел җырчы Динара Шәйдуллина “Туган авылым”да узган иҗат кичәсендә үзенең тәүге җыентыгын тәкъдим иткән иде. Шушы көннәрдә исә ул 13 апрельдә Константиновка бистәсенең мәдәният сараенда узачак концертына эзерләнү эшләре белән мәшгуль. Бу уңайдан, без Динарага сораулар биреп, үзе белән аралаштык.

— Динара, тамашачыларны ничек шаккаттырыга җыенасың?  

— Халыкны хәзер шаккаттырып булмый, дип уйлыйм. Җырчыдан, алып баручыдан күп нәрсә юк. Берсеннән-берсе көчле номерлар, шәп аранжировка, өстәвенә көн-төн телевизордан клип, зәвыклы кием-салым дигәндәй… Кесәгә карыйсың инде. Шоу-бизнес бит бу.

— Концертыңның максаты, идеясе нидә? 

— Беренчедән, сәхнәдә сольный концерт ясамыйча, җырчы буларак син халыкка кызыкмы, кирәклеме, юкмы икәнен белеп булмый. Икенчедән, җыентыкта булган, язылган җырларның барысын да тамашачыга күрсәтү минем өчен бик мөһим. Клиплар, эшләнгән эшләр буш ятып калырга тиеш түгел, аларны танытырга кирәк.

Әлеге концертны, Казан сәхнәсе алдыннан, зур генераль репетиция кебек кабул итәм. Чөнки 3 ел элек 2020 елда Казанда концерт куярга планлаштырдым. Альбом әзер, җырлар бар. Халыкка аерым чыгып, сәхнә өлкәсенең авырлыгын үз башым белән аңлыйсым килә.

https://www.instagram.com/p/BqDW5b-AHyw/

— Оештыру авыр биреләме сиңа? Махсус кунак итеп, ник «Казан егетләре»н сайладың? 

— Концерт оештыру җиңел эш түгел. Бигрәк тә көн саен иртәдән кичә кадәр эштә булу, оештыру барышын какшата. Дөресен әйткәндә, борчылмыйм, уйламыйм да, ышанып бетмимме шунда, әмма, 2 көн калгач, дерелдәтә башлаячак инде, иҗат кичәсендә дә шулай булды.

Махсус кунакка килгәндә, «Казан егетләре»н чакырырга булдым, чөнки мин электән үк концерт куйсам, егетләр ансамбле белән эшләячәкмен, дигән идем. Дөресен әйткәндә, татар эстрадасында андый ансамбльләр күп түгел. Сайлавы җиңел. Ә бу егетләр белән мин күптән таныш. Айдар миңа тавыш яздыра, Илнат киңәшләрен бирә. Быел озак кына себер якларында гастрольләрдә булдык, бу безнең араларны тагын да якынайтты.

— Ни дәрәҗәдә якынайтты? Баянчы егет Айнур өйләнмәгән бит? 

— Концертта барысы да билгеле булыр, әлегә әйтмичә торам.

— Димәк, шәхси тормышың турында сөйләячәксең?

— Шәхси тормыш турында мин сөйләгәнче миннән, синнән алдан белә инде ул халык. Кызыксынучылар күп, алдамыйм. Әйе, сорасалар, сөйләячәкмен. Мин болай да ачык кеше, бернәрсәне дә яшермәячәкмен.

— Янәшәмдә ышанычлы кешем бар, дигән идең бит. Ул концертыңны залдан күзәтәчәкме, сәхнә артыннанмы? 

— Сәхнә артында да, залда да булыр, миңа калса. Алга таба да оештыру эшләрен абыема һәм аңа йөкләрмен, дип торам. «Иҗатыңа нейтраль карыйм», дигән була ул, әмма кимчелекләрне, төзәтәсе әйберләрне тиз күреп ала. Шулай аңлый торган, таяныр кеше кирәк иде миңа. Ул нәкъ шундый. Аның янында рәхәт, тыныч.  Җырларымны да ярата дияр идем. Дөресен әйткәндә, мине туктатуның файдасы да юк. Заманында «сәхнәгә барасы булма», дип мине инглиз теле бүлегенә укырга кертүче бертуган абыемны да тыңламадым. Үҗәтрәк кеше мин.

— Концерт оештыру күпмегә төште? Иң кыйммәтле күлмәген, җырың ничә сум тора? 

— Иң беренче очракта, бар нәрсә акчага барып тоташа. Концерт булдыруга да хәйран акча кирәк. Билет сатылган акчаны көтеп ятсаң, бөтең нерваң бетә, билләхи. Бик ашыгып тормыйлар билет алырга, чөнки сөйлау мөмкинлеге күп. Аллага шөкер, ярдәм итүчеләр бар.

Күлмәккә килгәндә, мин үземне кыйммәтле күлмәкләр киям, дип санамыйм. Төрле бәядәгесе бар. 25 меңлеге дә, 3 меңлеге дә. Аннары, өч тиенлек күлмәк белән дә зәвыклы, миллион торган күлмәк белән дә «дешево» күренергә мөмкинсең. Барысы да «вкус» дигән нәрсәдән тора. Җырлар да шулай. Арзанлылары да хитка әйләнә ала. Бәясен әйтеп тормыйм. Хит булса, әйтермен. Эш бәядә микән?

— Концертыңда тагын кемнәр катнаша?

— Программаны Рамил Рамазанов  алып бара, шулай ук «КАСКАД» бию төркеме катнашачак. Баянда — Алмаз Рәхимов, гитарда — Эдуард Прахов уйнаячак. Монда минем турында кызыклы әңгәмәләр, «ачык микрофон» рәвешендә уен булачак.

Бәйле