«Мәхәббәт дуэты» Гөлназ-Вәли гаилә тормышы, имеш-мимешләр, иҗади максатлары хакында [эксклюзив]

-- Гузель

//Tatar today// Гүзәл Гыйбадуллина//

“Никах көне”, “Уйла мине” җырлары белән халык күңелен яулаган “Мәхәббәт” дуэты” Гөлназ-Вәли эстрададан югалып торганнан соң, яңадан чыгыш ясый, татар телеканалларында күренә башлады. Бу хәлнең сәбәбен, имеш-мимешләрнең ни дәрәҗәдә хаклылыгын аңлар өчен, без Гөлназ Гафурова белән аралаштык. Иҗади планнарын, максатларын белештек.

 — Гөлназ, эстрададан югалып торуыгызның сәбәбе нидә?

— Алай югалып та тормаган кебек. Безне “югалдылар”, дип әйтәләр икән, димәк югалганбыз инде. Дөресен әйткәндә, мин декрет ялында булдым. Башта улым Мөхәммәтне, аннан кызым Җәннәтне таптым. Кечкенә чакта бөтен мәхәббәтемне, җылымны, назымны бирү өчен, үземне аларга багышладым. Шуңа күрә дә Вәли белән без дуэт буларак эшләүне кичектереп тордык. Артистларга гел гастрольдә, концертларда йөрергә кирәк бит. Без аны мөһим әйбер итеп күрмәдек.

Хәзер тамашачы безне сагынган, көтә икән. Социаль челтәрләрдә теркәлгәннән соң, интернетта яза башладылар, кызыксыналар, чыгыш ясарга чакыралар. Элек тә чакыра иделәр, ләкин без баш тарта идек, чөнки балаларны да калдырып булмый, андый теләк тә юк иде.

— Сезне Вәли белән аерылышкан икән, дигән сүзләр йөрде бит. Ничек кабул иттегез аларны? Үзегезгә ишетелдеме?

— Имеш-мимешләр күп йөргәндер инде, без аларның яртысын да белмибез. Шулай да кайберләренең кайтавазлары ишетелә иде. Без инде нишлик? Көлешеп кенә ала идек. Читтән генә күзәттек, исебез китмәде, кысылмадык.

Сүзләр күп булды ул. Бер хәл исемдә калган. Җәннәт кызыма 1 яшь булгандыр, кибеттә йөргән чагым иде, минем яныма берәү килеп, исәнләшеп: “Бу балагыз Сезнең икенче ирегездәнме инде?”, дип сорады. Ник шулай уйлыйлар икән дип, мин аптырап кала идем.

Имеш-мимешләр булганда, кеше кызыксына, сөйли дигән сүз бит инде. Күп артистлар югалудан курка, чөнки концертлар, чакырулар да туктала, кеше дә оныта кебек. Ул вакытта Вәлинең дә, минем дә күңел халәте шундый иде. Рәхәт иде, оядан чыгасы да килмәде.

Хәзер балалар бераз үстеләр, мөстәкыйль була башладылар. Улыбызга 10 яшь, кызыбызга 5 тула. Үз теләкләре белән аларны төрле түгәрәкләргә йөртәбез. Мөхәммәт бокска, хоккейга, бассейнга, музыка мәктәбенә йөри. Әтисе белән алар иртәнге 5тә тренеровкага чыгып китәләр. Кичкә кадәр көн тәртибе бар. Җәннәт балалар бакчасына барыр алдыннан, фигуралы шууга йөри, балалар бакчасында да төрле түгәрәкләрдә: вокал, бию, рәсем белән шөгыльләнә. Кич белән гимнастикага барабыз. Шулай мәш киләбез.

 — Вәли белән дуэт өстендә күбрәк эшлисезме яки шәхси иҗатыгызны үстерәсезме?

— Бертигез алып барабыз. Чакырсалар, Вәли белән дуэт буларак барып кайтабыз. Күбрәк никахларга чакыралар. Мин Филармониядә эшләгәч, анда да чыгышлар бик күп. Яңа җырлар, клиплар өстендә дә эш алып барабыз.

Без ял иттек, күп кенә материал тупланды. Бер урында гына утырмадык, җырлар яздырдык. Шуларны экрен генә күрсәтәчәкбез.

— Хәзерге сәхнә образыгыз эчке халәтегезне чагылдырамы? Күлмәкләрне махсус тектерәсезме?

— Әйе, сәхнә образым эчке халәтемне чагылдыра. Мин бит инде ана кеше, ике бала анасы, балалар өчен үрнәк булырга, татар мәдәниятына мәхәббәт уятырга тиешмен. Чөнки алар мәктәптә, бакчада чит ил музыкасын тыңлыйлар, урысча аралашалар. Шуңа күрә, татарлыклары белән горурланып йөрер дәрҗәдә мәхәббәт тәрбияләргә тырышабыз. Алар безнең киләчәк буын, варисларыбыз һәм без бөтен тәҗрибә, мирас тупланган сандыкны тапшырырга тиешбез. Мин тәрбияне шулай итеп күз алдына китерәм. Йоклар алдыннан, халык иҗаты, татар фольклоры белән таныштырам, тарихны сөйлим.

Күлмәкләремне махсус тектерәм. Татарстанда да талантлы дизайнерларыбыз барлыгына сөенәм. Үзем дә дизайнер буларак, күптән хыялым бар иде бергә уйлап, тукымалар сайлап, хезмәттәшлек итәргә. Чаллы кызы Гүзәл Валишина, Пермьнан Гөлфия Билаловалар белән эшлибез.

— Хәзерге вакытта нинди планнар корасыз, нинди уйлар белән яшисез? Эстраданы кабаттан яуларга дигән максатыгыз бармы?

— Без бүгенге көн белән яшибез. Күңел җырлый икән, җырлыйбыз. Клиплар, җырлар әзерлибез, бәлки концертлар да булыр. Тырышып, тырышып, максат куябыз дигән уй-фикер белән дә йөрмибез. Ләкин уңышларыбыз белән уртаклашасыбыз килә. Иҗатыбызны сөючеләр булу, безне икеләтә сөендерә.

Ә эстраданы ничек яулыйсың? Бүгенге көндә модада ул реклама биреп, клипларны әйләндереп, радиода, телевидениедә яңгырап тору.  Нәрсәгә ул? Халык яратса, үзе дә таба.

Бәйле