“ТМТВ” телеканалында чыгучы “Сер булып калсын” тапшыруының чираттагы кунагы — җырчы Айдар Галимов иде. Ул бу тормышта оялган һәм йөрәгенә үтеп кергән иң онытылмас вакыйга турында сөйләгән.
“Балачакта никтер һәрвакыт утка һәм шырпыга тартыла идем. Күрше малае белән аларның абзарына менеп, ут кабыздык. Миңа 6 яшь, күрше малае бер яшькә олырак. Ничек исән калганбыздыр. Зур янгын чыкты.
Безне район үзәгенә допроска алып бардылар. Иң кыены әнинең “Улым, шулкадәр йөземә кызыллык китердең бит” дип әйтүе булды. Күңелгә үтеп керерлек итеп әйтте. Гомер буе әнидән шул сүзне янә ишетмәс өчен тырышып яшәдем. Шулкадәр йөрәккә уелып калды. Уеннан уймак чыгару шулдыр инде”, — дип сөйли Айдар Галимов.