Җырчы Марат Шәйбәков «очып» йөри башлаган. Сәбәбе…

-- Гузель

//Tatar today// Гүзәл Гыйбадуллина

Бу елгы сезонда Татарстанда уңышлы концертлар куйган Марат Шәйбәков «YouTube»та үзенең каналын булдырган. Анда җырчының барлык чыгышлары, концертлары, клиплары тупланган. Җырчыны нәрсә илһамландыра соң? Яз ничек тәэсир итә? Концерт сезонын кайчан тәмамлый? Яңасына әзерлек башлаганмы? Әлеге сорауларны Башкортстанның атказанган артисты Марат Шәйбәковның үзенә бирдек.

«Чыннан да яз, көннәр кояшлы, матур, нык яратам яз килгәнен, үләннәр чыкканнын, бала чакларны искә төшерә. Шундый күтәренке кәефләр белән «очып» йөрим хәтта.  Яз бик илһамландыра, рәхәт миңа. Бу сезонны апрель азагында себер якларындагы гастрольләребез белән тәмамлыйбыз. 1 нче майга өйгә кайтабыз, Алла бирса.

Яңа сезонга инде җырлар әзерли башладык. Бик күп җырлар алдым. Матур итеп яздырып, шуларны эшләргә кирәк хәзер. Яңа сезон алдыннан, җәй көне авылда ял итәбез, җылы якларга да барырбыз бәлки, әле планлаштырмадык. Шундый уйлар белән ятабыз. Сабантуйларга Екатеринбург якларына чакырдылар. Аннан Башкортстанда булабыз, бәлки Татарстанга да чыгарбыз. Әлегә билгесез», дип уртаклашты җырчы Марат Шәйбәков.

Бәйле